Accessibility links

Манижа: "Таҗикстанда туу, киткәч тә традицияләрне саклау — кәттә нәрсә"


19 майда Роттердамда
19 майда Роттердамда

"Евровидение"дә Русияне вәкиллек итүче Манижа Сангин үзенең чыгышы, аңа ничек әзерләнүе һәм ул чыгышның мәгънәсе җиңүдән мөһимрәк булуы турында сөйләде.

"Евровидение" халыкара җыр бәйгесенең 22 майда Роттердамда узачак финалында Русияне Таҗикстанда туган, хәзер Русиядә яшәүче Манижа Сангин вәкиллек итәчәк. Ул анда шау-шуга сәбәп булган "Russian Woman" җыры белән катнаша. 18 майда узган ярымфиналдан соң Манижа Азатлык радиосының таҗик редакциясенә әлеге җыр, бәйгегә әзерлек һәм аңа үз чыгышының мәгънәсе бәйгедә җиңүдән мөһимрәк булуы турында сөйләде.

— Манижа, котлыйбыз сине. Нинди хисләр кичерәсең?

— Моның чын булуына әле дә ышанып бетә алмыйм. Бер төш күргән кебек. Иң мөһиме — мин үз такымыма бик тә рәхмәтле, чөнки без бәйгенең узган өлешендә барысын да уңышлы башкарып чыктык һәм финалда да уңышлы чыгыш ясарбыз дип өметләнәм. Аннан соң ни буласы инде бездән тормый. Иң мөһиме — без барлык куркуларны, барлык дулкынлануларны, барлык киеренкелекне һәм берничә ай дәвам иткән басымны җиңә алдык һәм сәхнәгә чыктык һәм чынлап та ләззәтләнерлек чыгыш булды.

— Моның ничек булуы, ничек костюмнан чыгарга, стереотипларны җимерергә тиешлегең, тулы образ, костюмга бәйле мизгелләр турында кыскача гына сөйләче.

— Такымда һәркем үз функциясен башкарды, ә минем күлмәк эченнән чыгуым, артымда урыс хатыннары һәм урыс хатыннарының сәнгате булуы концепциясенең авторы — Ладо Кватания. Ә күлмәкне, аның дизайнын, конструкциясен әни (Наджиба Усманова - ред.) уйлап чыгарды. Ачыла торган ишегенең дизайнын әни дус хатыны белән бергә әзерләде. Алар фэшн белән инде күп еллар шөгыльләнә һәм алар аны бергә эшләде. Бөтен эскизларны әни ясады.

Роттердамда чыгыш ясар алдыннан репетиция, 17 май 2021
Роттердамда чыгыш ясар алдыннан репетиция, 17 май 2021

— Моңа күпме вакыт кирәк булды?

— Бер айлап вакыт кирәк булды. Бу күлмәкне Королев шәһәрендәге конструкторлар ясады. Без аны киеп карау өчен анда бардык. Ул бик көчле иҗади остаханә.

— Ул мәгълүм конструкторлык бюросы булган җирдәме?

— Әйе, нәкъ шулай. Без күлмәк йөри торган, тәгәрмәчле булсын дип шунда мөрәҗәгать иттек.

— Сәхнәгә чыкканда дулкынландыңмы? Яки чыктың да — үтеп киттеме?

— Бу өч минут миңа мәңгелек булып тоелды. Өч минут эчендә башымнан шул кадәр күп уйлар, позитив та, куркыныч та, дулкынлану да, бу хәлдән ләззәт алу да уза. Тамашачы алкышлаган саен, ә алар бик ешь алкышлады, миңа җиңеллек килде. Тамашачының булуы тикмәгә генә түгел инде, алар артистка бик кирәк. Алар бу дулкынлануны җиңәргә ярдәм итә, чөнки сәхнәдә син берүзең генә, ә алар тирә-якта бик күп.

— Син үзең өчен җиңү түгел, ә җырның месседжын җиткерү мөһим булуын әйтәсең. Нигә?

— Чөнки минем позициям бик ачык итеп билгеләнгән. Ничәнче урын булуы минем бу позициямне үзгәртә алмаячак.

— Нинди позиция?

Миңа мине ишетүләре бик мөһим, һәм мине ишеттеләр бугай

Миңа мине ишетүләре бик мөһим, һәм мине ишеттеләр бугай— Топ-чартлардагы, "Евровидение" рейтингындагы, призлы яки призсыз урыннардагы бернинди позиция дә минең эчке позициямне үзгәртә алмый. Минем "Евровидение"гә кадәр булган приоритетым аннан соң да шулай булып калачак — дөресен әйтү, тамашачыга карата гадел булу, кешеләрне үзгәрешләргә һәм бәхеткә рухландыра торган сәнгать бирү. Миңа мине ишетүләре бик мөһим һәм мине ишеттеләр бугай. Бу бик мөһим.

— Ягъни 22 майда башкалар синең өчен җан атканда син тыныч булачаксыңмы?

— (Көлә) Булмаячакмын. Мин үз хокукларыбызның ничектер бозылуы турында борчылачакмындыр, кемнеңдер документлар, ватандашлык ала алмавы яки чын-чынлап яшәргә мөмкинлек бирми торган вазгыять — уку мөмкинлеге булмау турында борчылачакмын… Мин бу нәрсәләр турында күбрәк кайгырам. Ә иҗади амбицияләр… Син сәхнәгә чыкканда ни эшләвеңә тулы ышаныч булмавы — нәрсәдер тиешенчә эшләнмәве яки месседжны сизмәвең — бер нәрсә. Ә мин аны сизәм һәм мин аның үзем аша уздырдым һәм бу ике ай дәвамында уздырам һәм үзем әйткәннәрнең бер үрнәге булдым. Шуң күрә миндә эчке икеләнүләр, борчылулар юк.

— Ярымфинал узган көнне бик күп таҗиклар, Таҗикстандагы, Европадагы, Америкадагы элекке ватандашларың синең өчен җан атканын, Facebook-та, Instagram-да язганын беләсеңме? Аларга ни әйтер идең?

— Мин алар белән горурланам, аларның заманча, күпьяклы булуы миңа рәхәтлек бирә, чөнки алар мине аңлый, ишетә. Таҗикстанда туу һәм аннан киткәч тә эчке Көнчыгыш традицияләреңне саклау һәм шул ук вакытта тәрәккыят кичерү, Европа кешесенә әверелү бик кәттә нәрсә. Аларның таяныч булуы минем өчен бик яхшы, чөнки минем месседж шактый каршылыклы һәм мин нинди реакция булыр дип бик борчылдым, әлбәттә. Әмма Таҗикстаннан миңа бер генә тискәре реакция дә булмады.

— Шулай да, синең өчен уңай эмоцияләр мөһимме?

— Әлбәттә мөһим, чөнки нәрсәнедер үзгәртеп булуына, синең белән бер позициядәге кешеләрнең күбрәк булуына ышаныч шуңа нигезләнә.

Манижа белән әңгәмә беренче тапкыр Азатлык радиосының Таҗик хезмәте — Радио Озоди сайтында дөнья күрде.

"Евровидение" бәйгесендә Манижа өчен җан атучылар Татарстанда да күп. Татарстан таҗиклары милли-мәдәни мохтариятенең яшьләр бүлеге рәисе Мирзозариф Зарифов "Idel.Реалии"га бәйгенең ярымфиналы узганда таҗикларның йокламыйча нәтиҗәләрне көтүе турында сөйләде. Без аның өчен сайлап алу турыннан бирле җан атып киләбез ди ул.

Мирзозариф фикеренчә, Манижаның урысча җырлавы нормаль нәрсә, әмма шул ук вакытта, әгәр ул Русия халыклары телендә, шул исәптән татарча да берничә сүз җырласа, тагын да яхшырак булыр иде. Манижаның күпмәдәниятлекне алга сөрүен ул да хуплый, ә урыс булмаган, мөселман, таҗик кызының "Евровидение" бәйгесендә Русияне вәкиллек итүенә каршы чыгучыларга гаҗәпләнүен белдерә.

Мирзозариф Зарифов
Мирзозариф Зарифов

"Бу безне рәнҗетте. Русияне башка милләт кешесе вәкиллек иткәндә нигә шундый тискәре мөнәсәбәт күрсәтелә? Ул барыбер кеше бит, һәм мин кешеләрнең каршы чыгуын аңлый алмыйм. Мин хәтта Русиядә элек аның иҗатына уңай караган күренекле кешеләрнең дә аны мыскыллавын күрдем. Бу бер дә матур нәрсә түгел, кешеләрне яратырга кирәк. Русиянең "Евровидение"дәге чыгышларын ел саен күзәтеп барам, әмма мондый көчле чыгышны беренче күрүем", ди Мирзозариф.

Ул Татарстанда таҗикларга карата ниндидер тискәре мөнәсәбәт сизмәвен әйтә, моңа, күрәсең, татарлар белән бер диндә булу да, еш кына кыяфәтләрнең охшаш булуы да ярдәм итәдер ди. Ә менә Петербур, Мәскәү кебек шәһәрләрдә таҗикларга начар караучылар, рәнҗетүчеләр булуы турында ишетергә туры килгән аңа.

Мирзозариф Зарифов әйтүенчә, таҗиклар Манижаның таҗик телендә дә җырлавын ишетергә тели һәм әгәр дә ул таҗикча клибын Татарстанда төшерергә уйласа, Татарстан таҗиклары аңа һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.

Бу атнада татар җырчысы, Беренче каналда Голос тапшыруы җиңүчесе Динә Гарипова исә Манижаның Евровидениега алып бара торган Russian woman җырын татарча башкарып аңа уңыш теләде. Динә җырның бер өлешен татарча җырлап, аның видеосын Instagram-дагы сәхифәсенә элде һәм "Манижа, я желаю тебе победы! Манижа, мин сиңа җинү телим. Manizha, I wish u victory!" дип язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG