Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда 22 июньнән кайбер оешмаларда коронавирус белешмәсе таләп ителәчәк


Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров республикада санитар-эпидемиология таләпләрен кырыслату карарын имзалады.

Башкорстанда 22 июньнән кеше күп йөри торган җирләргә, мәйданнарга, парк, шәһәр бакчаларына барудан тыелырга киңәш ителә. Бу турыда республикада югары әзерлек тәртибе турында фәрманга республика башлыгы Радий Хәбиров имзалаган үзгәрешләрдә әйтелә.

  • Балигъ булган ватандашларга кибетләрдә һәм оешмаларда хезмәт күрсәтү COVID-19 вакцинасы кадату турында медицина белешмәсе яисә коронавирус булмау турында тест нәтиҗәсе булса гына башкарылачак. Тест ясалу вакыты өч көннән дә артмаска тиеш диелә. Шулай ук сәламәтлеге аркасында коронавирустан вакцина кадатырга ярамаганы турында белешмә күрсәтергә дә рөхсәт ителә.
  • 2021 елның 22 июненнән бу таләп мәдәният һәм спорт оешмаларының ябык бүлмәләрдә уздырыла торган чараларына кагыла. Музейлар, күргәзмә заллары, китапханәләр, концерт заллары, мәдәният йортлары, төнге клублар, спорт залларында күп кеше катнашында физкультура һәм спорт чаралары уздырганда шушы таләпләр үтәлергә тиеш була.
  • 29 июннән белешмә белән генә хезмәт күрсәтү таләбе җәмәгать туклануы оешмаларында да кертелә. Бу 10нан артык кеше утырып ашый ала торган кафе-рестораннарга кагыла. Шулай ук матурлык салоннары, СПА, массаж салоннары, мунча, фитнес-клублар һәм башкалар, студент тулай тораклары, шәһәрләр арасында йөрүче автобуслар һәм шәһәр яны поездына кергәндә дә коронавирус белешмәсе таләп ителәчәк.
  • Оешмалар һәм ширкәтләр бүлмәләрне дезинфекцияләү дәрәҗәсен көчәйтергә тиеш диелә.
  • Уку йортларына керер өчен документлар кабул итү һәм имтиханнар тапшыру дистант тәртибендә узачак. 18 яшьтән кечерәкләр, яки вакцина кадатуы турында белешмә алып килүчеләр, коронавирус булмавы турында тест нәтиҗәсе күрсәтүчеләр документларын һәм имтиханнарын вузның үзенә килеп тапшыра ала диелә.

Башкортстанда коронавирус чикләүләрен кырыслату ниятләре турында 17 июньдә республиканың коронавируска каршы көрәш штабы оператив киңәшмәсендә әйтелде. Республикада коронавирусның яңа дулкыны башланырга мөмкин булуы искәртелде. Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хастаханәләрдә коронавирус авыруларына өстәмә 500 урын әзерләнә диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG