Accessibility links

Русиядә икътисади кыенлыклар сәбәпле Казанда сырхауханә төзүне кичектергәннәр


Республикада медицина җиһазларын китерү дә кыенлашкан.

Казанның "Салават күпере" торак комплексында сырхауханә төзүне бер елга кичектергәннәр. Бу хакта 24 майда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Без төзелешне 2022 елда башларга җыенган идек. Ләкин Русиядә сезгә билгеле булган мәсьәләләр туу сәбәпле, амбулатор-сыхрауханә төзелеше 2023 елга күчерелде", диде ул.

Татарстан рәсмие Русиягә кертелгән санкцияләр кыйммәтле медицина җиһазларының бәяләре артуга китермәде ди. Шул ук вакытта министр компьютер томографы, магнит-резонанс ангиографы, онкология диспансеры өчен җиһазларны китертү авырлашканын әйтә.

"Без 2021 елгы бәяләр белән бәйге үткәрдек. Логистика үзгәргәнлектән аларның килеп җитү вакыты артты. Без бу мәсьәләләрне Русия белән дустанә булган Төркия, Казакъстан, Әрмәнстан һәм башка илләр аша хәл итәбез", диде ул.

Быел Татарстанда 65 медицина оешмасын төзү, 90 объектны төзекләндерү көтелә. Сәламәтлек саклау корылмалары төзелешенә 7,5 млрд сум тотарга җыеналар. Киләчәктә республикада медицина училищесы һәм тулак торакларны төзекләндерүче програм булдырылачак диелде.

Марат Садыйков Татарстан кадрлар кытлыгын Башкортстан, Удмуртия, Киров өлкәсендәге медицина уку йортларында белем алучыларны җәлеп итеп хәл итәргә җыенуын әйтте. Быел Казан медицина вузларында максатчан белем алуда укырга керүчеләр саны 10-15 процентка артуы көтелә. Узган ел бу програм нигезендә 420 студент белем алган.

Узган ел Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ординатор, студентларны медицина оешмаларына җәлеп итә башлаган иде. Алар ковид һоспитальләрдә дә эшләячәк диелде. Шулай ук министрлык пенсиягә чыгып ялга чыккан табибларга өмет итүен белдерде.

Моңа кадәр Марат Садыйков Татарстанда 2100 табиб җитми дип белдергән иде. 2022 ел башына Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 12 680 табиб, 34 785 урта медицина хезмәткәре, 4 728 кече медицина хезмәткәре эшли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG