Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән Евровидениедә "Урыс хатын-кызы" җыры белән таҗик җырчысы катнашачак


Manizha
Manizha

Узган елгы бәйгедә катнашырга тиешле Little Big төркеме быел катнашудан баш тартты.

Русиядән "Евровидение-2021" халыкара җыр бәйгесендә милләте белән таҗик булган Манижа Сангин (иҗади тәхәллүсе – Manizha) чыгыш ясаячак. Ул "Russian woman" җырын җырлаячак. Урыс телендә ул "Русская женщина" ("Урыс хатын-кызы") дип тәрҗемә ителгән. Моның хакта тавыш бирү нәтиҗәсендә 1 каналның туры эфирында игълан ителде.

Җырчыга хәзер 29 яшь. Ул чыгышы белән Дүшәмбе шәһәреннән. Киң популярлыкны ул Instagram-да җырлар чыгарып яулады. Җырларында Манижа еш кына социаль проблемнар күтәрә, аерым алганда ксенофобия, тигезсезлеккә каршы чыга. 2020 елда ул "Мулан" фильмыннан "Гаскәри юлына басам" саундтрегын башкарды.

Тавыш бирүдә Manizha-ны тамашачыларның 39,7%-ы хуплады. Аның көндәшләре "2Маши" һәм Therr Maitz төркемнәре 35,7% һәм 24,6% тавыш җыйды.

Узган ел бәйгесендә Русия вәкиле булып саналган Little Big төркеме быелгы сайлап алу этабында катнашудан баш тартты. Узган ел Евровидение җыр бәйгесе пандемия сәбәпле узмый калды.

Пандемия әле тәмамланмаса да, Евровидение-2021 бәйгесе һичшиксез узачак, дип ышандырды бәйге оештыручылары. Шул ук вакытта, аның форматы үзгәрәчәк. Делегацияләр зурлыгы киметеләчәк, журналистлар саны кыскартылачак, бәйгегә килә алмаган җырчылар җыр язмаларын алдан да җибәрә алачак. Тамашачыларны кертү турында ахыргы карар әлегә кабул ителмәгән, зур ихтималлык белән бәйгегә чикләүләр белән күпмедер тамашачы кертеләчәк.

Җыр бәйгесе 18-22 май көннәрендә Роттердамның Ahoy аренасында узачак. Бәйгене Нидерландта үткәрү хокукын 2019 ел бәйгесендә Аркада (Arcade) җыры белән Дункан Лоуренс яулады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG