Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министры Сергей Шойгу Украинага каршы сугышта Русиянең алты меңләп хәрбие һәлак булуын белдерде


Сулдан уңга: Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм Русия президенты Владимир Путин. Архив фотосы
Сулдан уңга: Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм Русия президенты Владимир Путин. Архив фотосы

Шул ук вакытта Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрби алыначак. “Гаскәрдә хезмәт итеп кайткан, хәрби белгечлеге һәм хәрби тәҗрибәсе булганнар” мобилизациягә ярашлы, диде Шойгу. Министр мобилизациянең студентларга, "срочник"ларга кагылмаячагын искәртте.

Украинага каршы сугыш башланганнан бирле Русиянең 5937 хәрбие һәлак булган, бу хакта 21 сентябрьдә Русия саклану министры Сергей Шойгу хәбәр итте. Аның әңгәмәсен илдә өлешчә мобилизация игълан иткән президент Владимир Путин мөрәҗәгатеннән соң ук күрсәттеләр.

Бу саннар - Көнбатыш күзләве биргән һәм ачык чыганаклар аша расланган мәгълүматларга караганда да кимрәк. "Медиазона" белән ВВС басмалары рәсми мәгълүматлар ярдәмендә Украинада Русиянең алты меңнән артык хәрби һәлак булуын ачыклаган иде.

Шул ук вакытта Шойгу сүзләренчә, Украинага каршы сугышырга 300 мең резервтагы хәрби чакырылачак. Ул "гаскәрдә хезмәт итеп кайткан, хәрби белгечлеге һәм хәрби тәҗрибәсе булганнар" мобилизациягә ярашлы, диде һәм бу – гомуми мобилизация ресурсының 1 проценты дип белдерде. Шойгу мобилизациянең студентларга кагылмаячагын, "срочник"ларның фронтка җибәрелмәячәген искәртте.

Министр сугышта Украина гаскәренең 61 мең хәрбие үлүен, 49 мең хәрбие яралануын да җиткерде.

Сугыш барганда каршы тарафлар бер-берсенең югалтуларын арттырып күрсәтергә омтыла, Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.

Русиянең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады.

Украинага бәреп кергәнче Русиянең чик буенда 150-170 мең хәрбие туплануы әйтелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG