Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда узасы дөньякүләм Фольклориада 2021 елга күчерелде


Башкортстанда беренче татар фольклоры фестивале, 2018 ел
Башкортстанда беренче татар фольклоры фестивале, 2018 ел

Агымдагы елның 18 июль -1 август көннәрендә Башкортстанда дөнья күләмендә оештырыла торган Фольклориада узарга тиеш иде.

Русия президенты Владимир Путин VI халыкара фольклориаданы 2021 елга күчерү турында фәрман имзалады.

Уфада халыкара фольклориада уздыру турында карар 2016 елда кабул ителгән иде. Чара олимпиада кебек үк һәр дүрт ел саен уза. Халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар: җырчылар, биючеләр, көйчеләр җыелган беренче Фольклориада 1996 елда Нидерландта үткән иде, аннан соң Япония, Мажарстан, Кытай, Корея һәм Мексика дәүләтләре кабул итте. Башкортстан әлеге чарага дүрт ел әзерләнде, әзерлек барышы магълүмат чараларында зурлап яктыртылып барды. Чарага дөньяның 85 иленнән өч меңгә якын фольклорчы, 2,5 миллион турист килер дип көтелә иде.

Башкортстанда 2018 елдан башлап татар фольклор фестивале оештырылып килә. Ул Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда уза. Татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале ике ел элек 28 июнь узган иде. Ул чарада сигез төркем катнашты.

2019 елның 20 августында шунда ук узган икенче фестивальдә дистәдән артык төркем катнашты. Башкортстан хакимияте дөнья фольклор бәйрәменә зурлап әзерләнсә дә, Төмәнәктә узган татар фестивалләрендә катнашмады һәм матди ярдәм күрсәтмәде.

XS
SM
MD
LG