Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров: 2 июльгә дәүләт хезмәтендәгеләрнең 60 проценты коронавирус вакцинасы кадаткан булырга тиеш


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Республикада мәҗбүри вакциналау кертү якын арада көтелми, әмма бу адымга баруыбыз да ихтимал дип сөйләде Башкортстан җитәкчесе.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров дәүләт хезмәтендәгеләрнең 60 проценты 2 июльгә коронаварус вакцинасы кадаткан булырга тиеш, дип белдерде. Моны ул хөкүмәттә оператив киңәшмә вакытында әйтте.

"Вакцинаның беренче һәм икенче өлешен кадаткан һәм вакцина кадату сәламәтлеге ягыннан ярамаган дәүләт хезмәткәрләренең санын ачыкларга үтенәм. 25 июньгә дәүләт хзмәтендәгеләрнең 30 проценттан да ким булмаган өлешен, 2 июльгә 60 проценты вакцина кадаткан булуын тәэмин итәргә үтенәм" дигән Хәбиров.

Башкортстан җитәкчесе республикада мәҗбүри вакциналау кертү якын арада көтелми дип сөйләде. Шул ук вакытта мондый чара бөтенләй кулланылмас дип булмый, диде Хәбиров.

"Русиянең бер дистә төбәгендә мәҗбүри вакцина кадату игълан ителде. Хәзерге вакытта безнең республикада бер күрсәткеч нигезендә дә мондый адымга бару таләп ителми. Минем шәхси позициям, минем мәҗбүри вакцина кадатуны бер дә игълан итәсем килми. Бу күп яклап кешенең үз шәхси карары. Ләкин шундый хәл килеп туа икән, без моны да эшләргә мөмкинбез. Әлегә бу юк, һәм якын киләчәктә көтелми дип ышанам. Ләкин без аерым тырышлык кулланмасак, бөтен чылбырларны өзмәсәк, коллектив иммунитет булдыра алмабыз. Шуңа күрә безгә вакцина кадату барышын тизләтергә кирәк" диде Хәбиров.

Аннан алда Башкортстан җитәкчесе республикада коронавирус таралуга каршы чаралар турында фәрманына үзгәрешләр кертеп, бу чараларны кырыслаткан иде. Аерым алганда, 22 һәм 29 июньнән җәмәгать урыннарының күпчелегенә коронавирус вакцинасы кадаткан яки коронавирус булмавы турында белешмәсе булган кешеләр генә кертеләчәк. Халыкка кеше күп җыела торган урыннарга барудан тыелу киңәш ителде.

Рәсми саннарга күрә, Башкортстанда 20 июньгә 40 меңнән артык кеше COVID-19 йоктырган, бүгенге көндә 1570 кеше бу чирдән дәвалана. 562 кеше үлгән.

Республикада көн саен йөздән артык кешедә коронавирус рәсман теркәлә. 17 июньдә узган оператив киңәшмәдә республикада коронавирусның яңа дулкыны башланырга мөмкин булуы искәртелде. Башкортстан вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хастаханәләрдә коронавирус авыруларына өстәмә 500 урын әзерләнә диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG