Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җәмәгать урыннарына вакцина яки тест белән генә кертү янә кичектерелә


Ресторан, кафе, мунча, матурлык салоны, студентлар тулай торагы, кайбер төр транспорт һәм башка урыннарга керү өчен махсус белешмә кирәк диелгән иде.

Дүшәмбедән Башкортстанда коронавирус чикләүләренең тагын бер төре гамәлгә керергә тиеш иде. Ләкин республика башлыгы Радий Хәбиров моны кичектереп торуның "куркынычын күрмим" диде. Башкортстанның баш санитар табибы Анна Козак та коронавирус йоктыруның бүгенге саннары чикләүләр кертүгә ихтыяҗ тудырмый диде.

Әлеге тыю 12 июльдә гамәлгә керер дип көтелде, әмма 26 июльгә күчерелде. Аңа кадәр дә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу карарын берничә тапкыр кичектерде. Берсендә моның сәбәбе республиканың күпчелек районнарында вакцина җитмәү булды. Соңрак Хәбиров "бизнес-җәмәгатьчелек" соравы белән бу карар соңгарак күчерелә дип белдерде.

Карарга ярашлы, ябык бүлмәләрдә эшләүче җәмәгать туклануы оешмаларына, матурлык, массаж ясау салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейн, шифаханәләр, студентлар тулай тораклары, шәһәрләр арасында йөрүче автобуслар һәм "Орлан" шәһәр яны поездына вакцина сертификасы, коронавирус белән элек авыру турында белешмә яки ПЦ-тест белән керергә мөмкин. Хәбиров рестораннар һәм физкультура-сәламәтләндерү оешмаларына керү ирекле калачак диде, тулай тораклар һәм шәһәрара транспорт турында бер сүз дә әйтмәде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада санитар-эпидемиология таләпләрен кырыслату карарын 18 июньдә имзалаган иде.

Халыкка 22 июньнән кеше күп йөри торган җирләргә, мәйданнарга, парк, шәһәр бакчаларына барудан тыелырга киңәш ителде. 29 июньнән кибетләргә һәм башка җәмәгать урыннарына кешеләр коронавирус булмавы турында яки вакцина кадату турында белешмә белән генә кертеләчәк диелде.

Шул ук вакытта 3 июньнән 10 июньгә кадәр Уфада 37 илдән бер меңнән артык кунак җыеп, фольклор фестивале уздырдылар. Фестиваль ачылышында өч меңгә якын кеше катнашында әйлән-бәйлән узды. Җәмәгатьчелек мондый чараның эпидемиология ягыннан куркыныч булуын искәртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG