Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда COVID-19 белән үлүчеләрнең рәсми саны 600дән артты


Республика башлыгы фәрманы белән кырыслатылган коронавирус чикләүләре тагын күчерелде.

Башкорстанда COVID-19 пандемиясе башыннан бу чирдән 604 кеше үлгән. Әлеге сан рәсми статистикада китерелә. Соңгы атналарда республикада яңа төр коронавирус йоктыруның тәүлеклек саны арта бара. Узган тәүлектә 155 кешедә COVID-19 рәсмән расланган.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада июньдә кырыслатылган коронавирус чикләүләре эшли башлау вакыты соңгарак күчерелә дип белдерде. Хәбиров сүзләренчә, бу адымга ресторан хуҗалары үтенече белән барырга туры килгән.

Моңа кадәр Башкортстанда 29 июньнән җәмәгать урыннарына вакцина кадатканлык яки COVID-19 булмау турында белешмә белән генә кертү карары чыккан иде. Бераздан бу таләп 5 июльдән үтәлә башларга тиеш дигән карар чыкты, бу районнарда халыкка кадатырга вакцина җитмәү белән аңлатылды. Яңа фәрманга ярашлы, ул 12 июльгә күчерелә.

Шулай ук 3-10 июльдә Башкортстанда Бөтендөнья фольклориадасы уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG