Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа табибәсе эштә коронавирус йоктыруы өчен тиешле түләүне таләп итә


Рәисә Батырова

"Мин Covid-ны улымнан йоктырган дип ялганлап яздылар. Шулай итеп компенсация түләүдән баш тарттылар", ди Уфада эшәүче табибә Рәисә Батырова.

Уфадагы 44нче поликлиникада эшләүче 73 яшьлек табибә Рәисә Батырова үзенең медицина картасында ялган мәгълүмат язуларына, эштә коронавирус йоктырган өчен иминият акчалары түләүдән баш тартуларына зарланып, тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

Рәисә ханым Азатлыкка сөйләгәнчә, поликлиникада аның коронавирус йоктыруын таныганнар, ләкин медицина картасына табибә чирне улыннан йоктырган дип язганнар. Батырова сүзләренчә, улы коронавирус белән беркайчан да чирләмәгән, вирусны ул поликлиникада, бергә эшләгән табибтан йоктырган.

Дөреслек эзләп, Батырова прокуратурага да барган, тик анда да аны кире борганнар, коронавирус компенсациясе чирне пациентлардан йоктырган табибларга гына түләнә дигәннәр. Табибә үзе эшләгән авырулар арасында да коронавируслылар булуы ихтимал ди. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты бу очракны өйрәнә. Азатлык Рәисә Батырова белән әлеге хәл турында сөйләште.

— Рәисә ханым, коронавирус белән кайчан, ничек авырый башладыгыз?

Поликлиника минем очракны көнкүрештә йоктыру дип таныды һәм минем медицина картама ялган мәгълүмат язып куйды

— Поликлиника минем очракны көнкүрештә йоктыру дип таныды һәм минем медицина картама ялган мәгълүмат язып куйды. Эпидемиология тикшерүе дә уздырылмады. Мине улымнан йоктырган дип яздылар, ә ул беркайчан да чирләмәде, анализлар ясадылар, канында антитәнчекләр дә табылмады – минем боларны раслаучы документлар барысы да бар. Улымның медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәне дә булмады. Компенсация түләмибез дигәч, прокуратурага бардым, анда да шул ук медкартаны карадылар да, көнкүрештә зарарланган дип нәтиҗә чыгардылар.

— Чынлыкта кайда йоктырдыгыз икән, үзегез ничек уйлыйсыз?

— Эштә йоктырдым. Без бер табиб белән бер бүлмәдә утырдык, арабызда бер метр чамасы гына иде. Кара-каршы утырдык. Башта аңа Covid дип диагноз куйдылар, өч көннән мин чирләдем. Ул инфекцияле авырулар һоспиталендә ятты. Бәлки поликлиника авыруның зур булмаган бер чыганагы кабынып китүен яшерергә теләгәндер. Мин тикшерү комитетына мөрәҗәгать иттем, документларны – медицина картамны фальсификацияләү турында шикаять яздым. Хәзер тикшерү бара. Тикшерү комитетының Башкортстан бүлеге җитәкчесендә булдым, ул әлеге мәсьәләне үз контролендә тота.

— Кайчанрак булды бу хәлләр?

— Октябрьдә чирләдем, 22 октябрьдән 4 декабрьгә кадәр хасталык ялында булдым. Компьютер томографиясе үпкә шешүен раслады, миндә коронавируска антитәнчекләр булуын раслаган документым да бар. Шуңа күрә, минем диагнозым расланган. Хасталык ялы кәгаземдә дә "пневмония белән кисенләшкән коронавируслы инфекция" дип язылган. Роспотребнадзор да тикшерү уздырып тормады. Эпидемиология тикшерүе исә мин прокуратурага мөрәҗәгать иткәч кенә ясалды.

— Сез бергә эшләгән табибтан йоктырдым дисез, ул коронавируслы авырулар белән аралашкан булырга мөмкинме?

Хасталык ялларын тикшерү, аларны озайту минем өстә иде

— Әлбәттә. Минем дә андый авырулар арасында булуым ихтимал. Мин хасталык ялын озайтучылар белән эшләдем, хасталык ялларын тикшерү, аларны озайту минем өстә иде. Мин беренче терапия бүлегендә, күршемдәге табиб икенче бүлектә эшләде. Хасталык ялында 15 көннән артык булучы авыруларны карый идек.

— Алар арасында коронавируслы кешеләр дә булырга мөмкин идеме?

— Әлбәттә. Бәлки җиңел рәвештә авырганнары булгандыр. Моны ачыклар өчен эпидемиология тикшерүе кирәк иде. Миңа көмәнле хатыннар да, имгәнүләр бүлегеннән килүчеләр дә бар иде. Кайсысында җиңел формалы Covid булгандыр, әйтә алмыйм. Мөрәҗәгать итүчеләр турында мәгълүматны махсус журналга теркәп барам. Кемнең Covid белән авырганын, авырмаганын шуннан карап белеп була иде. Нигә шул авыруларны тикшерәселәре килми, аңламыйм.
Икенчедән, мин бит авыру табиб белән аралаштым. Өченчедән, безнең поликлиника кечкенә, тыгыз, үтеп йөри торган урыннары тар, диварлар арасы 1,5 метр гына. Кеше белән кеше бер-берсенә терәлеп диярлек уза. Мин дә бит коридорларда да йөрдем, регистратурага бардым, башка табиблар белән дә аралаштым.

Роспотребнадзор мин чир йоктыргач өч көн эчендә тикшерү уздырырга тиеш иде. Һәм медицина хезмәткәренең коронавирус йоктыруы турында социаль иминият фондына ашыгыч хәбәр җибәрелергә тиеш. Болар урынына эпидемиология тикшерүен поликлиника үзе генә уздырды, мин прокуратурага баргач кына, ә документларда бу тикшерү тиешле вакытында узган дип күрсәтелде. Картага мин коронавирусны улымнан йоктырганмын дип ялганлап язганнар. Шул язуларга карап, миңа компенсация түләүдән баш тарттылар.
Миңа хәзер инде хәтта акчалары да кирәкми, дөреслекне дәлиллисем килә.

— Сезнең белән эшләгән табибка компенсация түләделәрме соң?

— Ансын әйтә алмыйм, белмим.

— Сез өйдә генә дәваландыгызмы?

— Әйе, өйдә, чөнки былтыр инфаркт кичердем, шуңа курыктым. Үзем өчен махсус сайланган дәвалар алдым.

— Хасталык ялы алдыгызмы?

— Әлбәттә. Үзем эшләгән поликлиникада.

— Анда ничә ел эшлисез?

— Гомуми табиб стажым 55 ел, поликлиникада 33 ел эшлим. Һәрвакыт җитәкче урыннарда эшләдем.

— Бөтен җирдә изоляция тәртибе кергән вакытта ничек эшләдегез?

Мәҗбүри изоляция игълан ителүгә карамастан, мине эшкә чыгардылар

— Узган елның мартында мин ялда идем, 5 майда эшкә чыктым – мине боерык белән чакырып чыгардылар. Мәҗбүри изоляция игълан ителүгә карамастан, мине эшкә чыгардылар. 5 майдан октябрьгә кадәр эшләдем, октябрьдә авырып киттем һәм хасталык ялына чыктым. Ул 4 декабрьдә тәмамланды. Хәбировның 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйләрендә тору тиешлеге турында боерыгы нигезендә 4 декабрьдән бүгенге көнгә кадәр мәҗбүри изоляциядә торам. 1 апрельдә ул гамәлдән чыга, мин эшкә чыгарга тиеш булам.

— Майда поликлиникага эшкә чыккач, медицина хезмәткәрләренә башка саклану чаралары җитәрлек идеме? Кайбер урыннарда битлекләр, халатлар да бирмиләр иде.

— Минем дә юк иде. Безгә бер атнага ике гади битлек бирәләр иде. Һәркемгә билгеле, битлекләрне ике сәгать саен алыштырып торырга кирәк бит.

— Башкортстанда Covid белән чирләүчеләрнең рәсми саны чынбарлыктагы саннар белән туры киләме?

Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология нинди дәрәҗәдә булган, шулай калды да

— Әлбәттә, юк. Шунысы бик кызганыч – коронавирустан үлү очраклары яшереп калдырыла. Хәзер алар бу статистиканы бераз тигезләргә тырыша, тик ул берничек тә тигезләнми, чөнки үлүчеләр бер меңгә якын һәм аннан да күбрәк. Гадәттәгедән артык үлемнәр дип исәпкә кергән очраклар барысы да коронавирус үлемнәре ул. Йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында түгел. Йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология нинди дәрәҗәдә булган, шулай калды да.

Кешеләр коронавируслы инфекциядән үлгәндә без "церебро-васкуляр авыру" дип язабыз – бу кан әйләнеше органнары авырулары яки йөрәк-кан тамырлары патологиясе дигәнне аңлата. Бөтен өлкән яшьтәге авыруларга "йөрәк-кан тамырлары патологиясе" дип диагноз куйдык. Бөтен очраклар да менә шул авыруга сылтап барылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG