Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсенең Усть-Илимски  военкоматында атыш ачканнар, чакырылыш комиссиясе җитәкчесе яраланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Һөҗүмне хәрби чакырылышка килгән егет ясаган. Атыш ачканчы ул “хәзер бөтенебез өйгә кайтабыз” дигән, хәрби комиссарга алты тапкыр атуы әйтелә.

Иркутски өлкәсенең Усть-Илимски хәрби комиссариатында атыш ачканнар, чакырылыш комиссиясе җиткәчесе яраланган. Бу хакта шаһитләргә сылтама белән "Тайга.Info" Telegram-каналы яза.

Baza Telegram-каналы атучыны тоткарлаулары төшерелгән видеоны чыгарды. Тоткарланучы - шушы шәһәрдә яшәүче 25 яшьлек егет, үзен Руслан Зинин дип таныштыра, мәгълүмат әлегә тикшерелә.

Чакырылыш комиссиясенең җитәкчесе Александр Елисеев авыр хәлдә реанимациядә, дип яза Mash. Басма мәгълүматынча, хәрби комиссарга алты тапкыр атканнар.

Русия куәт оешмаларына якын "112" Telegram-каналы да хәрби комиссар Александр Елисеев үтерелмәгән, җәрәхәтләнгән дип ышандыра. Соңрак бу мәгълүматны Иркутски өлкәсе гөбернаторы Игорь Кобзев та раслады.

"Бүген өлкәдә гадәттән тыш хәл булды. Усть-Илимскида хәрби комиссариатта бер егет атыш оештырды. Хәрби комиссар Александр Елисеев бик авыр хәлдә реанимациядә. Табиблар аның гомере өчен көрәшә", дип яза төбәк башлыгы. Ул атучыны шундук тоткарлауларын раслый.

"Бу башка сыймаслык хәл. Без киресенчә бердәм булырга тиешле вакытта мондый хәл килеп чыгуы өчен миңа оят. Бер-беребез белән түгел, чын куркынычларга каршы көрәшергә тиешбез", дигән Кобзев.

Baza-га чыганагы сөйләвенчә, Усть-Илимски хәрби комиссариатында тимер эзләүче җайланма юк, чакырылган егетләрнең документларын да тикшермәгәннәр. "Повестканы карадылар, журналда билгеләрделәр һәм узарга мөмкин иде", дигән ул.

Басма язуынча, атыш ачканчы Зинин "хәзер бөтенебез өйгә кайтабыз" дигән, ул да хәрби хезмәткә чакырылучы булган диелә.

"Өлешчә мобилизация" игълан ителгән мәлдә Русиядә хәрби комиссариатларны һәм район хакимият йортларын яндыру очраклары ешайды. Мобилизаөия башлангач ике көн эчендә шундый кимендә тугыз очрак турында билгеле булды.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русия хакимиятләре һөҗүмне "махсус хәрби операция" дип атый.Бу вакыт эчендә кимендә 29 тапкыр илнең хәрби комиссариатлары һәм хәрби хезмәткә чакыру пунктларына ут төртергә тырыштылар.

Җәрәхәтләнүчеләр булмады, нигездә янгыннан зур булмаган зарар килде. Күп очракта һөҗүм итүчеләрне тапмадылар, әмма аерым алганда Мәскәү өлкәсе һәм Удмуртиядә ут төртүләрдән соң берничә кеше кулга алынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG