Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Татарстанда августта үлүчеләр саны былтыргыдан 25 процентка арткан


Үлем-китем узган елның августы белән чагыштырганда 25 процентка артуы ачыкланган. Пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда исә 50,1 процентка арткан.

Росстат 2021 елның августында Татарстанда яшәгән 1,2 мең кешенең үлемендәге төп сәбәп булып коронавирус торуын хәбәр итте. Гәрчә, рәсми рәвештә 78 үлем очрагында гына коронавирус дигән диагноз куелган иде, дип яза "Коммерсантъ".

Нәтиҗәдә үлем-китем узган елның августы белән чагыштырганда 25 процентка артуы ачыкланган. Пандемиягә кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда исә 50,1 процентка арткан.

2020 елда Татарстан Русия субъектлары арасында үлүчеләр саны арту ягыннан лидер төбәкләрнең берсе булган. 2020 елда республикада 54,3 мең кеше үлгән. Бу 2019 елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда 11,6 мең кешегә күбрәк. Үсеш 27,1 процентны тәшкил иткән (Русиядә уртача алганда – 18 процент).

Бу ел башыннан үлем-китү очракларының арту темпы акрынайган, дип яза басма. Сигез ай эчендә үлем очраклары 8,2 процентка арткан.

Идел буе федераль төбәгендә үлем очраклары узган ел белән чагыштырганда – 21,5 процентка, 2019 ел белән чагыштырганда исә - 45 процентка арткан. Иң күп үлем-китем Пермь краенда. Мордовиядә, киресенчә, бу күрсәткеч 0,2 процентка азайган

Оператив штаб хәбәренә күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган, 9 кеше үлгән. Пандемия башыннан 12 октябрьгә кадәр республикада COVID-19 белән рәсмән 28 035 кеше авырган, 805 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG