Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертүче үзгәрешләрне кабул итте


Русия Җинаять кодексы
Русия Җинаять кодексы

Русия думасы депутатлары июльдә беренче укылышта кабул ителгән Русия Җинаятьләр кодексын үзгәртү турындагы канун өлгесенә үзгәрешләр керткән. Аерым алганда "Үз теләгең белән әсир төшү" (352.1 маддә) һәм "Мародёрлык" (356.1) дигән яңа маддәләр барлыкка килгән.

Русия думасы депутатлары июльдә беренче укылышта кабул ителгән Русия Җинаятьләр кодексын үзгәртү турындагы канун өлгесенә үзгәрешләр керткән. Әлеге канун бүген – 20 сентябрьдә үк, икенче һәм өченче укылышта кабул ителде.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков икенче укылышка әзерләнгән документта Җинаять кодексының яңа маддәләре барлыкка килүенә игътибар иткән.

Аерым алганда бу "Үз теләгең белән әсир төшү" (352.1 маддә) һәм "Мародёрлык" (356.1). Беренче маддә нигезендә, әгәр дәүләткә хыянәт билгеләре булмаса, өч елдан 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар, икенче маддә нигезендә 15 елга кадәр колония каралган.

Җәзаны авырлаштыручы сәбәпләр исемлегендә җинаятьне "сугыш вакытында, мобилизация яки сугыш хәле чорында" кылу бар, дип искәртә Чиков.

Мобилизация һәм сугыш хәле чорында хәрби бүлекчәне калдырып киткән өчен дә җәза кырыслана (Җинаять кодексының 337 маддәсе) – аның өчен 10 елга кадәр колония янарга мөмкин.

Сугыш хәле чорында бирелгән боерыкны үтәмәгән өчен (Җинаять кодексының 332 маддәсе 2.1 өлеше) ике елдан өч елга кадәр иректән мәхрүм итәчәкләр.

Депутатлар дәүләт саклану заказын үтәмәгән һәм дәүләт контракты шартларын бозган өчен дә берничә яңа маддә кертергә тәкъдим итә.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

Шул ук вакытта Русиядә әлегә мобилизация дә сугыш хәле дә игълан ителмәде. Хакимиятләр дә мондый ниятләр юк дип даими ышандырып килә.

Әмма Кремль яклы телеграм-каналларда Русия гаскәренең Харьков өлкәсеннән чигенүе турында хәбәрләр чыга башлагач мобилизация кирәклеге турында сүзләр ешайды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG