Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья фольклориадасын уздырачак Башкортстан хакимияте татар фольклор фестиваленә күз йомды


Салават шәһәренең "Йолдызлар" төркеме чыгыш ясый

Башкортстан татар фольклор төркемнәренең "Җырлыйк әле" дип аталган икенче фестиваленә киләсе елда дөнья фольклор бәйрәмен уздырачак республика хакимияте вәкилләре килмәде.

20 августта Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда узган фестивальдә дистәдән артык төркем катнашты, шулай ук кунак буларак чакырылган төркемнәр дә чыгыш ясады. Чарага Татарстан кунаклары: Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Дөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Казаннан бер төркем журналистлар да килгән иде. Башкортстан Мәдәният министрлыгыннан, хәтта Туймазы районы хакимиятеннән дә чарага килүче булмады. 2020 елда Уфада булачак Бөтендөнья фольклориадасы ачылуга бер ел вакыт калып бара. Бу Башкортстанда татар халык авыз иҗатына, татар халкына хакимиятнең мөнәсәбәте турында сөйли. Шулай да оештыручылар кәефен төшерми.

Люция Вафина
Люция Вафина

Башкортстан хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина: "Быел фестивальдә 14 төркем катнашты. Кунак буларак башкорт кубызчыларын һәм Архангель районыннан чуаш, шулай ук Киров өлкәсеннән татар фольклор төркемен чакырдык. Бездә фольклор төркемнәре бик күп. Кайбер районнарда аларның саны ике дистәгә җитә. Киләчәктә, бәлки, башта районнарда сайлап алу чаралары уздырырга кирәк булыр. Халкыбыз халык авыз иҗатын саклый, аны киләчәк буынга тапшырырга тырыша. Чараның төп максаты да шул, ягъни гореф-гадәтләрне, милләтне, телне саклау. Шуны балаларыбызга, оныкларызга җиткерү. Татарстан вәкилләренә безне зурлап килүләре, җиңүчеләргә бүләкләре өчен зур рәхмәт", диде.

Бакалы керәшеннәренең “Туганайлар” төркеме
Бакалы керәшеннәренең “Туганайлар” төркеме

Ансамбльләр чыгыш ясаганнан соң бәяләмә төркеме нәтиҗә чыгарырга китте. Ул вакытта сәхнәне кунаклар алды. Архангель районының чуаш, Салават шәһәренең башкорт “Агинәй” төркеме һәм Киров өлкәсенең татар фольклор төркемнәре чыгыш ясады.

Чара ахырында нәтиҗәләр игълан ителде. Өченче урынны - Борай районының “Наза”, икенче урынны Дүртөйле районы Иванай авылының “Изге ай” төркеме яулады. Беренче урын Бакалы керәшеннәренең “Туганайлар” төркеменә бирелде. Иң югары урынга – Гран-прига Архангель районының “Ахирәтләр” төркеме лаек булды.

Архангель районының “Ахирәтләр” төркеме
Архангель районының “Ахирәтләр” төркеме

Чараны ябып, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар-башкорт дуслыгы, милли гореф-гадәтләрне кайтару зарурлыгы турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

“Монда күрсәтелгән күп кенә уеннар безнең татарлар яшәгән шәһәрләрдә генә түгел, хәтта авылларда да юк. Чөнки интеграция бара, без алга барабыз. Авыл клубына чыгып, әйдәгез, сигезле биик дисәң, берәү дә белми. Сигезлегә кеше җитмәсә, без алтылы бии идек. Мин сезгә карап горурланып утырдым. Быел безнең өчен зур горурлык – Башкортстан республикасы үзенең 100 еллыгын үткәрә. Без күп еллар узганнан соң үзебезнең президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән монда килеп, Уфа шәһәрендә ике көн буе үзебезнең дусларны, туганнарны, дин кардәшләрне, Башкортстанда яшәүче бар халыкны 100 еллыклары белән котладык. Уфа үзәгендә “Нур” театры каршында сигез метрлы Тукай һәйкәле калкып чыкты. Икенче елда Татарстанның 100 еллыгын үткәрәчәкбез. Ул елда безгә Башкортстаннан зур такым килеп, башкорт халкы исеменнән Татарстанда яшәүче халыкларны бәйрәм белән тәбрик итәчәк. Менә шулай, ике республика арасындагы халыклар, иң беренче нәүбәттә татар белән башкорт, башкорт белән татар кулга-кул тотынышып бердәм булса, бездән дә бәхетле халык булмаячак. Безнең сөйләшүләребез бер, динебез бер, Сабантуебыз бер. Бердәм булырга кирәк, дус булырга кирәк! Балаларыбыз, оныкларыбыз безгә карап күкрәкләрен сугып, “Мин татар, мин татар баласы” дип әйтерлек булсын”, диде Шәйхразиев. Ул киләчәктә бу чарага чит төбәкләрдәге татар төркемнәрен дә чакыру кирәклеген билгеләде.

Бәяләмә төркеме рәисе, композитор Алик Локманов Азатлыкка фикерләре белән бүлешеп татар фольклор төркемнәреннән күп тавышка җырлауны көтүен әйтте.

Алик Локманов
Алик Локманов

“Фольклор бик авыр жанр. Анда биеп тә була, җырлап та була. Киемнәр дә, театрлаштыру да зур урын тота. Эш коралларын, эшнең үзен күрсәтү кертелә. Минемчә, боларны яшьләргә күрсәтү бик кирәк, чөнки ул безнең тарихыбыз. Бу миллилекне шул рәвешле аңнарына сеңдерү юлы.
Урысларда, грузиннарда күп тавышка җырлау бар. Безгә менә шул җитми, бездә күбрәк бер тавышка сиптерәләр. Мин фольклор төркемнәренең киләчәктә бу юнәлештә дә үсүен теләр идем”, диде Локманов.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG