Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ковид чорында халыкара фолклор бәйрәме уздыру һаман да каршылыклар уята


 Уфадагы фольклориадада катнашучылар
Уфадагы фольклориадада катнашучылар

3 июль Уфада VI Дөнья фольклориадасы ачылды. Оештыручылар әйтүенчә, анда 2 меңләп артист, үзешчән ансамбльләр, барлыгы 57 илдән килгән кунаклар катнаша.

Уфадагы чара Халыкара фольклор һәм традицион сәнгать фестивальләре оешмалары шурасының (CIOFF®) 2015 елгы карары нигезендә уздырыла. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Бөтендөнья фольклориадасы – CIOFF®ның дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган төп чарасы, һәм ул "үзенчәлекле фольклор иҗаты олимпиадасы булып тора, анда төбәк һәм илләрнең фольклор төркемнәре музыка, бию, декоратив сәнгать һәм һөнәрчелек, халык уеннары һәм гореф-гадәтләре ярдәмендә үзара тыгыз бәйләнештә тора".

Чираттагы фольклориада 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин коронавирус инфекциясе сәбәпле ул бер елга кичектерелде.

Ачылыш 3 июль кичендә "Уфа-Арена" боз сараенда узды. Анда кунакларга башкорт халык дастаны мотивлары белән сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде, театраль тамашада сигез йөздән артык артист катнашты.

Тамаша күрсәтүчеләр
Тамаша күрсәтүчеләр

4 июльдә Уфаның "Торатау" конгресс-һоллында фестивальнең төп сәхнәсе – "Фольклориада йөрәге" ачылды. Шул ук көнне Зәки Вәлиди урамында фестивальдә катнашучылар парады узды. Хәбәр ителгәнчә, ул "37 ил һәм 71 милләтнең 2700дән артык вәкиле катнашында иң зур әйлән-бәйлән йорт" белән тәмамланды. Оештыручылар белдерүенчә, катнашучылар һәм тәкъдим ителгән милләтләр саны белән әлеге әйлән-бәйлән Рекордлар китабына кертеләчәк.

5 июльдән 9 июльгә кадәр күп кенә концерт төркемнәре республика буйлап тарала. Башкортстан бу көннәрдә махсус фестиваль бүлемнәренә – Уфа һәм тагын биш бүлемгә бүленгән. Фестиваль програмы төбәкнең барлыгы 22 муниципалитетында тәкъдим ителә. 10 июльдә Уфада Бөтендөнья фольклориадасының ябылу тантанасы узачак, анда фестиваль әләме киләсе фольклориаданы кабул итүче илгә тапшырылачак.

Фестивальнең махсус кунаклары арасында – Русия халык артисты Надежда Бабкина, җырчы Манижа, серб кинорежиссеры, музыкант Эмир Кустурица һәм башкалар.

Бәйрәм Башкортстанда эпидемиологик хәлнең тиз арада начараюына бәйле җитди бәхәсләр фонында уз

Бу бәйрәм Башкортстанда эпидемиологик хәлнең тиз арада начараюына бәйле җитди бәхәсләр фонында уза. Күп кенә иҗтимагый оешмалар һәм социаль челтәрләрдәгеләр фикеренчә, хакимият, шундый зур чаралар уздырырга рөхсәт итеп, республикага алдагы атналарда авырулар саны күпләп арту куркынычы тудыра.

Соңгы айда төбәктә COVID-19 белән авыручыларның көндәлек саны сизелерлек арткан. Әйтик, Башкортстан республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматына караганда, төбәктә пандемия башыннан авыр йоктыручыларның гомуми саны 4 июльгә 41 824 кешегә җиткән. Көн саен коронавирус белән авыруның рәсмән 150 һәм аннан да күбрәк очраклары теркәлә, бу саннар 2020 елда беренче һәм икенче дулкын пиклары вакытында саннардан да күбрәк.

Үлем күрсәткече дә үсә – мәсәлән, 2 июльдә коронавирустан – биш, 3 июльдә дүрт үлем очрагы теркәлгән. Узган көннәрдә шулай ук көн саен коронавирустан дүрт-алты үлем очрагы теркәлде. 4 июльгә эпидемия башланганнан бирле СОVID-19 дан үлүчеләр саны республикада 608 кешегә җитте.

Республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан хөкүмәтендәге соңгы оператив киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, төбәктәге ирекле ятак фонды хәзер 20 процентка кадәр кимегән. Ул җитәкләгән бүлек мәгълүматларына караганда, вакцинаның беренче компонентын республикада 514 мең кеше ясаткан, ә 367 мең кеше тулы вакцинация алган.

Соңгы атна дәвамында Башкортстан хакимияте һәм медицинаны күзәтү хезмәте вәкилләре гамәлгә кертелгән иминлек чаралары вирус йоктыруның яңадан куәтләнеп кабынуын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, дип җәмәгатьчелекне ышандырырга ашыкты.

Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

— Без бу фольклориаданы ике ел көттек, без шулкадәр әзерләндек. Һәм без фольклориада барыбер булачак дип карар итәбез. Һәм без кешеләргә, асылда, моңарчы күрелмәгән вакцинация шартларында коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы була алмый, дип аңлатырга тиешбез. Халык күп җыелган җирдә йоктыру куркынычы ныграк яный, - дип белдерде хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республика башлыгы Радий Хәбиров.

Шул ук киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова бәйрәмдә катнашучыларның барысы да чарага тискәре ПЦР тест нәтиҗәләре белән генә кертеләчәген әйтте.

Әминә Шәфыйкова
Әминә Шәфыйкова

— Уфагакузгалу этабында бер генә катнашучыда уңай тест булса да, бу илнең бөтен делегациясе катнашмаячак. Кунакларның барысы да Мәскәүдә үк санитар-эпидемиологик контроль узачак. Уфада һәр делегациянең үз автобусы булачак, анда керү һәм чыгу өлешендә даими термометрия оештырылачак. Кирәк була калса дип, 200 урынга обсерватор әзерләдек, – дип хәбәр итте Шәфыйкова.

Шул ук вакытта министр пандемия белән бәйле вазгыять аркасында фестивальдә катнашучы илләр саны 80 дән 37 кә кадәр кимүен, Германия һәм Непалның анда катнашудан соңгылардан булып баш тартуын хәбәр итте.

Оештыручылар фестиваль уздыруны тәэмин итүдә бөтен республика буйлап 2 000 кеше эшләячәген, барысының да вакцинация сертификатсияенә ия булуын хәбәр итте.

1 июль Уфада узган брифингта чыгыш ясаганда роспотребнадзорның төбәк идарәсен җитәкләүче Анна Казак үз оешмасының июль уртасына коронавирус белән авыручылар санын "берничә тапкырга артачагын" фаразлады, әмма бу үсеш фольклориада белән түгел, ә хәзерге инфекция таралу шартлары белән бәйле, дип ассызыклады ул.

Уфадагы фольклор бәйрәме
Уфадагы фольклор бәйрәме

Роспотребнадзор шулай ук июньдә "Уфа" халыкара аэропортында "Һиндстаннан вирус йоктырып килгән юлчыны" ачыклау һәм изоляцияләү, юлчы белән элемтәгә кергән башка затлар даирәсен ачыклау, очкыч, багаж, йөк һәм почтаны эшкәртү буенча өйрәнүләр уздырылу турында хисап тотты.

Шуңа да карамастан, җәмәгатьчелекнең күп кенә вәкилләре хакимиятнең ышандыруларына карата, йомшак кына әйткәндә, скептик карашта.

— Иминлек чаралары югары дәрәҗәдә булачак дип ышанасы килә, әмма шулай да хәзер, авырулар саны арткан вакытта мондый мәдәни чараларны чикли, хәтта локдауннар да кертә торган Европа илләре тәҗрибәсенә иярергә кирәк иде дип уйлыйм. Русиядә эпидемиологик вазгыятьт яман, вакцинация темплары шактый түбән – гәрчә соңгы вакытта артса да. Мондый чараларны халыкның имин проценты өлешен арттыргач үткәрергә булыр иде дип саныйм. Ә хәзер авыручылар саны артачак дип уйларга кирәк, дип белдерде сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең бәйсез һөнәр берлеге төбәк координаторы Антон Орлов.

Коронавирустан зыян күргән медикларны хокукый яктан яклаучы Уфа юристы Тимур Уразмәтов хакимият тарафыннан күрелгән чараларның бик ышаныч тудырмавын билгеләп үтте.

Тимур Уразмәтов
Тимур Уразмәтов

— Фестиваль кунакларын вакциналаудан безгә, республика халкына, кем әйтмешли, салкын да, эссе дә түгел, чөнки вакцина ясаткан кешеләр дә инфекция таратучы булырга мөмкин. Алар Уфаның җәмәгатьчелек урыннарына йөри, киләсе атнада республика буйлап йөриячәк, җирле халык белән очрашачак, элемтәдә булачак. Әйе, алар барысы да битлек киеп йөри, әмма безнең халык аларны кими диярлек. Моннан тыш, мине фольклориадаларның күп кенә чараларының мөмкин кадәр ачык һавага күчерәсе урында, ябык биналарда үткәрелүе борчый, - диде Уразмәтов.

Хокук белгече әйтүенчә, Европаның кайбер дәүләтләре башка илләрдәге зур чараларга йөрүче ватандашларның гамьсезлеге нәтиҗәләрен үз җилкәсендә татыды инде. Ул узган айда Петербурда узган Евро-2020 матчларыннан үз илләренә коронавирус алып кайткан фин футбол җанатарларын мисал итеп китерде.

— Минемчә, моның кайтавазы безгә дә кайтыр. Хәзер бездә "эретү казаны" – илдә британ, һинд һәм бразил кебек төрле штаммнар йөри. Нәкъ менә республикада вирусның чираттагы үзгәреш кичерүе ихтимал, һәм дөньяга башкорт штаммы да булыр, аннары ул башка илләргә таратылыр, дип фаразлый Уразметов.

"Пруфы" басмасы хәбәр иткәнчә, фольклориада уздыруны "мур вакытында туй уздыру" белән чагыштырган "РБ яшьләр хөкүмәте"нең нәшрият һәм зур мәгълүмат чаралары министры Эльнар Бадалов эштән китәргә мәҗбүр ителә.

Бадалов белән Зубоводагы ковид-һоспитальдә бер елга якын эшләгән Уфа табибы Глеб Глебов та килешә.

"Туган ягымда авыру көчәю һәм киңкүләм вакцинация чорында фольклориада уздыруның мәгънәсен бер дә аңламыйм. Хастаханәләрдә еш кына препаратларга кытлык, һәм табибларга бу хакта сөйләшүне катгый тыялар; күрәсең, ковидтан бию белән дәваланырбыз", - дип ул белдерде ул социаль челтәрләрендә үз фикерен.

Тагын да элегрәк "СтопБашРТС" иҗтимагый хәрәкәте активистлары фольклориаданы планлаштырылуга бәйле рәвештә "югары әзерлек режимын бозуны булдырмауны" таләп итеп, һәм чараны "илдәге эпидемиологик вазгыять яхшырганчы" билгесез вакытка кичектерү тәкъдиме белән федераль хакимият оешмаларына һәм күзәтү структураларына мөрәҗәгать юллаган иде. Активистлар әйтүенчә, алар үз мөрәҗәгатьләренә әле җавап алмаган.

Июнь ахырында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова РФ премьер-министры Михаил Мишустиннан Русиянең эпидемиологик вазгыять мөмкинлек бирми торган төбәкләрендә киңкүләм, шул исәптән сәяси чаралар уздыруны тыю турында карар проектын хуплавын сорады. Попова хәбәр иткәнчә, "68 субъектта күңел ачу чаралары үткәрүне тыела", һәм "соңгы ике атнада бу тыюны Русиянең тагын 12 субъекты кире кайтарды", дип өстәде ул. Башкортстанның алар арасында булу-булмавын түрә әйтмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG