Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә өлешчә мобилизациягә каршы чараларда 1300дән артык кеше тоткарланган


Русиядә өлешчә мобилизациягә каршы протест чарасы. 21 сентябрь 2022
Русиядә өлешчә мобилизациягә каршы протест чарасы. 21 сентябрь 2022

Аларның кайберләренә хәрби комиссариатка чакыру кәгазе тапшырганнар. “ОВД-Инфо” Казанда кимендә ике, Уфада кимендә 23 кешенең тоткарлануын җиткерә.

22 сентябрь иртәсенә Русиядә өлешчә мобилизациягә каршы чараларда куәт оешмасы вәкилләре 38 шәһәрдә 1313тән артык кешене тоткарлаган, дип хәбәр итә "ОВД-Инфо".

Иң күп тоткарланучылар Мәскәүдә (536 кеше) һәм Петербурда (487 кеше). Екатеринбурда – 48, Пермьдә - 30 кешене тоткарлаганнар. "ОВД-Инфо" искәртүенчә, Екатеринбурда кимендә бер җинаять эше ачылуы билгеле.

Русиянең башка шәһәрләрендә каршылык чараларына килүчеләр чагыштырмача күп түгел, әмма полиция кырыс эш итте: протест белдерүчеләргә карата көч кулландылар, Петербурда кешеләрне күсәкләр белән кыйнадылар дип ачыклый басма.

"ОВД-Инфо" Казанда кимендә ике, Уфада кимендә 23 кешенең тоткарлануын җиткерә.

Мәскәүдәге берничә полиция бүлекчәсендә тоткарланучыларга военкоматка чакыру кәгазе тапшырганнар, дип хәбәр итә Русия Telegram-каналлары.

"Вот так" Telegram-каналы язуынча, Соколиная гора полиция бүлекчәсендә тоткарланучылардан чакыру кәгазьләрен мәҗбүри имзалаттырганнар. Бер тоткарланучының хатыны әйтүенчә, ирен дә имза куярга мәҗбүр иткәннәр, анда хәрби комиссар да булган,.

Соңрак ул "Медиазона"га ирен полиция бүлекчәсеннән чыгаруларын сөйләгән.

"Аңа чакыру кәгазен комиссар шәхсән үзе тапшырган. Моны видеога да төшергәннәр һәм "чакыруны кабул итми кала алмыйсың, син Русия ватандашы һәм иртәгә комиссариатка килергә тиеш" дигәннәр", дип аңлаткан хатын.

Тоткарланучылар "ОВД-Инфо"га башка полиция бүлекчәләрендә дә военкоматка чакыру бирү очраклары турында сөйләгән.

Путин игълан иткән өлешчә мобилизациягә каршы чаралар Башкортстан белән Татарстанда да үтте.

Казанда бер төркем кыз "Мобилизация булмасын, дөньяга - тынычлык!" шигаре белән Бауман урамы буйлап узды. Ирек мәйданында җыелган халыктан полиция таралуын таләп итте.

Уфада мобилизациягә протест белдерүчеләрне тоткарлауларының видеолары чыкты.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Хәрби хезмәткә бары тик запастагы һәм гаскәрдә булып кайтканнар гына чакырылачак, алар өстәмә әзерлекләр узачак, дип ышандырды.

Русия саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, Украинага каршы сугышырга 300 мең резервтагы хәрби чакырылачак. Шойгу мобилизациянең студентларга кагылмаячагын, "срочник"ларның фронтка җибәрелмәячәген искәртте.

20 сентябрьдә Русия думасы җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертүче үзгәрешләрне кабул итте.

Яңа үзгәрешләр дезертирлык өчен җәзаны кырысландыра, үз ихтыяры белән әсир төшүчеләргә, хәрби боерыкны үтәмәүчеләргә мөддәтләр кертелә.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
  • Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG