Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 11:05

Евровидение бәйгесендә тарихта беренче тапкыр Португалия җиңү яулады. Җиңүче Сальвадор Собрал эчтәлексез җырларны тәнкыйтьләп, мәгънәле музыканы кайтарырга чакырды.

Шимбә кичендә дөньяда иң популяр җыр бәйгесенең финалы узды. Евровидение 2017 бәйгесенең йомгак чарасында 26 ил вәкиле ярышты, оештыручылар 64 мең билетның барысының да сатылуын хәбәр итте.

Алдагы шау-шуларга карамастан, чара тыныч узды. Билгеле булганча, төп гауга Русиянең бәйгедә катнашмавына бәйле иде. Русиядән катнашырга тиеш булган Юлия Самойловага Украинага керү тыелды, чөнки ул 2015 елда Кырымда чыгыш ясап Украина канунын бозган. Русия бу карарны сәяси дип атап, быел катнашудан бөтенләй баш тартты. Оештыручылар Самойловага видео аша чыгыш ясарга тәкъдим итеп карады, ике якны ничек тә булса килештерергә тырышты, тик бу тырышлыклар бушка булды.

Сальвадор Собралның җиңү мизгеле
Сальвадор Собралның җиңү мизгеле

Бәйге оештыручыларын узган елның җиңүчесе Җамаланың продюсеры да тәнкыйть утына тотты. Игорь Тарнопольский Җамалага чара ачылышындагы кызыл келәмгә чыгарга рөхсәт булмавы, рөхсәт алмыйча Киевта боралакта очарга тәкъдим булуы, ачылыш тантанасының начар оештырылуы турында сөйләде.

"Музыка - фейерверклар түгел. Музыка - хисләр"

Бәйгенең җиңүчесе Сальвадор Собрал чыгышы заманча, күп пафос һәм якты утларга күнеккән Евровидение форматыннан бераз читтә торды. Джаз стилендәге "Икебез өчен ярату" җырын аның апасы Луиза Собрал язган. Чыгыш вакытында арттагы экраннарда матур табигать күрсәтелде.

Сальвадор Собрал - "Икебез өчен ярату", Евровидение-2017 финалында чыгыш:

Җырда Сальвадор "барысына да түзә алган һәм ике кеше өчен ярата алган йөрәк" турында җырлый. Тормыш ирониясе - Сальвадорда йөрәк зәгыйфьлеге авыруы бар. Быел аңа йөрәкне алмаштыру операциясен ясарга тиешләр. Авыру сәбәпле Сальвадор күп кенә бәйге чараларында, шул исәптән репетицияләрдә катнашмый калды, моңа бәйге җитәкчелеге чыгарма буларак рөхсәт бирде.

Сальвадор Лиссабонда туган, балачагын АКШ һәм Барселонада үткәргән. Психология белгечлеген тәмамламыйча, музыка мәктәбенә укырга кергән. Pop Idol британ музыкаль тамашасында җиденче урын алган, 2016да "Excuse me" исемле беренче альбомын чыгарган.

Сальвадор Собрал - музыкага гашыйк кеше. "Без эчтәлексез музыка чорында яшибез. Минем җиңүем - музыка җиңүе, музыканың мәгънәсен күргән кешеләр җиңүе. Музыка - фейерверклар түгел. Музыка - хисләр. Шуңа күрә вазгыятьне үзгәртик, чын музыканы кайтарыйк", диде ул бәйгедә җиңгәч.

Казакъ болгары һәм беларус теле

Бәйгедә икенче урынны Болгарстан вәкиле Кристиан Костов яулады. Кристиан Мәскәүдә туган, Русиядә еш җырлый, аның Русия паспорты да бар. Гаҗәп түгел, шуңа Русия матбугатында аның өчен җан ату һәм тавыш бирүгә өндәүләр күп яңгыраган.

Кристианда төрки кан да бар: әтисе милләте белән болгар, әнисе - Заура исемле казакъ хатыны. Русиядә Кристиан балалар өчен "Голос" тамашасында катнашуы белән билгеле. Болгарстанда ул "Х Factor" тамашасында катнашкан. Җырчы "Beautiful Mess" ("Матур тәртипсезлек") җырын башкарды.

Өченче урынны "Hey, Mamma!" ("Әй, әни!") дигән җыр белән Молдовадан SunStroke Project төркеме яулады.

17нче урын алган Беларус вәкилләре аерым игътибарга лаек. Бәйге тарихында беренче тапкыр бу илдән катнашкан башкаручылар туган телләрендә җырны башкарды. Кантри стилендә "Гісторыя майго жыцця" ("Тормышым тарихы") җырын NaviBand төркеме җырлады. Сүз уңаеннан, узган ел да бу төркем Евровидениегә беларус телендәге "Гэта зямля" ("Бу җир") җыры белән үтеп караган иде.

Бәйге вакытында сәхнәдә элекке җиңүчеләр - Украинадан Җамала һәм Руслана чыгышлары да яңгырады. Тавыш бирүне заманында Украинага икенче урын китергән Верка Сердючка ачып җибәрде.

Евровидение бәйгесенең аудиториясе якынча 200ләп миллион кеше тәшкил итә. Бәйгене Европа илләрендә генә түгел, Австралия, АКШ, Кытай, Казакъстан һәм башка илләрдә дә күрсәтәләр. Быел бәйгедә АКШ, Косово һәм Казакъстан катнашу ихтималы хәбәр ителгән иде, ләкин төрле сәбәпләр аркасында бу илләр катнашмады.

Киләсе елда Евровидение бәйгесе Португалиядә узачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG