Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ул үзе теләп китмәде, аны җибәрделәр". Башкортстанда табибларны да сугышка алалар


Башкортстанның көньяк өлешенә бердәнбер балалар нейрохирургы Әхмәт Әбүбәкеров

Башкортстанда сугышка алынган табибларның якыннары һәм дәваланучылары аларны кире кайтару өчен көрәшә. Татарстанда да табиблар җитмәүгә карамастан, ул үз белгечләрен мобилизациягә кадәр үк сугыш кырына җибәреп тора.

Мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы табибларны да читләтеп узмады. Аларның саны төгәл әйтелмәсә дә, сугыш кырына дистәләрчә медицина хезмәткәрләрен юлладылар. Табибларның ничек сайлануы аеруча зур сорау тудырды. План тутыру өчен "бронь"лы хезмәткәрләрнең чакыртылуы, халыкта ихтыяҗ булган аерым профильле белгечләрнең дә гаскәркә алынуы, алтмышны ваклаган кешеләрнең дә исемлеккә керү очраклары булды. Азатлык сугышка алынган табибларның якыннары белән сөйләште.

Татарстан һәм Башкортстан үзләре дә медицина белгечләренә кытлык кичерә. Әле июль ае ахырында гына Башкортстанга 1,5 мең табиб җитми дип хәбәр ителгән иде. Татарстанда хәл тагын да мөшкелрәк – 2,1 мең табиб җитми. Моңа өстәп, икътисади кыенлыклар сәбәпле Казанда сырхауханә төзүне кичектергәннәр иде. Шуңа карамастан, республика үзенең табибларын Украинаның Русия басып алган төбәкләренә җибәреп торды һәм бу кампанияне дәвам итә.

Баймакның акушер-гинекологын сугышка җибәрмәкчеләр

Станислав Гераськин, акушер-гинеколог, Баймак
Станислав Гераськин, акушер-гинеколог, Баймак

Мобилизация тәмамланырга бер көн кала, 27 октябрьдә, Башкортстанның Баймак шәһәрендә эшләүче акушер-гинеколог һәм УЗИ белгече Станислав Гераськинны сугышка алалар. Аңа – 37 яшь, хатыны һәм баласы бар. Баймак үзәк шәһәр хастаханәсендә эшләгән табибка иң башта "бронь" бирелгән була. Соңрак хастаханә җитәкчесе Таһир Мәүлетов Гераськин "бронь"ны кире алуны сорап гариза язуын һәм "ихтыяри" буларак Казанга күнегүләр узарга китүен белдерде.

Шулай да табибның хатыны Ирина Гераськина бу сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Ул Азатлыкка сөйләвенчә, ире "бронь"ның алынуын сорап гариза язмаган булган. Станислав Гераськин үз теләге белән ихтыяри булып китмәде, аны повестка биреп сугышка алдылар ди ул (повестканың күчермәсе Азатлыкта да бар).

"Аны повестка белән алып киттеләр. "Бронь"ны бетерделәр

"Аны повестка белән алып киттеләр. "Бронь"ны бетерделәр. Аңа шәһәргә барганда хәрби комиссариаттан шалтырату булды. Аны офицер исеменнән чакыртып алдылар. Минем "бронь" бар дип әйткәч, алар оешманың (хастаханәнең) аннан "бронь"не кире алуы турында әйткән. Ярты сәгатьтән соң баш табиб шалтыратып, бүген чакыртылачагын сөйләгән. "Бронь" бетерелде дип әйткәннән соң, ул җаваплылыктан куркып килешергә булды. Әлбәттә, биш сәгатьтән соң китәчәксез дип хәбәр килсә, моңа кеше әзер булмый. Ул каушап калды. Документларын алды да хәрби комиссариатка китте. Ул шул кадәр югалып калган иде ки, нинди документларга кул куйганын да хәтерләми.

Хастаханәдә әйтүләренчә, "бронь" аның гаризасы белән алынган. Хәрби комиссариатта басым булганмы, юкмы – белмибез. Нинди документлар имзалавын төгәл белмим диде ул. Бу формаль әйберләр дип аңлатканнар аңа", дип сөйләде хатыны.

Хәзерге вакытта Станислав Гераськин Казанда күнегүләрдә катнаша. Аңа башта табиб булып һоспитальдә эшләячәксең дип вәгъда иткән булсалар, хәзер, хатыны Ирина сүзләренә караганда, аны укчылар полкына, ягъни сугышның алгы рәтенә җибәрергә әзерлиләр.

Аларны алгы сафта сугышу өчен укчылар полкына әзерлиләр

"Аңа табиб итеп Волгоградтагы һоспитальгә җибәрәбез дип әйткәннәр иде. Хәзер Волгоград турында сүз бармый. Аларны алгы сафта сугышу өчен укчылар полкына әзерлиләр. Хәзер бернинди һоспиталь турында әйтмиләр", ди ул.

Хәзерге вакытта Баймак үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе хезмәткәрләре һәм шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар исеменнән Гераськинны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать язылган. Анда районда йөкле хатын-кызларны бер гинеколог кына кабул итүе һәм Гераськин киткәннән соң УЗИ белгече калмавы турында әйтелгән. Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан башлыгының кеше хокуклары шурасы әгъзаларына юлланган мөрәҗәгатькә 800 кеше имза куйган.

"Хатын-кызлар ризасызлык белдерә башлады. Ул әйдәп баручы акушер-гинеколог булып тора. Катлаулы операцияләр, УЗИ ясый. Хәзер хастаханәдә өч табиб калды. Алар мондый операцияләр ясамый. Шуңа күрә аның кебек белгечкә ихтыяҗ бар. Баш табиб та Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгына бу белгеч кирәк дип хат язарга китте", диде Ирина Гераськина.

Стәрлетамакның бердәнбер балалар нейрохирургын җәмәгатьчелек саклап кала алды

Әхмәт Әбүбәкеров, балалар нейрохирургы, Стәрлетамак
Әхмәт Әбүбәкеров, балалар нейрохирургы, Стәрлетамак

Станислав Гераськин кебек сирәк белгечләрне сугышка алу очрагы күптән түгел Стәрлетамак шәһәрендә булган иде. Башкортстанның көньяк өлешенә бердәнбер балалар нейрохирургы Әхмәт Әбүбәкеровны 25 октябрьдә сәгать ярым эчендә алып китәләр. Ул Стәрлетамак шәһәренең 2нче хастаханәсендә эшләгән була. 54 яшьлек нейрохирургның китүе турында хокук яклау оешмалары, медиа язып чыкты, халык петиция башлады. Бу балаларга нейрохирургия өлкәсендә медицина ярдәме күрсәтүне куркыныч астына куя диелде. Шау-шу туганнан соң Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров табибның сугышка алынуын "ахмак кыргыйлык" дип атады. Ахыр чиктә 1 ноябрьдә аны хәрби хезмәттән алалар һәм ул икенче көнгә өенә әйләнеп кайта.

Әбүбәкировның якыннары Азатлыкка сөйләвенчә, нейрохирургка "бронь" ясалмаган була. Аны сугыш кырындагы күчмә һоспитальгә яраланган солдатларга ярдәм күрсәтүче итеп җибәрергә теләгәннәр. Герськин кебек үк ул да кыска вакыт эчендә мобилизацияләнә, нәрсә булуын "беркем абайламый калды" дигән.

35 яшьлек тәҗрибәле табибны солдатларның яраларын бәйләп торучы итеп җибәрәләр

"25 октябрь көнне ул эшкә китте. 11 сәгатьтә гаскәргә алулары турында хәбәр иттеләр диде. Белешеп кайтыйм әле дип хәрби комиссариатка юл тотты. 40 минуттан ул кире шалтырата. Мине бүген үк алып китәләр икән ди. Аңа әзерләнергә сәгать ярым вакыт бирелде. Аны Уфага җибәрделәр һәм бер сәгать эчендә Елань шәһәренә озаттылар. Мин хәзер шок хәлендә. Берни аңлый алмадык. 35 яшьлек тәҗрибәле табибны солдатларның яраларын бәйләп торучы итеп җибәрәләр. Анда теләсә-кайсы фельдшерны алып була бит", дип сөйләгән иде Әбүбәкировның якыны аны мобилизацияләнүеннән соң.

Татарстанда да табиблар сугышка җибәрелә

Татарстанда да табибларны сугышка җибәрделәр. Чаллы балалар сырхауханәсенең баш табибы Денис Дуткин һәм аның туганы "Медицина 24" клиникасы челтәренең баш табибы Николай Зотов мобилизацияләнде. Дуткинның әтисе сөйләвенчә, Татарстаннан сугышка якынча 15 табиб алынган. РКБның санитар авиация бүлеге мөдире Рафаил Нигъмәтҗанов Донбасста Русия хәрбиләренә ярдәм күрсәтергә хәрби һоспитальдә эшләп кайткан. Ул сугыш кырында аерым профильле табиблар җитмәвен дә сөйләгән. Нигъмәтҗанов солдатларга үзләре белән шәхси аптека алып барырга киңәш иткән.

Мобилизациягә кадәр дә Татарстаннан сугышка табиблар даими җибәрелеп торды. Сентябрь азагында Русия оккупациясендә калган Луһански өлкәсеннән 25 табиб кайтты Бу – Казанның 7нче хастаханәсе, РКБ белгечләре. Алар барлыгы 2,5 мең кешегә ярдәм күрсәткән диелде.

Белешмә: Русиядә мобилизация

  • 2022 елның 24 февралендә Украинага каршы сугыш башлаган Русия президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң, сугышка китәсе ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелде. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрь чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация барышында Татарстан һәм өлешчә Башкортстаннан сугышка алынганнар Казанда тупланды. Аларны шәһәр читендәге "Казан Экспо"га, танк училищесына һәм танк полигонына җыйдылар.
  • Казан танк полигонына тупланган мобилизацияләнүчеләр 4 ноябрьдә канәгатьсезлек белдерде. Ирләр тутыккан мылтыкларга, ашау һәм ягарга утын җитмәүгә зарланды.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда мобилизацияләнгәннәр протестын раслады һәм "бу безне бизәми" диде. Ул мобилизацияләнгәннәр өчен гадәти яшәү шартлары булдыруны таләп итте.
  • 31 октябрьдә Русиядә мобилизациянең төгәлләнүе җиткерелде. Татарстаннан сугышка ничә хәрбинең алынуы билгеле түгел, хакимиятләр төгәл саннар әйтмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG