Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министрлык: Татарстанда COVID-19дан барлыгы 14 медицина хезмәткәре үлгән


Рәсмиләр Татарстанда COVID-19дан барлыгы 185 кеше үлде дип белдерә, шуларның 14е — медиклар.

Татарстанда коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләренең рәсми саны 14кә җиткән. Бу хакта чәршәмбе сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Пандемия башланганнан бирле без 14 белгечне югалттык. Шуларның 12се дәүләт хастаханәләрендә эшләде", диде ул.

Рәсми белдерелүенчә, Татарстанда пандемия башыннан коронавирустан барлыгы 185 кеше үлгән. Аларның 43,7 проценты Татарстанның Үзәк бүлгесенә (Казан) туры килә. Төньяк-көнчыгыш бүлгесендә (Чаллы) — 39 процент, Түбән Кама — 4, Көньяк-көнчыгыш (Әлмәт) — 8,5, Кама аръягы бүлгесендә (Чистай) 4,8 процентны тәкшил итә.

Ике ай элек Татарстандан коронавирустан 11 табиб үлгәне турында билгеле булган иде. Ул вакытта 588 медицина хезмәткәренең иминият түләүләре алган булган. COVID-19 йоктыручылар белән якынча 8 мең табиб эшли дип әйтелде.

Пандемия чорында вафат булган табибларның исемнәре "Хәтер исемлеге" сайтында китерелә. Бүгенге көндә анда Татарстаннан 10 медицина хезмәткәренең исемнәре бар: Чаллыдан 69 яшьлек терапевт Тамара Багирова, шулай үк Чаллыдан 53 яшьлек дерматовенеролог Татьяна Житкова, Казаннан 66 яшьлек кардиолог Рәшит Миңнетдинов, Мөслимнән 40 яшьлек балалар табибы Нассер Гассан Назим, Чаллы СПИД-үзәгендә өлкән лаборант булган 65 яшьлек Тамара Новикова, Казаннан ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры 51 яшьлек Илгинә Хисамова, Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә ЛФК инструкторы булган 48 яшьлек Наталия Жирнова, шул ук хастаханәнең 58 яшьлек реаниматологы Григорий Тимошин, Казандагы РКБның перинаталь үзәгендә анестезиолог-реаниматолог, 48 яшьлек Ирина Сапаркина, Чаллыда 5нче санлы хастаханәдә казна һәм бит хирургы, хастаханәнең бүлек мөдире 51 яшьлек Дмитрий Смородинов.

Татарстаннан тагын бер табибның исеме "Үлемсез полк" сайтында китерелгән. Бу Татарстанның атказанган табибы, республика балалар клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире 48 яшьлек Игорь Закиров.

Русиянең анестезиологлар һәм реаниматологлар берлеге үзенең ВКонтакте челтәрендәге битендә табибның коронавирус белән озак көрәшкәннән соң 2020 елның 27 декабрендә вафат булуын яза.

Бүгенге көндә исемлектә Русиядән 1 008 табибның һәм БДБ илләреннән 182 табиб исеме кергән.

"Хәтер исемлеге"нә коронавирустан үлгән медицина хезмәткәрләрен аларның туганнары һәм хезмәттәшләре сүзенә нигезләнеп кертәләр.

  • Стопокронавирус.рф саннарына караганда, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 94 яңа очрагы теркәлгән, 4 кеше үлеме статистикага кертелгән. Оператив штаб белдерүенчә, пандемия башыннан коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 185 булды.
  • Узган тәүлектә Башкортстанда 169 яңа очрак ачыкланды. 3 кешенең гомере өзелгән.
  • Русиядә COVID-19ның 26 513 яңа очрагы теркәлде. Бер тәүлек эчендә 599 кешенең үлеме турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG