Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизация. "Көчсезлек билгесе", "сугышырга мотивация юк", "ризасызлык артачак"


Владимир Путин өлешчә мобилизация турында игълан итә, 21 сентябрь 2022
Владимир Путин өлешчә мобилизация турында игълан итә, 21 сентябрь 2022

Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

13 сентябрь Русия президенты Владимир Путиның сүзчесе Дмитрий Песков бернинди мобилизация булмаячак дип ышандырса, 21 сентябрь иртәсендә русияләргә мөрәҗәгатендә Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Икейөзле ялган Кремльгә хас нәрсә, шуңа аның "өлешчә" дигәненә дә күпләр шикләнеп карый.

Карарда хәрби хезмәткә запастагы һәм гаскәрдә булып кайтканнар чакырылачак, алар өстәмә әзерлек узачак, диелә. Мобилизация чаралары бүген үк башлана.

"Хөкүмәт кичекмәстән саклану оешмаларының матди, ресурс һәм финанс мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш", диде Русия президенты.

"Агора" хокук яклау төркеме башлыгы Павел Чиков сүзләренчә, документ тексты максималь киң төзелгән һәм сугышка кемне, кайдан һәм нинди күләмдә чакырасын асылда Саклану министрлыгы хәл итәчәк.

— Механизм түбәндәгечә: Саклану министрлыгы Русиянең һәр төбәге өчен квоталар булдырачак. Губернаторлар аларны үтәү өчен җаваплы булачак. Рамзан Кадыров (Чечня башлыгы - ред.) төбәкләрнең үзмобилизациясе турында белдергәндә инде нәрсәдер белгән булгандыр, — ди Чиков.

Хокук яклаучы билгеләп үткәнчә, кичә Җинаять кодексына үзгәрешләр белән бергә, Административ хокук бозулар кодексына да төзәтмәләр дә кертелгән. Аерым алганда, хәрби комиссариат хезмәткәрләренә сакланучы объектларга үз белдекләре белән үтеп кергән кешеләр өстеннән протоколлар төзү, административ тоткарлау һәм полициягә җиткерү вәкаләтләре бирелә.

"Кодекска төзәтмәләр военкоматлардан һәм җыелма пунктлардан юристларны, солдат аналарын, хатыннарын, журналистларны һәм башка кирәкмәгән затларны чыгару өчен кирәк", дип аңлата Чиков.

Саклану министры Шойгуның 300 мең кеше генә чакырылу турындагы белдерүенә карамастан, карар хәрби бурычлыларны теләсә кайсы вакытта чикләнмәгән санда мобилизацияләргә мөмкинлек бирә дип аңлата Чиков.

Белгеч әйтүенчә, чакырулар беренче булып резервтагы хәрбиләргә киләчәк, ягъни армиядә хезмәт иткән, резерв контракты төзегән ир-атларга. Аннары - запастагыларга, андый төркемнәр саны өчәү.

Мобизилация игълан итү – Русиянең сугышта бернинди стратегия һәм уңышлар булмавының билгесе, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин. Мобилизация халыкта популяр түгел, шуңа аны "өлешчә" дип күрсәтмәкче булалар. Бүгенге Путин карары халык арасында ризасызлык тудырачак, ди ул.

— Тулы мобилизация өчен Русиянең ресурслары юк. Күп кешене сугышка җәлеп итү шактый гына инфраструктура таләп итә, ул кешеләрне өйрәтергә кирәк, кимендә 2-3 атналык курслар оештыру, аларны ашатырга, киендерергә, корал тоттырырга кирәк, бу бик зур ресурслар таләп итә. Кече офицерларның да күп булуы кирәк, хәзер бу армия өчен проблем.

Тулы мобилизация өчен Русиянең ресурслары юк

Мотивация дә бик түбән. Икенче дөнья сугышында совет армиясенең 1 миллионлык гаскәрие әсирлеккә төшкән, бу да мотивация күрсәткече. Бу сугышта да әсирлеккә эләгүчеләр күп, максатчан моны эшләүчеләр шактый. Шуңа күрә Путин белән Дума махсус канун кабул иткән дә, әсирлеккә эләгү өчен җинаять эше яный. Бу Сталин кагыйдәсен кабатлау булып чыга, шул ук юл белән баралар, — ди Айсин.

Русиянең Украинадагы сугышының популярлыгы халыкта көннән көн кими, шуңа күрә бу мобилизацион чаралар да зур ризасызлыкка китерә ала, ди сәясәт белгече.

— Күрәбез бит, ихтыяриларга зур акчалар да вәгъдә иттеләр, ләкин кешеләр барыбер "урыс дөньясы" өчен үләргә дип атлыгып тормый. Украинада кешеләр сугышка теләп баралар, чөнки алар ватаннарын саклыйлар. Русиядә исә сугышырга мотивация юк, — ди ул.

Мобилизациянең төп сәбәбе – соңгы 2 атнада Украинаның уңышлы контрһөҗүме, дип саный Руслан Айсин. Украина актив рәвештә үз җирләрен азат итә, Путин бу вазгыятьне форс-мажор дип кабул итте, шуңа бу адымга барырга мәҗбүр булды.

Мобилизация – Русия армиясенең көчсезлеге билгесе

— Бу – Русия армиясенең көчсезлеге билгесе. Баштан ук стратегия булмады, хәрби җитәкчелек озын сугышка әзер түгел иде. Шуңа күрә хаослы, тупас карарларны күрәбез. Армия көчсезләнде, десант төркемнәр тулысынча диярлек тар-мар ителгән, Росгвардия хезмәткәрләрен дә тар-мар иткәннәр. Сугышырга кеше юк, армия көчсез, стратегия юк.

Халыкта мобилизация зур ризасызлык тудырачак. Кичә инде Грозныйда аналарның митингка чыгу нияте турында хәбәрләр чыкты. Бу сугыш мәгънәсез, гаделсез, һәм кешеләр моны аңлый башлый. Бу тупас сугышка үз баласын, ирен, ир кардәшен, туганын җибәрергә мәҗбүр булачак кешеләр аңлаячак, — ди сәясәт белгече.

Тулы мобилизацияне дә игълан итәргә мөмкиннәр, ләкин моны гамәлдә башкару өчен Русиядә ресурслар җитмәячәк, дип саный Айсин. 1 миллион халыкны мобилизацияләгән очракта да, алар белән нишләргә, ди ул.

— Заманча сугышлар вакытында төп мәсьәлә заманча коралда. Русиядә ул юк диярлек, кешеләр монда зур роль уйнамый. Байрактарлар, дроннар заманында сугышка күбрәк кешене җәлеп итү белән уңышка ирешеп булмас. Мобилизация Русия өчен уңышлы нәтиҗәләргә китермәс, бары тик зыян гына салачак дип уйлыйм, — дип сөйләде Азатлыкка сәясәт белгече.

"Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов әйтүенчә, хәзер һәр төбәккә халык санына карап никадәр кеше мобилизацияләнергә тиеш дигән фәрман төшәчәк. Мәскәү алдында үзен яхшы яктан күрсәтү өчен һәр төбәк җитәкчесе моны арттырып үтәргә тырышачак.

— Мисал өчен, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров болай да инде бу өлкәдә бик тырыш иде. Хәзер авылларда яшьләр белән очрашып, Украинада нацистлар сугыша һәм башка шуның ише сүзләр сөйләр дип уйлыйм. Чечня башлышы Рамзан Кадыровтан соң Хәбиров сугыш өчен барысын да эшләргә әзер булган җитәкчеләрнең берсе. Шулай да ул хәтта Русиядә иң яхшы төбәк җитәкчелегенең беренче унлыгына да, хәтта егермелегенә дә кермәгән. Моңа бик аптырагандыр. Ул хәзер тагын да тырышачак, — ди Габбасов.

Аның фикеренчә, халыкның сугышка карата фикере хәзер әкренләп үзгәрә.

Хәзер күпләр сугышның гаделсез булуын аңлый

— Мобилизация булачагын, канкоеш көтелүен безнең Башкорт милли үзәге алдан ук кисәтте, ләкин бик әзләр моңа ышанды. Хәзер халыкның кәефе әкренләп үзгәрә. Март аенда әле ура-патриотизм, нацистларга һәм башка шуның ише уйдырмаларга ышанулар булса, хәзер күпләр сугышның гаделсез булуын аңлый.

Чынлыкта бит сугышка барырга теләүчеләр күп түгел. Әйе, хәзер алар халыкны җыячаклар әмма моның бит тискәре нәтиҗәсе да бар. Тагын да табутлар, аяксыз-кулсыз инвалид яшьләр кайтачак... Җәмәгатьчелектә канәгатьсезлек артачак. 300 мең кешене җыярга һәм аларга хәзерге хәрбиләргә түләгән кадәр акчалар вәгъдә итәләр. Моңа бик күп финанслар таләп ителә, чөнки аларны киендерергә, ашатырга, корал белән тәэмин итәргә кирәк булачак. Бу акчаларны кайдан алсыннар, әлбәттә халык кесәсеннән, — Габбасов.

Ул Русиядә халык каршылык йөзеннән баш күтәрер, әмма бу тиз генә булмас дип саный.

— Путин сугышка ныклап әзерләнде. Акчалар туплады. Әлбәттә ул дөнья җәмәгатьчелегеннән мондый реакция көтмәде. Хәзер бу тупланган мая бетә бара, сугышта һәлак булганнарның арту сәбәпле халыкның да сабырлыгы кими. Бер пикны узгач ул сабырлык бетәчәк һәм каршылыклар башланачак. Беренче дөнья сугышында ул вакыт өч ел иде.

Быел кышны әле ничектер чыгарлар, ике тараф та сугышыр. Ә киләсе җәй инде мәсьәлә хәл ителергә тиеш, чөнки Европа халкында да киеренкелек арта. Путин гамәлләрен гаепләп чыккан Европа илләре башлыклары әле вазгыятьне контрольдә тотачак. Алар Украинага ярдәм итеп яз, җәй көнне инде мәсьәләне хәл итәргә тырышачак. Әгәр бу хәл ителмәсә инде икенче кыш бик авыр булачак. Бу Русия өчен дә шулай, анда да протестлар артачак, ди Габбасов.

Аның сүзләренчә, Русия хакимияте сугыш абруйларына зыян салмасын өчен хәстәрен алдан ук күргән.

— Русия хакимияте беркайда да сугыш сүзен кулланмый. Аларның абруена зыян китерә яки үзләрен мәхкәмәгә тартып була торган нечкәлекләрне барысын да алдан уйлап куйган. Шул ук вакытта мобилизациядән качучылар өчен нинди җәзалар биреләчәген бер көн алдан ук игълан иттеләр, — ди Габбасов.

Сәясәт белгече Андрей Колесников сүзләренчә, Путинның бүгенге белдерүе – махсус операциянең уңышсызлыгын тану турында сөйли. Һәм бу ил өчен дә, Путинның үзенә дә җимергеч хәл булачак ди.

— Мобилизация көтмәгән идем. Бүгенге белдерүдә күбрәк яңа җирләрне Русиягә кушу турында сөйләр дип уйладым. Соңыннан гына ниндидер өлешчә мобилизация булырга мөмкин дип фаразладым, — дип сөйләде ул "Настоящее время" телеканалына.

Сәясәтче фикеренчә, Путин Русия халкы, хәтта аны хуплаучылар белән турыдан-туры конфронтациягә керә.

— Гади халык кына түгел, элек хезмәт иткән яки сугышларда катнашкан кешеләр дә сугыш тормышы белән бүген яшәргә җыенмый иде. Хәтта сугышны яклаган җәмгыять тә нормаль тормышта яшәргә, сәяхәт итәргә планлаштыра иде. Тотрыклы тормышларыннан мәхрүм иткән режимга каршы җәмгыятьтә тисәкре энергия җыела башлаячак. Путин үз куллары белән үз режимы астына шартлаткыч тыкты,— ди Колесников.

Ул шулай ук ирләрне военкоматларга җыю зур проблем булачак, күпләр качарга тырышачак ди.

— Бу беренче генә этап, аның артыннан гомум мобилизация дә булырга мөмкин. Ирләр ничек тә качарга тырышачак. Аларны җыю ил эчендә авыр мухсус операция булачак. Хакимият янә бернинди әзерлексез чыкты. Кемнәр чакырыла, нинди хәрби белгечлекләр турында сүз бара, аңлашылмый. 300 мең кеше бик күп, аның яртысын җыеп бетерсәләр дә ярый. Яшь егетләр, белгечләр илдән күпләп китәчәк. Җырчы Алла Пугачева әйтмешли, "иллюзор максатлар" өчен беркемнең дә сугышасы килми. Путин үз икътисадын да шулай үтерә, — ди Колесников.

Хәрби эксперт Ян Матвеев 300 мең кешене җыеп сугыш булган урыннарга тиз генә җибәрү бик авыр булачак дип саный.

— Кешеләрне бер-ике атнада да җыеп була. Төбәкләргә квоталар бирелер мөгаен. Аннары ул җыйган кешеләрне кимендә бер ай укытырга тиешләр. Русия армиясененең логистикасы начар хәлдә. Аларны сугыш булган урыннарга тиз генә җибә алмаяаклар. Русия гаскәренең логистикасы Совет берлегеннән калган систем нигезендә корылган: ул һөҗүм итү өчен түгел, саклану өчен төзелгән. Фронтны тәэмин итү юллары белән проблем зур һәм моны тиз генә үзгәртә алмадылар. Коррупция һәм тәртип булмау аркасында хәрби бүлекләрдә күп нәрсәгә күз йомылды. Көчле корал, техниканың әзерлеге азмы-күпме тикшерелеп торса, йөк машиналары кебек техникага игътибар җитеп бетмәде, дип сөйләде Матвеев.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.
  • Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый. Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каныгу, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG