Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 588 табиб коронавирус йоктырган, 11е үлгән


138 медицина хезмәткәре буенча тикшерү бара.

Татарстанда эш урынында коронавирус йоктырган табиблар саны билгеле булды. 588 медицина хезмәткәре иминият түләүләре алган. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

“Медицина хезмәткәренең инфекция йоктыруның һәр очрагында махсус тикшерү үткәрелергә тиеш. Монда социаль иминиятләштерү, медицина оешмасы катнаша. Шушы тикшерү узганнан соң, иминият түләүләрен башкару карары кабул ителә. Хәзер эш вакытында инфекция йоктыру сәбәпле, 588 медицина хезмәткәре түләүләр алган. 138 очракта тикшерү бара. Бу сан атна саен үзгәреп тора. 11 медицина хезмәткәре үлемен теркәдек. Шуларның биш очрагында иминият түләүләре каралган, алты очракта табибның коронавирусны һөнәри вазифасын үтәгәндә йоктыруы дәлилләнә алмаган”, диде ул.

Бүген COVID-19 йоктыручылар белән якынча 8 мең табиб эшли, ди министр урынбасары.

Жаворонков эштән киткән медицина хезмәткәрләре санын әйтмәде. Аның сүзләренчә, эштән китүчеләргә караганда, эшкә алынучылар күбрәк.

Стопокронавирус.рф саннарына караганда, соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 45 яңа очрагы теркәлгән, өч кеше үлеме статистикага кертелгән. Эпидемия башыннан коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 103 булды.

XS
SM
MD
LG