Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета. Европа": Путин фәрманының яшерен пунктында миллион кешене мобилизацияләү турында сүз бара


Русиядә мобилизациягә каршы протест чарасы
Русиядә мобилизациягә каршы протест чарасы

Русия президенты Владимир Путин имзалаган мобилизация турындагы фәрманның җиденче пункты яшерелгән иде. Аның эчтәлеге турында рәсми әйтелгәндә бары тик гаскәргә чакырылырга мөмкин кешеләрнең саны күрсәтелгән дип кенә хәбәр ителде.

Русия президенты Владимир Путин имзалаган мобилизация турындагы фәрманның җиденче пунктында гаскәргә миллионга кадәр кеше чакырылырга мөмкин дип әйтелгән. Бу хакта президент хакимиятендәге чыганагына таянып, "Новая газета. Европа" хәбәр итә.

"Бу санны берничә тапкыр төзәттеләр һәм ахырдан миллионда тукталдылар", дигән чыганак.

Путин фәрманының җиденче пункты "эчке кулланылыш" өчен генә диелгән, аның эчтәлеге турында рәсми әйтелгәндә бары тик гаскәргә чакырылырга мөмкин кешеләрнең саны күрсәтелгән дип кенә хәбәр ителде. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков әйткән иде.

Русия саклану министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизация кысаларында Украинадагы сугышка резервтагы 300 мең хәрбине җибәрәчәкләрен белдергән иде.

Шулай ук "Новая газета. Европа"ның чыганагы саклану министрлыгы мобилизация турындагы фәрманны тулысынча яшерүне сораган, әмма ахырдан "эчке кулланылыш өчен генә" дигән тамганы җиденче пунктка гына бирергә булганнар.

Шул ук вакытта Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Путин фәрманы миллион кешене гаскәргә чакыруны күз уңында тота дигән мәгълүматны ялган дип атады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Мәгълүматны раслау өчен "Новая газета. Европа" башкарма хакимият оешмалары белән дә элемтәгә чыгып караган, гадәттә президент фәрманнарының тулы текстын аларга да җибәрәләр. Шул исәптән, "эчке кулланылыш өчен генә" дигән тамгалыларын да. Берничә министрлыктагы чыганаклары фәрманның тулы текстын безгә җибәрмәделәр дип белдергән, аны оешмаара документ әйләнеше системы (МЭДО) аша да карап булмый дигәннәр.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.
  • Кичә, 21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә президент Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.
  • Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителүгә, шул ук көнне хәрби комиссариатка чакырулар да килә башлады.
  • Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эшеннән сагая. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.
  • Кичә Русиянең 38 шәһәрендә, шул исәптән Казан һәм Уфада да мобилизациягә каршы протест чаралары узды. Аларда мең ярымлап кеше тоткарланды. Тоткарланучыларның кайбеләренә полиция бүлекчәләрендә хәрби комиссариатка чакыру кәгазьләре бирелүе әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG