Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде


Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде
please wait

No media source currently available

0:00 0:36:31 0:00
йөкләү

"Татарча подкаст 2"дә коронавирус һәм аннан курку-курыкмау, вакциналарга ышану-ышанмау турында сөйләштек. Әлеге чир беркая да китмәде, безгә аның белән яшәргә туры килә, әмма ничек яшәргә? Курку хисе югала бара, ә куркыныч бар. Ничек саклыкны югалтмыйча, шул ук вакытта паникага бирелми генә гадәти тормыш алып барырга? Ни өчен Русия халкы вакциналарга ышанмый? Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова ярты сәгать чамасы шушылар турында әңгәмә корды.

Подкастның минутлап бүленеше:

01: 37 Статистика: Рәсми саннарга караганда, Татарстанда көн саен якынчча 60 кеше коронавирус йоктыра, ә ковид-һоспитальләрдә “кызыл зонада” эшләүче журналист Михаил Любимов Казанның бер ковид-хастаханәсенә генә дә көн саен 200 кеше килә дип Инстаграмында язып бара. Татарстанда COVID-19 юкмы?

05:18 Ни өчен халык коронавирустан вакцинага ышанмый, ә ватсапларда йөргән имеш-мимешләргә ыашана? Ни өчен дәүләт вакцинага каршы булучылар дәрәҗәсендә эшли алмый? Ярый хет “йолдызнамә” чыгардылар. Күрдегезме аны?

10:25 Арбидол һәм шуның ишеләр. Коронавирусны Русиядә ничек дәвалыйлар? Бушлай дарулар бармы? Ковидтан терелеп килүче Римма Гомәрова үз тәҗрибәсе белән уртаклаша.

13:13 Гаиләләрне икегә аерган ковид: кем фәнгә, кем төрле теорияләргә ышана?

16:35 Нью-Йоркта шәфкать туташы булып эшләгән Регинаның коронавирус белән бәйле вазгыятькә карата фикере.

20:38 Башта коронавирустан көлеп йөргән туганнарның якыннары үлгәннән соң вакцина ясатулары хакында.

22:43 Чиргә ышанмауның психологик нигезе бардыр, бәлки?

25:42 Вакцина, битлек, социаль дистанция – ул бит әле җаваплылык йөзеннән дә башкарылырга тиеш әйберләр. Безнең җәмгыять бу дәрәҗәгә җитә аламы? Яки тыюларга карамастан, яшерен генә туйлар уздырып, ялган белешмәләр сатып аламы?

27:48 Римма Гомәрова ковид йоктыруып авыруы турында сөйли. Ис сизмәү фаҗигага китерә язган.
XS
SM
MD
LG