Accessibility links

Башкортстан янә 12 табибын фетнәчел Луһански "халык республикасы"на озаткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

12 кешедән торган бригаданы Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе табибларыннан оештырганнар. Шул ук вакытта әле июль ахырындагына республикага 1500ләп табиб җитми дип зарланганнар иде.

Бүген, 8 сентябрьдә Уфадан фетнәчел Луһански "халык республикасы"на медицина хезмәткәрләре бригадасы киткән. Алар Красный Луч шәһәрендәге хезмәттәшләрен алыштырачак, дип хәбәр итә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы.

12 кешедән торган бригаданы Республика клиник хастаханәсе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе табибларыннан оештырганнар. Аерым алганда, алар арасында оториноларинголог, эндокринолог, күз табибы, травматолог-ортопед, хирург, акушер-гинеколог, УЗИ уздыручылар бар диелә. Алар эшкә бу атнаның җомгасында керешәчәк диелә.

Хәзерге вакытта Красный Лучта Башкортстаннан 14 табиб эшли.

Әле июль ае ахырында гына республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте Башкортстанга 1,5 меңләп табиб җитми дигән иде.

Шул ук вакытта Русия Украинага сугыш башлап берничә көн узгач та, 1 мартта Башкортстанда Украинага җибәрергә дип медицина хезмәткәрләре җыюлары хәбәр ителде. Бу мәгълүматны UFA1.RU басмасына республиканың сәламәтлек саклау министрлыгында да расладылар.

Министрлык беркемне дә мәҗбүриләп җибәрмибез, бу ихтыяри дип ышандырды.

Июнь башында Башкортстан табибларыннан фетнәчел Луһански "халык республикасына" җибәрү өчен акча җыюлары билгеле булды. Азатлык шалтыратып сөйләшкән табиблар, шәфкать туташлары бу эшнең баруын раслады. Алар арасында моның белән риза булмаучылар шактый иде, әмма журналистлар белән аралашканда алар исемнәрен атаумауны сорады. Куркуларын җитәкчелекнең үч алу ихтималы белән аңлаттылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG