Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда быел табибларга ихтыяҗ 84 процентка арткан 


Ел башыннан бирле табибларга якынча 3 мең вакансия ачылган. Табибларга кытлык Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә сизелә. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы пенсиягә киткән медицина хезмәткәрләреннән һәм табиблардан кире эшкә чыгуларын сорады. 

Эш тәкъдим итүче HeadHunter сервисы мәгълүматына күрә, Татарстанда ел башыннан бирле табибларга якынча 3 мең вакансия ачылган, 2021 елда республикада медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ 84 процентка арткан. Пандемиягә кадәр булган 2019 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч ике тапкырга диярлек үскән дип искәртә аналитиклар.

Табибларга тәкъдим ителгән уртача хезмәт хаклары исә 5 мең сумга арткан. 2019 елда 45 мең сум тәкъдим итсәләр, хәзер – уртача 50 мең сум.
Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында иң зур хезмәт хакларын инфекционистларга тәкъдим иткәннәр – уртача 61 мең сум. Икенче урында – теш табиблары (60,9 мең сум), өченче урында исә хирурглар (59,3 мең сум).

Табибларга кытлык Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә дә сизелә. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы пенсиягә киткән медицина хезмәткәрләреннән һәм табиблардан кире эшкә чыгуларын сорады. Бу хакта Русия думасының сәламәтлек саклау комитеты утырышында министр Михаил Мурашко белдерде. Министр сүзләренә күрә, бу медицина системына йөкләмәләрнең артуы белән бәйле. Аларга нинди шартларда эш тәкъдим ителүенә Мурашко ачыклык кертмәде.

Министр мәгълүматына күрә, Русиядә коронавирусның яңа төре белән авыручыларның гомуми саны 1 миллион 100 меңнән артып киткән. Бу күрсәткеч коронавирус белән көрәш оператив штабы теркәгән рәсми статистикадан кимендә 1,5 тапкырга артык.

Үз чиратында оператив штаб тәүлек эчендә коронавирус йоктыру һәм аннан үлү очракларының бер ай эчендә уникенче мәртәбә рекордын теркәде.

Оператив штаб хәбәренә күрә, соңгы тәүлектә коронавирустан 986 кеше үлгән, инфекцияне йоктыруның 31 299 яңа очрагы ачыкланган. Гомуми саннарга килгәндә, Русиядә 7 892 980 кеше коронавирус йоктырган. Хакимиятләр берничә мәртәбә авыручыларның дөреслеккә туры килердәй саннары берничә мәртәбәгә артыграк булу ихтималына ишарәләде.

Оператив штаб мәгълүматына күрә, пандемия башыннан бирле 220 меңнән артык кеше коронавирустан үлгән. Бәйсез демографлар исә, Росстат статистикасы нигезендә, бу күрсәткечнең кимендә өч тапкырга киметелгән булуын, ә чынлыкта үлүчеләрнең 660 меңнән артыграк булырга мөмкинлеген әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG