Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан вакцинасы булмаганнар планлы дәвалауга хастаханәгә алынмаячак


Моннан тыш, тагын берничә урынга кергәндә вакцина яки ПЦР-тест нәтиҗәсе күрсәтү кирәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавируст таралу белән бәйле югары әзрерлек тәртибе турында фәрманга үзгәрешләр кертте.

Документка ярашлы, 3 августтан хастаханәләрдә планлы дәвалану өчен ковидка каршы вакцина ясату турында сертификат күрсәтү кирәк.

Шулай ук музейларга, төнге клубларга барганда, ябык биналарда күмәк кеше катнашлыгында физкультура һәм спорт чаралары уздырганда вакцина турында белешмә яки ПЦР-тест таләп ителә.

500дән артык кеше катнашкан чаралар республиканың баш сантиар табибы белән килешеп кенә оештырылырга тиеш. Бу "Салават Юлаев" хоккей клубы, "Уфа" футбол клубы уеннарына һәм башка спорт такымнарына кагыла.

Шул ук вакытта кафе-рестораннарга һәм шәһәрара транспортка кергәндә бернинди белешмә дә кирәкми.

Дүшәмбедән Башкортстанда коронавирус чикләүләренең тагын бер төре гамәлгә керергә тиеш иде. Сүз башлыча җәмгать туклану урыннары, матурлык салоннары, фитнес клублар һәм шәһәрара автобуслар турында барды. Ләкин республика башлыгы Радий Хәбиров моны кичектереп торуның "куркынычын күрмим" диде. Башкортстанның баш санитар табибы Анна Козак та коронавирус йоктыруның бүгенге саннары чикләүләр кертүгә ихтыяҗ тудырмый диде.

Әлеге тыю 12 июльдә гамәлгә керер дип көтелде, әмма 26 июльгә күчерелде. Аңа кадәр дә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу карарын берничә тапкыр кичектерде. Берсендә моның сәбәбе республиканың күпчелек районнарында вакцина җитмәү булды. Соңрак Хәбиров "бизнес-җәмәгатьчелек" соравы белән бу карар соңгарак күчерелә дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG