Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавируслы авырулар өчен өстәмә 500 ятак әзерләнә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Республика хөкүмәте COVID-19 эпидемиясенә каршы чараларны кырыслатырга әзерләнә.

Башкортстанның баш санитар табибы Анна Козак республиканың Йогышлы авырулар таралуын будырмау оператив штабы киңәшмәсендә Русиядә коронавирус йоктыруларның яңа дулкыны башлана дип белдергән.

"Узган елдагыча, авыручыларның артуы Мәскәү һәм Петербурдан башлана, җәйге яллар чоры булуын, мәктәпләрдә каникул һәм карантин чараларының берникадәр йомшартылуын исәпкә алып, коронавирус инфекциясенең таралу куркынычы берничә тапкыр арта" дип сөйләгән Козак.

Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республика хастаханәләрендә коронавирус авыруларын салырга урыннар бетте диярлек диде. "Өстәмә рәвештә без яңа авырулар өчен башта 250 ятак, аннары тагын 250 ятак булдырачакбыз" диде Забелин. Табиблар яңадан бар көчләрен туплый, дип белдерде министр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирустан саклану өчен битлек кию таләбе саклануын искәртте, аны җәмәгать транспортында, кибетләрдә, дәүләт оешмаларында кию зарур, шулай ук физик ара калдыру таләбе дә гамәлдә, диде. Ләкин пандемияне җиңүнең иң нәтҗәле юлы – вакциналау дип асызыклады Хәбиров.

Узган елда эпидемия башлангач кертелгән коронавирус таралуга каршы чаралар фәрманына аны кырыслатучы бүлекләр кертеләчәк, диде Хәбиров һәм мондый чаралар турында тәкъдимнәр кертүне йөкләде. Бу чаралар турында бүген кич оператив штаб утырышында фикер алышу булачак.

17 июньгә Башкортстанда коронавирусны рәсмән 39 756 кеше йоктырган, узган тәүлектә тагын 100 кешедә вирус рәсми раслануы белдерелде. Эпидемия башыннан барлыгы 552 кеше үлгән. Соңгы тәүлек эчендә тагын өч кешенең үлеме рәсми теркәлгән.

Республикада коронавирустан вакциналау бара, бүгенге көнгә барлыгы 336 133 кеше вакцинаның ике өлешен дә кадаткан диелә. Бу Башкортстанның 4 миллионнан бераз артыграк халкының 8 проценты тирәсе. Күмәк иммунитет барлыкка килсен өчен халыкның 60 проценттан артыгы вакцина ясатырга тиеш дип санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG