Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коронавирус чикләүләре шартларында меңнәрчә кешелек халыкара урам чарасы узачак


"Дөнья фольклориадасы" чарасына 39 илдән кунаклар килә, алар милли киемнәр киеп йөрешкә чыгачак.

Уфада халыкара фольклор фестивале республикада коронавирус белән чирләүчеләр саны артканнан артып торган шартларда узачак. Әлеге чара кысаларында 39 илдән килгән кунакларның милли киемнәр киеп, урамда йөреше дә планлаштырылган. Уфа мэры Сергей Греков бу йөрешнең "Бразилия карнаваллары кебек" булачагын әйткән.

"3 июльдә зур карнавал була. Ул бөтен дөньядан туристлар җыела торган Бразилия карнавалына охшаш булачак. Бездә алай килеп чыкмас, ләкин уфалар бер дигән йөреш һәм бәйрәм күрә алачак" дигән мэр.

Табиблар республикада COVID-19 чиренең көчле таралып китү куркынычы турында кисәтсә дә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фестиваль бөтен иминлек чараларын үтәп оештырылачак дип ышандырган.

Элегрәк Башкортстан рәсмиләре республикада коронавирусның өченче дулкыны башлану ихтималын таныды. Хәбиров үз фәрманы белән коронавирус чикләүләрен кырыслаткан иде.

29 июньнән җәмәгать урыннарының күпчелегенә коронавирус вакцинасы кадаткан яки коронавирус булмавы турында белешмәсе булган кешеләр генә кертеләчәк диелде. Әмма респубика районнарында вакциналар җитмәү сәбәпле, бу чикләүләрне кертү 5 июльгә кадәр кичектерелде.

Моннан тыш, Хәбиров дәләт хезмәтендәге кешеләргә мәҗбүри вакцина кадату таләбе кертте – оешмаларда эшләүчеләрнең 60 проценты 2 июльгә вакцина кадаткан булырга тиеш диде.

29 июньгә китерелгән рәсми саннарга карый, Башкортстанда коронавирус тарала башлаганнан бирле барлыгы 41 196 кешедә COVID-19 расланган, 591 кеше үлгән, узган тәүлек эчендә тагын 143 кешедә бу чир табылган.

Фольклориада — фольклор төркемнәренең халыкара форумы, ул Уфада 3 июльдән 10 июльгә кадәр барачак. Әлеге чара 2020 елда узарга тиеш иде, ләкин пандемия сәбәпле кичектерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG