Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Фольклориадада 2,7 меңнән артык кеше катнашында әйлән-бәйлән узды


Уфада тантаналы йөреш
Уфада тантаналы йөреш

Кулга-кул тотынып узган әйлән-бәйләндә 57 ил вәкиле катнашты.

3 июнь Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы ачылды. Тантана "Уфа-Арена" үзәгендә узды. Фольклориадада 37 илдән килгән меңнән артык артист катнаша. Програмда башкорт халкы тарихын гәүдәләндергән үзенчәлекле шоу тәкъдим ителде. Урал-батыр образын Гиннессның рекордлар китабы рекордчысы, Русия һәм дөньяның иң көчле кешеләренең берсе Эльбрус Нигъмәтуллин тәкъдим итте.

4 июнь VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларның тантаналы йөреше узды. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры каршындагы мәйданнан Конгресс-холлга кадәр узды. Анда "Торатау" Конгресс-холлы артындагы амфитеатрда фольклориадада катнашучыларның әйлән-бәйләне узды. Кулга-кул тотынып узган әйлән-бәйләндә 57 ил вәкилләре – 2700дән артык кеше катнашты. Дуслык әйлән-бәйләне иң күп катнашучы һәм иң күп дәүләт вәкилләре катнашучылары саны ягыннан Русия рекорды дип игълан ителде. Бу хакта сәхнәдән CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Русия рекордлар китабына нигез салучы һәм баш мөхәррир Станислав Коненко игълан итте.

Әйлән-бәйләннән соң чарада катнашкан ил артистлары зур мәдәни чара күрсәтте.

5 июльдән бәйрәмгә килүчеләр республиканың районнарына чыгып тамашалар бирәчәк.

Фольклориада — фольклор төркемнәренең халыкара форумы, ул Уфада 3 июльдән 10 июльгә кадәр барачак. Әлеге чара 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин пандемия сәбәпле кичектерелде.

Табиблар республикада COVID-19 чиренең көчле таралып китү куркынычы турында кисәтсә дә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фестиваль бөтен иминлек чараларын үтәп оештырылачак дип ышандырды. Ковид йоктыручылар саны янә арту сәбәпле чыгарылган яңа чикләү чараларын кертү 12 июньгә күчерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG