Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең чик буе тикшерү урыннарында машиналардан чират тезелгән


Иллюстратив фото

Тыгыннар Казакъстан, Грузия, Беларус һәм Финляндия белән чиктә җыелган диелә. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, Русиядән китү җаен караучылар артуы күзәтелә.

Русиянең күрше илләр белән чик буе пунктларында машиналардан тыгыннар хасил булган. "Яндекс.Карты" хезмәте мәгълүматынча, тыгыннар Казакъстан, Грузия, Беларус һәм Финляндия белән чиктә күзәтелә.

21 сентябрьдә Русия президентының өлешчә мобилизация турындагы карары үз көченә керде. Русия саклану министры Сергей Шойгу резервтагы 300 мең хәрбине Украинадагы сугышка җибәрәчәкләрен белдерде. Карарның үзендә мобилизацияләнәчәк кешеләрнең саны күрсәтелмәгән.

Шул сәбәпле хәрби комиссариатка чакыру алудан котылуның иң ышанычлы юлы дип күпләр илдән китүне карый.

Кичә Мәскәүдән дә, Казаннан да очкычларга билетларның бәяләре берничә тапкырга кыйммәтләнде, Истанбул, Ереван һәм Бакуга билетлар бөтенләй калмаган.

"Агора" хокук яклау оешмасы башлыгы Павел Чиков үзенең Telegram-каналында Татарстан, Самар, Дагыстан хәрби комиссариатлары чыгарган боерыкларның фотокүчермәсен күрсәтте. Аларда әйтелгәнчә, әлегә хәрби чакыру кәгазьләре алмаган запастагы солдатларга һәм офицерларга, хәрби комиссариат рөхсәтеннән башка, район-шәһәрләреннән чыгып китү ярамый.

"Медуза" басмасының Кремльгә якын чыганагы әйтүенчә, "ДНР" һәм "ЛНР"да, шулай ук Украинаның оккупациядәге җирләрендә референдумнар бетмичә торып, хакимиятләр чикләрне ябарга уйламый (Русиягә кушылу турында тавыш бирүләр 27 сентябрьдә төгәлләнергә тиеш – ред.). Шулай да, әгәр чит илгә күпләп чыгып китү очраклары булса, вазгыять үзгәрергә мөмкин.

Бүген, 22 сентябрьдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков русияләр илдән чыгып китү ягын карый дигән хәбәрләрдә "ялган мәгълүмат күп" дип белдерде.

Кичә Русиянең 38 шәһәрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да мобилизациягә каршы протест чаралары узды. Аларда мең ярымлап кеше тоткарланды. Тоткарланучыларның кайбеләренә полиция бүлекчәләрендә хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре бирелүе әйтелде.

АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре фикеренчә, якын айларда Путин игълан иткән мобилизация сугыш барышына әллә ни йогынты ясамаячак. Алар запастагы хәрбиләрне чакырту - Украинадагы Русия хәрбиләренең санын гына саклап торырга булышачак, шул рәвешле фронттагы югалтуларны гына каплаячак дип саный.

Белгечләр искәртүенчә, Русиянең резервтагы хәрбиләре хәрби хәрәкәтләр өчен яхшы әзерлекле түгел, чөнки Русия гаскәрендә хезмәт итү вакыты – бер ел гына, ә мәҗбүри хәрби хезмәттән соң аларга кабат күнегүләр каралмаган, шуңа күрә гаскәрдән кайткач алар өйрәнгәннәрен дә тиз оныта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG