Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манижаны чәйнәү: Русия ксенофобия чиреннән арына алмый


Манижа
Манижа

Евровидение бәйгесендә Русиядән таҗик кызының чыгыш ясаячагы интернетта зур шау-шу тудырды. Кемдер җырчының милләте "дөрес түгел" дисә, кемгәдер аның "Урыс хатыны" җырын башкаруы ошамый. Манижаны шау-шуда махсус кулланалар дип уйлаучылар да бар. Азатлык ксенофобик чыгышларның сәбәпләрен өйрәнде.

Быел Евровидение бәйгесендә Русиядән милләте белән таҗик булган Манижа Сангин (иҗади тәхәллүсе – Manizha) чыгыш ясаячак. Бу турыда 8 март кичендә Беренче канал оештырган тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булды.

Манижа "Russian woman" җырын җырлаячак. Урыс телендә ул "Русская женщина" ("Рус хатыны") дип тәрҗемә ителгән. Тавыш бирүдә җырчы 39,7% тавыш җыйды.

Икенче көнгә интернет бу хәбәрдән "шартлады" дияргә була. Twitter-ның рус телле өлешендә #евровидение һәм #манижа хэштеглары шунда ук югарыга күтәрелде. Кайбер твитлардан күренгәнчә, кайбер русиялеләр җыр бәйгесендә мондый вәкил белән канәгать түгел. Сәбәпләре төрле.

Иң популяр тәнкыйть темасы – җырчының социаль һәм сәяси мәсьәләләрдә актив булуы. Манижа ксенофобиягә, тигезсезлеккә каршы көрәшкән җырчы. Кайбер интернет кулланучылар аның бу мәсьәләләрне Таҗикстанда нигә күтәрмәвенә "гаҗәпләнә":

Җырчының милләте дә кайбер кулланучыларны битараф калдырмады:

Русиядән бәйгедә урыс булмаган җырчының катнашуы да кайбер кулланучыларда сораулар тудырды:

Ә кайбер очракта интернет кулланучылар аргумент китермичә генә мыскыллауга күчте:

Әйтергә кирәк, бер өлеш тәнкыйть җырчының үзенә түгел, ә ул башкарган җырга бәйле. Янәсе, җыр уңышлы түгел, ул Евровидение форматына туры килми, Русиянең җиңеләсе алдан ук билгеле.

Җыр тексты хәтта сәясәтчеләрне дә битараф калдырмады. Әйтик, аны ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновский тәнкыйтьләп чыкты. Ул бу җырның "рус хатын-кызы һәм, гомумән, Русия абруен күтәрә алуына" шикләнде. Аеруча аңа җырдагы "атасыз ул, атасыз кыз" сүзләре ошамаган.

Манижа җиңүе билгеле урыс милләтчесе Егор Холмогоровны да битараф калдырмады. Үзенең телеграм каналында әлеге темага ул берничә язма чыгарды, бәйгегә Манижаның баруын исә ул "йөзгә төкерү" дип атады.

Шул ук вакытта, күп кенә очракта, фикер калдыручылар җырчыны аның милләте сәбәпле кабул итә алмавын яшермәде. Без җырчының рәсми Instagram-ында аның Евровидениегә сайлап алуда катнашуы турында хәбәр астында комментарларны карап чыктык. Фикерләрнең зур өлеше мыскыллау һәм тискәре бәягә бай. Сүгенү сүзләре аркасында күп кенә фикерләрне китереп булмаса да, без иң еш очрый торган берничә фикерне тупладык:

Шул ук вакытта, бераз вакыт узгач, тискәре реакциягә җавап итеп, җырчыны яклау язмалары да күпләп чыга башлады. Әйтик, менә бу кулланучы әлеге хәл Русиядә милләтчелекнең әле исән булуын күрсәтә дип саный:

Ул шулай ук "ике яклы стандартлар"ны да искә ала, Хәбиб Нурмөхәммәтов, Алинә Заһитова кебек йолдызларның да урыс булмавын искәртә:

Җырны ошатучылар һәм Манижа – яхшы вариант дип әйтүчеләр дә шактый:

Русиядәге ксенофобия һәм расизм күренешен өйрәнүче "Сова" мәгълүмат-аналитик үзәге җитәкчесе Александр Верховский Манижага мигрант булуы өчен дә, ЛГБТны яклаучы, гаиләдәге басымга каршы көрәшүе өчен дә эләкте дип сөйләде Азатлыкка. Сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре Русияне күпмилләтле, уңай ил дип сурәтләргә тырышса да, чынбарлыкта ксенофобия күренешләре шактый, ди ул.

Александр Верховский
Александр Верховский

"Әлбәттә, Русия шәһәрләре урамнарында, кешеләрне йөзләренә карап, үтереп йөрмиләр, әмма бу ксенофобия, расизм күренеше юк дигәнне аңлатмый. Аның градусы гына кимеде. Барыбер кешеләрдә рус булмаганнарга килмешәк дип карау бар. Ул саклана. Кайбер милләт вәкилләре монда туып-үссә дә, рус телен камил белсә дә, аларны чит кешеләр итеп кабул итү кала. Моның дәлиле – Манижага карата әйтелгән сүзләр. Кешеләрдә сабырлык, башкаларны кабул итү җитми. Бу юнәлештә нидер эшләнә дә бугай, әмма ксенофобия, расизм күренешен юкка чыгару бик авыр. Беренче тапкыр федераль телевидениедә урыс булмаган хатын-кызны эфирга чыгаргач, башта бу сәер тоелды, әмма хәзер моңа гади карыйлар. Менә мондый очраклар кешеләрдә толенрантлык тәрбияли ала", ди ул.

Верховский Евровидениегә барырга тиешле кешене кемнәр һәм ничек сайлаганын белмим, әмма алар дөньяда булган трендны яхшы чамалый, ди.

"Беренчедән, ни өчен Русиядә Евровидениегә карата шундый игътибар – аңламыйм, ул ниндидер бер зур мөһим чара буларак кабул ителә. Икенчедән, аның оештыручылары Европада кеше хокуклары, мультикультуризм күренеше мөһим булганын аңлый һәм Манижаны Евровидениегә юллап, Русиядә мигрантлар хәле әйбәт дип күрсәтергә тели. Шундый ниятләре була ала. Гәрчә Русиядә проблемнар җитәрлек", ди ул.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр дә Евровидениедә чыгыш ясаучыларның барысы да саф рус кешесе иде дип булмый. Русияне, мәсәлән, төрле елларда татар кызлары тәкдим итте: берсе – Алсу, икенчесе –​ Динә Гарипова. Әмма иң күп пычрак ату нәкъ Манижага туры килде.

Динә Гарипова Манижага карата әйтелгән сүзләр турында Азатлыкка сөйләргә теләмәде. Ул моны беренчедән, бу хәлләрне күзәтмәве белән, икенчедән, шау-шулы темага кереп батырга теләмәве белән аңлатты.

Динә Гарипова
Динә Гарипова

"Һәр зур конкурс тирәсендә бәхәс туа, кызу фикерләшү була. Бу начар түгел, димәк кешеләр битараф түгел. Кемдер каршы, кемдер хуплый, бу - табигый. Манижа миңа ошый, чыгыш ясаганын күрдем, аның энергетикасы көчле. Аңа күпчелек тавыш биргән икән, димәк телевизор аша да кешеләр күңеленә керә алган", дигән сүзләр белән чикләнде Динә.

Блогер Ләйлә Лерон фикеренчә, оештыручыларның, ә бу беренче чиратта Беренче канал, Евровидениегә Манижаны җибәрүе һәм аның таҗик кызы буларак "Рус хатыны" җырын башкаруы махсус оештырылган, максатлары - рейтингны күтәрү. Манижа бу эштә корал гына.

Ләйлә Лерон
Ләйлә Лерон

"Манижаның бу җыры провокацион, рус хатыны дип таҗик кызы җырлавы күпләрнең мантыйгына сыймады һәм күпләр "шартлады". Оештыручылар аның шундый шау-шу куптарачагын чамалаган, кешеләрнең толерант түгеллеген аңлый бит алар. Никадәр шау-шу күбрәк, шулкадәр күп тамашачы, ә тамашачы саны арткан саен телевизион каналга рекламнан акча да күбрәк тама. Әмма Манижа үзе никадәр әзер булган икән мондый пычрак атуга? Монысын белмим. Аннары бәйге вакытында Манижаның милләте белән таҗик икәнен, Русиядә төрле милләтләр яшәгәнен аңлатырлармы һәм ничек шәрехләрләр – әйтә алмыйм.

Үзем татар буларак Мәскәүдә яшәгәндә ксенофобия күренеше белән очрашканым булмады, әмма Кавказдан килүчеләр еш кына моның корбаны була. Русиянең асаба халыклары булсалар да, аларны чит кешеләр дип уйлыйлар, шикләнәләр. Мисал өчен, Карачай-Чиркәстән булган кызларны чит ил кешеләре дип фатирга кертмәгәннәр иде. Русиядә кешеләр толерант түгел, кешеләрне милләтләргә, тән төсенә карап бүлү бар. Бу наданлыктан килә. Кешеләр белән бу юнәлештә максатчан эшләү, аңлату юк. Кешегә кеше буларак карау җитми безгә. Бу очракта Манижага үзенчәлекле җырчы итеп карарга кирәк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Русиядән Евровидение бәйгесендә чыгыш ясаган төрле милләт вәкилләре

  • 1995 ел – Филипп Киркоров (әтисе ягыннан әрмән)
  • 2000 ел – Алсу (татар)
  • 2002 ел – "Премьер-министр" төркеме (төркемдә татар, чегән, кенияле кешеләр булган)
  • 2005 – Наталья Подольская (беларус)
  • 2009 – Анастасия Приходько (әнисе украин)
  • 2010 – Петр Налич (дәү әтисе – боснияле)
  • 2012 – Буран әбиләре (удмуртлар)
  • 2013 – Динә Гарипова (татар)

Узган ел Евровидение бәйгесендә Русия вәкиле булып саналган Little Big төркеме быелгы сайлап алу этабында катнашудан баш тартты. Узган ел Евровидение җыр бәйгесе пандемия сәбәпле узмый калды.

Пандемия әле тәмамланмаса да, быел Евровидение бәйгесе һичшиксез узачак, дип ышандырды оештыручылар. Шул ук вакытта, аның форматы үзгәрәчәк. Делегацияләр зурлыгы киметеләчәк, журналистлар саны кыскартылачак, бәйгегә килә алмаган җырчылар җыр язмаларын алдан да җибәрә алачак. Тамашачыны кертү турында ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән, ихтимал чикләүләр белән күпмедер тамашачы кертеләчәк.

Җыр бәйгесе 18-22 май көннәрендә Роттердамның Ahoy аренасында узачак. Бәйгене Нидерландта үткәрү хокукын 2019 ел бәйгесендә Аркада (Arcade) җыры белән Дункан Лоуренс яулады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG