Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми: Татарстанда коронавирустан барлыгы 27 табиб үлгән


Сигез очракта коронавирус йоктыручы табиб һөнәре белән шөгыльләнгән булуы расланган, дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков республикада яңа төр коронавирус сәбәпле үлгән медицина хезмәткәрләренең санын әйтте.
Аның сүзләренчә, пандемия башыннан 27 медицина хезмәткәре үлгән. "Шуларның унысында һөнәри эшчәнлеге белән бәйләнеш юк, сигезендә һөнәри эшчәнлек бар, тугыз очракта һөнәри эшчәнлек белән бәйләнешен раслау өчен тикшерү бара" дип сөйләде Жаворонков.

30 декабрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республикада COVID-19дан барлыгы 14 медицина хезмәткәре үлгән дип белдергән иде.

Русия табиблары пандемия чорында вафат булган хезмәттәшләренең исемлеген теркәп бара. "Хәтер исемлеге" дип аталган сайтта Татарстаннан 12 табибның исеме бар.

Бүгенге көндә "Хәтер исемлегендә" Русиядән 1 210 табиб исеме кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG