Accessibility links

Хокук яклаучылар мобилизацияләнгән русияләрне фронтка әзерлексез җибәрәләр дип белдерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хокук яклаучылар мәгълүматынча, мобилизацияләнүчеләр "хәрби күнегүләрдә катнашмый, медицина комиссиясе дә узмый, бернинди әзерлек тә үтми".

Мобилизацияләнгән русияләрне тиешле әзерлексез генә, туры фронтка илтәләр, дип белдерә "Первый отдел" хокук яклау оешмасы.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча, мобилизацияләнүчеләр "хәрби күнегүләрдә катнашмый, медицина комиссиясе дә узмый, бернинди әзерлек тә үтми".

"Первый отдел" чыгарган видеода мобилизацияләнгән русияле үзләрен якында Херсонга җибәрәчәкләрен сөйли, аңа бу турыда хәрби әзерлек оештырылган җирдә рәсми рәвештә әйткәннәр.

Мондый очракларның ни кадәр күп булуы турында "Первый отдел" хәбәрендә әйтелми.

21 сентябрьдә президент Владимир Путин кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.

Мобилизация турында игълан ителгәннән соң Русиядә хәрби комиссариатларга һәм хакимият биналарына ут төртү очраклары ешайды, меңләгән кеше каршылык чараларына чыга, аларны куып тараталар һәм тоткарлыйлар.

Шулай ук меңләгән кеше Русиядән китү ягын карый – чит илләргә очкыч билетлары нык кыйммәтләнде, ә башка илләр белән чикләрдә күп километрларга сузылган машина тыгымнары хасил булды.

Путин мобилизациясе игълан ителүгә бер атна дигәндә Татарстан белән Башкортстанда да бөтен шәһәр-авыл кешеләренә сугышка чакыру кәгазьләре китерелде. Татарстан, Башкортстан, федераль үзәк медиасы, аеруча телеведение соңгы көннәрдә тапшыруларында мобилизациягә эләгүчеләр хәрби комиссариатларга килмәсә, җинаять эше ачылачак дип тәкрарлый. Авыл кешесендә, сугышка барсаң – үлем, бармасаң – төрмә, дигән фикер киң таралган.

Шулай да Татарстан белән Башкортстанда Путин башлаган сугышка барырга теләмичә мобилизациядән качкан татар-башкортлар да шактый. Соңгы өч көндә Татарстан, Башкортстан, Оренбурдан Казакъстан чиген чыгарга теләүчеләр арасында татар, башкорт ир-егетләре күп дип хәбәр ителә. Казакъстанга китүчеләргә анда татарлар да ярдәмгә килә. Шул ук вакытта ике республикада да сугыштан качуларга басым оештырылу күренешләре дә барлыкка килүе әйтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG