Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Музыка һәрвакыт беренче". Евровидениедә Нидерланд җиңде


Нидерланд вәкиле Дункан Лоуренс "Аркада" җырын башкара
Нидерланд вәкиле Дункан Лоуренс "Аркада" җырын башкара

64нче Евровидение җыр бәйгесендә Нидерланд вәкиле Дункан Лоуренс җиңү яулады. Икенче урынны Италия, өченче урынны Русия алды. Азатлык финалның иң кызыклы урыннарын һәм низагларын тәкъдим итә.

18 май кичендә Тель-Авив шәһәрендә 64нче тапкыр Евровидение җыр бәйгесе узды. Израилгә бәйгене үткәрү хокукын узган ел бәйгесендә җиңү яулаган Нетта Барзилай китергән иде.

Бәйге җиңүчесе итеп Нидерланд вәкиле Дункан Лоуренс танылды. Ул үзе язган Аркада (Arcade) җырын башкарды. Башкаручы 492 балл җыйды.

Дункан Лоуренска (чын исеме Дункан​ Де Мур) 25 яшь, ул Нидерландның Спейкениссе шәһәреннән. 2012 елда Брилле шәһәренең сәләтләр бәйгесендә җиңгән, шуннан соң The Slick and Suited исемле төркемне нигезләгән. "The Voice of Holland" тапшыруының бишенче сезонында катнашкан.

Җиңү касәсен алгач, Дункан җиңүне "зурлап хыяллануга" багышланганын әйтте һәм "музыка һәрвакыт беренче" диде. Моңарчы ул "Аркада" җырының якын кеше үлеменнән соң язганын сөйләгән иде. "Аркада – тормышта мәхәббәтне эзләү турында хикәя. Ул ирешә алмаган дип күренгән нәрсәләргә ирешү турында. Мин һәрвакыт музыка ярдәмендә кешеләргә ирешергә телим, бәлки аларга ярдәм итәргә һәм нәрсәдер бирергә", диде ул.

Бәйгедә икенче урынны Италиядән Аллесандро Мәхмүт яулады. Аның әнисе италияле, әтисе – мисырлы. Мәхмүт "Акча" дигән җырны башкарды һәм 465 балл җыйды.

Өченче урынга Русия вәкиле Сергей Лазарев иреште. Ул Евровидение бәйгесендә икенче тапкыр катнаша, 2016 елда да ул өченче урын алган иде, ул чакта аны Җамала узган иде. Лазаревның "Кычкыру" (Scream) җыры 369 балл җыйды.

Низаглар һәм шау-шулар

Евровидение кебек дөньякүләм танылган бәйгеләр ел да шау-шусыз узмый. Европада урнашмаса да, Израил бәйгене инде ике тапкыр, 1979 һәм 1999 елда кабул иткән булган. Узган елларда да бәйгене шул илдә үткәрүгә каршы чыгучылар булган, әйтик 1979 елда мөселман илләре моңа протест белдергән, Төркия шул сәбәпле бәйгедә катнашудан баш тарткан.

Евровидение бәйгесе Европада урнашмаган Израилда быел өчен тапкыр үткәрелде
Евровидение бәйгесе Европада урнашмаган Израилда быел өчен тапкыр үткәрелде

2018 ел көзендә төрле илләрдән булган мәдәният эшлеклеләре бәйгене башка илгә күчерүне сорап мөрәҗәгать кабул иткән. Сәбәп итеп Израил җиңүеннән соң 62 коралсыз фәлестинленең үтерелүе, тамашачыларның да иминсез булуы китерелде. Моңа җавап итеп Израил "моңарчы күренмәгән" иминлек чараларын күрергә вәгъдә бирде.

Тагын бер гауга Украина катнашучысына бәйле булды. Украина сайлап алу этабында MARUV исемле җырчы җиңү яулады. Ләкин аны бәйгегә җибәрергә тиешле "UA: Перший" телеканалы аңа күп таләпләр куйган контракт тәкъдим итте, шул исәптән аңа Русиядә чыгыш ясау тыелды. Җырчы канал таләпләренә ризалашмады, катнашудан баш тартты. Сайлап алу турында икенче һәм өченче урын алган җырчылар да теләктәшлек йөзеннән катнашудан баш тартты. Нәтиҗәдә, Украина Евровидение бәйгесендә катнашмый калды.

Исландиядән чыгыш ясаган Hatari төркеме
Исландиядән чыгыш ясаган Hatari төркеме

Бәйгене Израилдә үткәрүгә каршы Исландия катнашучылары, Hatari төркеме дә белдерү белән чыккан иде. Шулай итеп алар Израил белән Фәләстин арасында яңадан кабынган низагка каршылык белдерде. Шуңа күрә Израил җәмәгатьчелеге аларга бәйгедә катнашуны тыю тәкъдиме белән чыкты. Исландия вәкилләренең җырында да "Европа җимереләчәк" дигән сүзләр дә бар икән, сәяси эчтәлек аркасында аларны да катнашудан читләштерү мөмкин иде. Ләкин, нәтиҗәдә, Исландия такымы чыгыш ясады, тавыш бирү вакытында исә алар Фәлестин байракчыкларын да чыгарган.

Финал алдыннан гына тагын бер шау-шу Беларус хөкемдарларына бәйле булды. Беренче ярымфиналдан соң Беларустан жюри вәкилләре медиага кемнәргә тавыш бирүен сөйләп биргән, катнашучыларга бәяләмә ясаган. Евровидение кагыйдәләре моны финал азагына кадәр катгый тыя. Нәтиҗәдә, Беларус иленең профессиональ жюри вәкилләре финалны бәяләүдән читләштерелде.

Бәйге генә түгел

Быелгы Евровидение шигаре булып "Хыялланырга тәвәккәллән" сайланган, промо материалларда исә яһүд миллилеге дә чагылган
Быелгы Евровидение шигаре булып "Хыялланырга тәвәккәллән" сайланган, промо материалларда исә яһүд миллилеге дә чагылган

Күп тамашачыны җәлеп итү өчен Евровидение җыр бәйгесе белән генә чикләнмичә зур һәм матур шоу да тәкъдим итә. Бу яктан быел Израилнең бу юнәлештә тырышлыгы аеруча сизелде. Һәр чыгыш алдыннан Израилнең төрле шәһәр-төбәкләрен тәкъдим иткән матур видеолар күрсәтелде, промо материалларда да яһүдләрнең миллилеге чагылды.

Җырдан арыган тамашачыга башкача күңел ачарга да тәкъдим иттеләр. Моның өчен тавыш бирү вакытында танылган менталист, фокусчы Лиам Сушард чакырылды. Ул катнашучыларга теләсә кайсы саннар язарга тәкъдим итте, ләкин ахыр чиктә билгеле бер саннар язарга мәҗбүр итте. Сушард – Америкада киң танылган менталист, ул кешеләрне билгеле фикерләргә һәм гамәлләргә этәрә ала дип ышандыра.

Евровидение финалының тагын бер кызыклы мизгеле – төрле ел җиңүчеләренең һәм катнашучыларының бер-берсенең җырын җырлау мизгеле. Җырлаучылар арасында 2015 ел җиңүчесе Монс Сельмерлёв, 2014 ел җиңүчесе Кончита Вурст та булды. Тик иң көтелмәгән чыгыш – танылган җырчы Мадоннаныкы булды. Аны зал аягүрә каршы алды.

Ике ярымфинал вакытында Евровидение тарихына багышланган микс-видео да күрсәтелде. Анда төрле чыгышлар берләшеп, бер гомум җыр тәкъдим ителде:

***

Быел Евровидение бәйгесендә 41 ил катнашты. Финалга 26 ил узды. Быел бәйгедә Казакъстан, Косово һәм Лихтенштейн да катнашырга теләгән булган, ләкин Косово белән Казакъстанга рөхсәт инде ничәнче ел рәттән бирелми, Лихтенштейн исә гаризаны вакытында биреп өлгермәде.

Евровидение 2019 бәйгесе Израил башкаласы Тель-Авив узды, аны бирегә "Уенчык" җыры белән Нетта Барзилай китерде.

Евровидение бәйгесенең аудиториясе якынча 200ләп миллион кеше тәшкил итә. Бәйгене Европа илләрендә генә түгел, Австралия, АКШ, Кытай, Казакъстан һәм башка илләрдә дә күрсәтәләр.

Евровидение бәйгесен Швейцария телевидениесе мөдире Марсель Безансон 1950 елда уйлап тапкан. Бәйгенең максаты дип Европа дәүләтләрен берләштерү атала (скептиклар максат булып телевидение рейтингларын арттыру һәм реклам ярдәмендә күбрәк акча эшләүне атый). Бәйгенең нигезе итеп Сан-Ремодагы итальян җыры фестивале алынган. Беренче Евровидение җыр бәйгесе 1956 елда узган.

2020 елда Евровидение Нидерландта узачак.

XS
SM
MD
LG