Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда канунсыз мобилизацияләнеп, кире өенә җибәрелгән ирне "куркаклык" өчен кыйнаганнар 


Архив фотосы
Архив фотосы

Белоретта мобилизацияләнгән, әмма соңрак өенә кайтарып җибәрелгән ирне "куркаклык" өчен кыйнаганнар. Бу хакта Mkset хәбәр итә.

Каныгуга Белорет металлургия комбинаты хезмәткәре дучар булган диелә. Аны кыйнаулары төшерелгән видеоны "Осторожно, новости" Telegram-каналы да чыгарды.

Видео авторы "Мин аның чыраен җимердем. Егетләр сугышка китте, ә ул - өенә", ди.

Кыйналган ирнең исеме Илья А. диелә. Кайбер мәгълүматларга күрә, аңа эш урыныннан "бронь" бирергә тиеш булганнар, ләкин мобилизация кысаларында ир хәрби чакыру алган.

Ильяның туганнары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, мәхкәмә аның сугышка алынуын канунсыз дип тапкан. Оешмада эшләгән тагын 19 кешене мобилизацияләү гамәлдән чыгарылган.

Өйләренә кайтканнан соң, ирләргә социаль челтәрләрдә каныга башлаганнар. Аларны "куркаклар" дип атаганнар, эшләренең мәхкәмәдә каралуын яшерделәр дип гаепләгәннәр.

Mkset басмасы кыйналган ирнең чынлап та Белорет металлургия комбинатында эшләвен ачыклау өчен оешма белән элемтәгә чыккан. Комбинатның матбугат хезмәте телефоннан сөйләшкәндә бу мәгълүматны расламаган диелә. Басма оешмага язмача мөрәҗәгать юллаган һәм бу хәлгә фикер белдерүләрен сораган.

  • Русиядә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. 28 октябрьдә Сергей Шойгу гаскәргә 300 мең кеше чакырылуы турында хисап бирде. 31 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин мобилизациянең төгәлләнүен җиткерде.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килде.
  • Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачылудан курка. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан куркуын белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG