Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динә Гарипова Манижа җырын татарча җырлап, аңа Евровидениеда җиңү теләде


Динә Гарипова
Динә Гарипова

"Russian woman" композициясе көенә татарча өзек җырлавы видеосын Динә Гарипова Instagram-да чыгарган.

Татар җырчысы, Беренче каналда Голос тапшыруы җиңүчесе Динә Гарипова Манижаның Евровидениега алып бара торган Russian woman җырын татарча башкарган. Җырның бер өлешен татарча җырлап, аның видеосын инстаграмдагы сәхифәсенә элгән. "Манижа, я желаю тебе победы! Манижа, мин сиңа җинү телим. Manizha, I wish u victory!" дип язган Динә Гарипова.

2013 елда Динә Гарипова үзе дә Евровидениега Русиядән барып, бишенче урынны алып кайткан иде.

Евровидение җыр бәйгесе юу көннәрдә Роттердамда уза. 18-22 майда аның төп концертлары Ahoy аренасында үтәчәк. Манижа беренче ярымфиналда чыгыш ясаячак.

Манижаның Russian woman җырының тексте Eurostory Best Lyrics Award премиясенә номинацияләнгән. Җырга төшерелгән клип Евровидениеның YouTube-каналында иң күп каралган клип булган.

Март башында Русиядән "Евровидение-2021" халыкара җыр бәйгесендә милләте белән таҗик булган Манижа Сангин (иҗади тәхәллүсе – Manizha) чыгыш ясаячагы билгеле булды. Манижаны телевизор караучылар 1 каналда тавыш бирү юлы белән сайлады.

Евровидение бәйгесендә Русиядән таҗик кызының чыгыш ясаячагы интернетта зур шау-шу тудырды. Кемдер җырчының милләте "дөрес түгел" дисә, кемгәдер аның "Урыс хатыны" җырын башкаруы ошамады. Манижаны шау-шуда махсус кулланалар дигән фаразлар да яңгырады.

Апрель башында Тикшерү комитетының Манижаның Russian woman җырын экстремизмга тикшерүе хәбәр ителде. "Ветеранские вести" газеты бу җыр "урыс хатыннарын милләте ягыннан кимсетүгә юнәлтелгән" дип санап, шикаять биргән.

29 яшьлек Манижа Сангин – таҗик кызы, бәйсез музыкант, автор-башкаручы, өйдә көч куллану җинаятьләренә каршы көрәшүче җәмәгать эшлеклесе. 2019 елдан "Подари жизнь" фонды амбассадоры, 2020 елдан качаклар эшләре буенча БМО илчесе. Җырчы үзе Russian Woman җыры - хатын-кызның Русиядә соңгы берничә йөз ел эчендә үз-үзен хис итүе ничек үзгәрүе турында дип аңлаткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG