Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан ковид-һоспитальләрендә 5% кына урын калган, пенсионер табибларны эшкә чакыралар


Татарстан хастаханәләре белгечләргә кытлык кичерә. Бүген сәламәтлек саклау министрлыгы ординатор, студентларны медицина оешмаларына җәлеп итә башлаган.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы пенсиягә киткән медицина хезмәткәрләрен коронавирустан вакцина ясатырга һәм эшкә чыгарга чакырды. Бу хакта Татарстан хөкүмәтендә 15 октябрьдә узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде. Кичә Русия думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында министр Михаил Мурашко да пенсиягә киткән медицина хезмәткәрләреннән һәм табиблардан кире эшкә чыгуларын сораган иде.

Илдар Фатыйхов сүзләренчә, Татарстан хастаханәләре белгечләргә кытлык кичерә. Бүген сәламәтлек саклау министрлыгы ординатор, студентларны медицина оешмаларына җәлеп итә башлаган. Шул исәптән, алар ковид һоспитальләрдә дә эшләячәк.

Министрлык пенсиягә чыгып ялга чыккан табибларга өмет итә. Узган ел пандемия вакытында, башка еллар белән чагыштырганда, эштән китүче пенсия яшендәге медицина хезмәткәрләре күбрәк булган. "Әгәр пенсионерлар кире кайтса, без аларны тиз арада вакциналап эш сафына кайтара алабыз", ди түрә.

Ул хастаханәләрдә вазгыять катлаулы булып кала, ковид һоспитальләрдәге урыннарның биш проценты гына буш дип сөйләде. "Бүген 6 758 ятак бар. Анда 6 меңнән артык кеше дәвалана. 332 ятак буш. 17 мең кеше амбулатор дәвалануда кала", диде ул.

Рәсми саннарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 110 кеше коронавирус йоктырган, 37 кеше хастаханәгә салынган, 79 очракта өйдә дәваланалар. Республикада үлем очраклары күбәйде. Рәсмиләр сүзләренчә, соңгы дүрт көн эчендә генә дә 34 кешенең, пандемия башланганнан бирле 830 кешенең гомере өзелде. Моңа кадәр Росстат 2021 елның августында Татарстанда яшәгән 1,2 мең кешенең үлемендәге төп сәбәп булып коронавирус торуын хәбәр итте.

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG