Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Манижаның Евровидение җырын экстремизмга тикшерә


Манижа
Манижа

"Ветеранские вести" газеты "Урыс хатыны" (Russian woman) җыры "урыс хатыннарын милләте ягыннан кимсетүгә юнәлтелгән" дип саный.

Русия тикшерү комитеты "Ветеранские вести" газеты шикаяте нигезендә җырчы Манижаның "Урыс хатыны" җырын экстремизмга тикшерә башлаган. Шикаять авторлары бу җыр "урыс хатыннарын милләтенә карап тупас мыскыллау һәм кешелек абруен түбәнсетүгә юнәлтелгән" дип белдерә. Манижа "Урыс хатыны" (Russian woman) җыры белән Евровидениеда Русия данын яклап чыгыш ясарга җыена.

ТАССның хокук саклау органнарындагы чыганагы тикшерү комитеты әлеге шикаятьне карар, әмма тикшерү уздыру мөмкин булмас, чөнки хокук бозуның ачык билгеләре күренеп тормый дигән булган.

Евровидение җыр бәйгесе Роттердамда 2021 елның маенда узачак. Русиядән бәйгегә таҗик кызы Манижа барасы 8 март кичендә Беренче канал оештырган тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булды. Җырчы 39,7% тавыш җыйды.

"Урыс хатыны" (Russian woman) җырына карата моңа кадәр дә Тикшерү комитетына шикаятьләр килгән булган. Аларда, аерым алганда, бу җыр урыс хатын-кызлары абруен кимсетә һәм Русиядә милли татулыкны боза дип диелә. Евровидениега барасы булгач, Манижага һәм аның җырына карата Русиядә ксенофобик чыгышлар артты.

29 яшьлек Манижа Сангин – таҗик кызы, бәйсез музыкант, автор-башкаручы, өйдә көч куллану җинаятьләренә каршы көрәшүче җәмәгать эшлеклесе. 2019 елдан "Подари жизнь" фонды амбассадоры, 2020 елдан качаклар эшләре буенча БМО илчесе. Җырчы үзе Russian Woman җыры - хатын-кызның Русиядә соңгы берничә йөз ел эчендә үз-үзен хис итүе ничек үзгәрүе турында дип аңлаткан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG