Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алла Пугачева, тоталь контроль, цензура һәм татарларның эчке эмиграциясе


Максим Галкин һәм Алла Пугачева

Федераль үзәк сәнгать әһелләренә басымны көчәйткәндә, җырчы, шоумен, журналистларга "ят агент" тамгасы салганда, татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрә. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлата. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, ди алар.

Русия Украинага каршы алып барган сугышның җиденче аенда, "мобилизация" сүзе ешрак яңгыраган, әле тегендә, әле монда спектакльләр репертуардан алынганда, "ят агент" дип кара тамга салынган исемлек журналистлар, сәнгать әһелләре белән тулыланганда СССРда, Русиядә дә иң абруйлы, массаларга тәэсир итә торган җырчы Алла Пугачева да түзмәде. Аның ире, шоумен Максим Галкинны (ул Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләп килде) "ят агент" итү уңаеннан Юстиция министрлыгына үзен дә "ят агент"лар реестрына кертүне соравы һәм русияләрнең тормышын катлауландырган иллюзор максатлар өчен егетләрнең һәлак булуы туктатылырга тиеш дигән фикере аяз көндә яшен суккандай булды.

Пугачеваны Укрианадагы үлемнәрне искә алмауда гаепләделәр, әмма аның язуы Русиядә яшәүчеләргә юнәлтелгән иде. Берни булмагандай, безгә кагылышы юк, дип яшәвен дәвам иткән халыкка беренче тапкыр абруе булган шәхес, илдә сугыш бара, Русия кая бара, киләчәгебез ничек булачак, дигән сораулар куйды. Бу үзенә күрә бер инкыйлаб, баш күтәрү булды. Аның кыска гына язуы бомба шартлавы кебек кабул ителде һәм хәлләрнең үзгәрүе мөмкин булуына ышаныч тудырды. Моңа кадәр берни дәшмәгән Пугачеваның белдерүе социаль челтәрләрдә зур тизлек белән таралды һәм бер көндә ярты миллионнан күбрәк лайк җыйды.


Мәскәү Кремле башта дәшмәде, президент сүзчесе Дмитрий Песков бу мәсьәлә Кремль вәкаләтләренә керми дип кенә котылды. Әмма хакимият федераль пропагандистик медианы, түрәләрне, Русия хакимиятенә якын шәхесләрне аңа каршы котырта башлады. Пугачева өстеннән шикаять язу да үзен көттермәде, кемдер аның язмасында Русия армиясен мыскыллавны шәйләгән һәм Русиянең кораллы көчләрен кимсетүгә юнәлтелгән чаралар кыламы-юкмы икәнен тикшерүне сораган.

Алла Пугачеваның белдерүе моңа кадәр сугышка каршы чыгышлар ясаган кино, театр, музыка сәнгать әһелләренә теләктәшлек күрсәтү буларак та кабул ителә. Җәй башында ук Мәскәү белән Петербурда сәнгать өлкәсенә басым көчәюе күзәтелде. Сәнгать әһелләрен цензура белән тышаулау, тоталь контроль урнаштыру "Современник", "Школа современной пьесы" кебек оешмаларда җитәкчелекне алмаштыру ,"Гоголь-центр"ны ябу, театрлардагы репертуар сәясәтенә тыкшыну, Дмитрий Крымов, Александр Молочников кебек танылган режиссерларның спектакльләрен алып ату кебек гамәлләрдә ачык күренде.

Русиядә барган процесслар Татарстанга да кагыла. Республикада да театр һәм җыр сәнгатьләре көчле, Татарстан авырлык белән булса да кино төшерергә тырыша. Бүгенге вазгыятьтән Татарстан сәнгать әһелләре читләшә аламы, ни өчен Алла Пугачева кебек үз фикерен әйтерлек кешеләр табылмый, цензура вакытында эшләү никадәр авырлашты? Бу хакта төрле өлкә иҗатчылары белән сөйләштек.

Театрлар һәм яңа премьералар

Татарстан театрларының яңа сезоннары катлаулы вакытта ачыла. Русия Украинага каршы сугыш алып барганда илдәге цензура кырыслана. Мәскәүдә сугышка каршы фикер әйтүче актерлар илдән чыгып китте һәм бу процесс дәвам итә, Александр Молочников, Юрий Крымов кебек режиссерларның Русия хакимияте сәясәте белән килешмичә сугыш тукталсын дигән фикерләре өчен спектакльләре репертуардан алынды. Җилләрнең каян искәнен аңлаучылар спектакльләргә үзгәрешләр кертә, аерым сәхнә күренешләре алып атыла. Татарстан театрларында зур үзгәрешләр юк. Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт Яшь тамашачы театры репертуары "Ромео һәм Джульетта" һәм "Рөстәм маҗаралары" белән баетылачак. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрындагы яңа сезон "Хан кызы Турандык" спектакле белән башланды. Аның режиссеры – Маҗарстаннан Сәрдәр Таһировски, бу – аның тетрда икенче эше. Әлмәт татар дәүләт театры тамашачыларга "Ах яки мәхәббәт элмәге" комедиясен тәкъдим итәчәк.

Камалның яңа сезонында Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр"енең икенче өлеше дә сәхнәләштереләчәк. Узган сезондагы спектакль тулыландырылып ике тәнәфесле зур тамаша итеп күрсәтеләчәк. Галәүнең бу күләмле әсәренең икенче өлешендә чукындурыдан качкан татарларның Төркиягә китүе, яңа урында тормыш кора башлау михнәтләре тасвирлана. Татарның эпик тарихи әсәрен Камалда кую теләген режиссер Фәрит Бикчәнтәев күптән яңгаыратты, әмма аның спектакль буларак тууы 2022 елга туры килде. 24 февраль хәлләреннән соң Төркиянең татарлар өчен генә түгел, Русиядән китүчеләрнең зур өлешенә сыену урынына әверелгәне очраклы килеп чыккан.


Камалның яңа сезон афишасында Әмирхан Еникинең "Рәшә" һәм япон драматургы Коки Митаниның "Көлке академиясе" әсәрләре бар. Соңгысы "Көл" спектакле буларак тәкъдим ителә. Икесенең дә режиссеры –​ Айдар Җәббаров. "Көл"дә бары тик ике каһарман: берсе – цензор, икенчесе – талантлы драматург, әсәр цензура кешесе белән автор арасындагы каршылык турында. Бүгенге тоталь контроль урнашкан вакытта, сәнгать кешеләренә карата репрессив механизмнар куллану киң таралган чорда Русия җәмгыятендә барган процессларга аваздаш бу спектакль, әмма Җәббаров моны өздереп әйтми. Ул бары тик "Цензура каян барлыкка килә, аның аркасында без кая барып җитәбез – татар тарихына күз салмыйча, татар шәхесләре бу вакытны ничек кичергәнен белмичә төбенә төшә алмаячакбыз", ди режиссер. Режиссер Мәскәү белән Петербур театрларында булган хәлләргә куанырлык түгел, әмма әлегә андагы кәефләр республикада сизелми, ди. Кырыс цензура вакытында эшләү никадәр авыр дигәнгә ул: "Режиссерларга уйлап эшләргә туры киләчәк", диде. Әмма аның фикеренчә, цензура аркасында Татарстан театрларында спектакльләрне "кара исемлеккә" кертү булмас. Шулай да Мәскәүдәге кәефләр куандырырлык түгел, ди Җәббаров.

Спектакльне юк итү, аларның уйналмавы – кызганыч

— Мәскәү театраларында репертуардан алынган спектакльләрнең барсын да карадым, барысына да карарга киңәш иткән әсәрләр ул. Бу – Мәскәүдәге иң яхшы спектакльләр. Бернинди куркыныч юк анда, сәясәткә катнашын күрмәдем. Әмма шәхесләрнең фикерләре аркасында тулы бер спектакльне юк итү, аларның уйналмавы – кызганыч. Минем өчен бу – сагышлы күренеш, — ди ул. — Башкалар бу хәлләрне ничек кичерүен әйтә алмыйм, кешеләр өчен җавап бирә алмыйм. Һәркем үзенчә, барысының да фикере төрле. Әмма вазгыять барысына кагыла, аны читләтеп узып булмый.

6 сентябрь "Татар-информ"да матбугат конференциясендә Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Мәскәүдә аерым режиссерларның сугышка каршы позициясе аркасында аларның спектакльләрен репертуардан алулары "начар күренеш, моңа мөнәсәбәтем тискәре, спектакльләрне алырга кирәкми" дип белдерде.

Әйтергә кирәк, Азатлык аралашкан театр әһелләре үзләренең коллективлары эчендә Русия белән Украина арасындагы хәлләр турында сөйләшмәүләре турында әйттеләр. Бу хакта сүз кузгату араларны бозарга мөмкин, ә бу эшләргә комачаулый дип аңлаталар.

"Театрлар символлар аша булса да фикерен җиткерә ала"

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов Русиядә әлеге барган процесслар татар сәнгатенә тискәре йогынты ясаячак, чөнки иреклектә генә кызыклы, тарихта кала торган иҗат әсәрләре туа ала дип саный. Шулай да репрессив алымнар никадәр көчәйсә дә, театр сәнгатен буып бетереп булмаячак, чөнки анда сүзне символлар аша җиткереп була. Аның фикеренчә, татарлардан, төбәкләрдә иҗат итүчеләрдән манифест көтәргә кирәкми, сәнгать кешеләре бүгенге шартларда эчке эмиграциягә китеп яши, чөнки шул рәвешле генә сау-сәламәт, исән калып була.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Әлегә игътибар Мәскәү белән Петербурдагы сәнгать әһелләренә юнәлетелгән, кайсыбер төбәкләрдә аерым процесслар барганы сизелә, ләкин Татарстанда әлегә тыныч. Республика түрәләре басым ясамый, аның өчен акыллары җитә. Хакимиятнең гамәлләрен тәнкыйть итүчеләрнең, риза булмыйча чит илгә китүчеләрнең спектакльләрен репертуарлардан алу кысаларга сыймый бер яктан, әмма икенче яктан бу – хакимиятнең табигый адымы.

Татарстанда берни юк дип әйтелсә дә, барыбер курку атмосферасы бар, ул барысына да кагыла, шомлылык барысына да тарала.

Кешеләрне кыскан вакытта, басым булганда иҗатчылар шедеврлар тудыра дип, Борис Пастернак яки Анна Ахматоваларны мисал итеп китерергә яраталар. Әмма бу – ялган, фарисейчылык. Репрессия вакытында күпме кеше, шул исәптән сәнгать әһелләре әрәм булды. Күпме даһи әсәрләр туа алмады. Бу татарга да кагыла. 1930нчы еллардагы репрессия тегермәне Кәрим Тинчурин, Фәтхи Борнаш кебек күп талантлы шәхесләрне юк итте. Ә Нәкый Исәнбәт белән Таҗи Гыйззәт моңа эләкми кала. Әмма ничек яшәгән алар? Ничек үзләрен хис иткән, бу репрессияләрне ничек кичергән? Нинди газап узганнарын, ничек куркып яшәгәннәрен чынында белмибез. Нәкый Исәнбәт көчле сатирик була, әмма аңа бу талантын онытырга туры килә. Тоталь контроль вакытында ул эчке эмиграциягә китеп "Хуҗа Насретдин", "Җирән чичән белән Карачәч", "Әбүгалисинә" кебек әкиятләр яза. Таҗи Гыйззәт бик иртә вафат була, "Ташкыннар", "Чаткылар" кебек "заказ" әсәрләр яза. Ул вакытында иң көчле драматурларның берсе булып таныла, әмма тоталь цензура вакытында иҗатчы буларак үзен югалта. Ул язарга мәҗбүр булган социаль пьесалар бүген бер татар театрына да кызык түгел.

Цензура бар, театрлар – дәүләт структуралары, кайбер әйберләрне әйтергә ярамагын аңлый. Шул ук вакытта театрда образ, символлар күп, турыдан бәреп түгел, фикерне метафора аша җиткерә ала. Символларны дешифровка ясаучы, аңлатма бирүче цензор аның мәгънәсе өчен үз өстенә җаваплылык ала. Тәнкыйтьче, цензор күргәнне режиссер үз чиратында "Гафу, сез ялгышасыз, мин башка мәгънә керттем бу образга" дип үз фикерен әйтә ала.

Татар гомер-гомергә Русиядә эчке эмиграциядә яшәде

Татар гомер-гомергә Русиядә эчке эмиграциядә яшәде. Әйтми ул фикерен, нәрсәгә кирәк аңа артык проблем? Кем дә аны ахыр чиктә яклап чыкмаганын белә бит ул. Сакланырга кирәклеген чамалый. Аннары без әллә нинди катлаулы шартларда яшәдек, төрлесен күрдек. Без – тәҗрибәле халык. Бүгенге хәлләр артык кискенләшмичә үзгәрә алганын, мәңгегә түгеллеген беләбез.

Федераль үзәктә исә патриотизм дип шашынган аерым депутатлар, популистик белдерүләр белән хакимияткә яраклашырга тырышып, Мәскәү театрларына Русия алып барган "махсус операция", ягъни сугыш турында спектакльләр барлыкка киләме дигән хатлар да яза башлаган. Камалның матбугат конференциясендә дә Татарстандагы театрларда бу темага спектакльләр көтеләме дип кызыксындылар. Фәрит Бикчәнтәев та, Камал театры мөдире Илфир Якупов та: "Белмим" дип кенә җавап бирә алды. Нияз Игъламов исә, театрлардан патриотик спектакльләрне таләп итү урынсыз, беренче чиратта сыйфатлы пьесалар булырга тиеш, ә алар юк, дип әйтте.

Азатлык аралашкан татар театрлары чынында барысы да бу темага тартып кертелүдән дә, репертуарда барган спектакльләрнең алынуыннан курка. Шулай да әйтергә кирәк, Татарстан түрәләре театрларга сәясәтне үзгәртергә кирәк дигән фәрманнар белән сабак укытмый. Театр мөдиреләре Татарстан Мәдәният министрлыгы уздырган киңәшмәдә катнашкан, әмма башлыча сүз финанслар турында барган, цензура кертелүе турында сүз булмаган.

Татарстанның театр, кино сәнгате әһелләре күп очракта республиканы бу читләтеп узар дип ышана.

Киноиндустрия һәм сугыш

Кино өлкәсендә иҗат итүчеләр дә дәшмәүне хәерлерәк дип саный, әмма алар арасында сугыш барган вакытта кинога болай да тамызып бирелгән финанслар юкка чыгачак дип борчыла. Кайсы яктан карасаң да начар. Казанда яшәүче кинопродюсер Глеб Ладович Азатлыкка иҗат әһелләре, аеруча кино төшерергә тырышучылар барысы да дәүләт бюджетына бәйле булганга күрә фикер әйтми, чөнки акчасыз калудан курка ди.

Глеб Ладович
Глеб Ладович

— Татарстандагы иҗатчылар барысы да бюджетка бәйле. Әмма кем белән генә сөйләшмәдем, алар арасында танылган режиссерлар да бар, ул алып барылган сәясәткә каршы. Әмма каршы булуларын әйтмиләр, чөнки әйтсәләр кино төшерү мөмкинлегеннән колак кагачаклар. Аларның эшлиселәре килә. Аннары иҗат әһелләре республикада башкачарак хәрәкәт итә, Мәскәү белән Петербурда алар иреклерәк фикерли. Республикадагылар туган шартларда да кечкенә адымнар белән булса да эшләргә кирәк дип саный. Мин дәүләт акчасы белән катышу сазлыкка бату дип саныйм. Әмма дәүләт белән проектларын эшләүчеләрне дә аңлыйм, чөнки кино төшерү кыйммәтле.

Татар эстрадасында Алла Пугачева булырлык кеше юк

Татар җыр сәнгатендә дә әллә ни шау-шу юк. Пандемия аркасында концертлар куеп акча эшли алмаганга күрә күпләрнең уңыш җыю чоры: гастрольләр, концертлар, туйлар, юбилейлар… Сәясәткә катнашу юк, фикер белдерү күренми, Алла Пугачевага иярү түгел, теләктәшлек белдерү дә, фикерләшү дә күзгә чалынмый. Бу вазгыяттә җырчы Фирдүс Тямаев кына ала карга кебек аерылып тора. Ул сугыш башлангач та Русия байракларын күтәреп чыкты, Украинадагы Русия сугышчыларына ярдәм итүе, оккупациядәге Донбасска һуманитар ярдәм оештыруы турында сөйләп барды. Моңа җавап итепме, юкмы, әмма ара-тирә сугыш кырыннан Тямаев җырларына күңел ачучы сугышчыларның видеолары да чыккалый. Шулай ук шаукымга бирелеп Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фонды Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз дип концертлар оештырды, әмма тамашачыларның күп өлеше таратылган билет йә чакыру белән килгән иде. Ярдәм җыелуы икеле, аның турында хисап ясалуы да колакка чалынмады.

Журналист, блогер, продюсер Альберт Шакиров татарда Алла Пугачева кебек шәхесләр юк һәм татарлар да бөтен нәрсне ачып салып, бәреп сөйләрлек заманнар түгеллеген аңлый ди.

Альберт Шакиров
Альберт Шакиров

— Бөтен әйберне ачып салып сөйли торган заман түгел, моны кешеләр аңлый. Самоцензура көчле, дәшмәү хәерлерәк дип уйлаучылар бар. Кешеләр сак кына сөйләшә, курку, киеренкелек бар. Әмма зуррак сәбәбе – үзебезне аерымрак тоемлау. Татарстан аерымрак тора: яшәү шартлары башкарачак, көндәлек тормыш көйгә салынган, кеше "катастрофа"ны сизми. Үлеп кайтучыларны күрәләр, әмма афәт бөтенләй безгә генә кагылыды дип уйлаучы аз. Бусы – бер, икенчедән, үз фикерен әйтерлек, аудиториягә тәэсир итәрлек шәхесләргә чыннан да кытлык. Пугачева кебек кешеләр юк, безнең акыл ияләре бар, әмма Мәскәүдәге сәнгать әһеләре кебек әйттем-бәрдем дә чыгып китәрлек илләре дә юк. Мөмкинлекләре чикле, дөресрәге акчасы юк. Татарлар Татарстанга нык береккән, шуңа безгә шушы шартларга яраклашырга туры килә.

Өченче сәбәп тә бар. Татар эстрадасында наданлык та көчле, оппонентлар белән сөйләшү юк, фикерне җиткерү өчен белемле, киң карашлы булу кирәк. Шуңа эстрададан төпле фикерне өмет итеп утыру кирәкми. Тямай хакимияткә охшаган гамәлне башкара икән, бу – аның хокукы. Аңа каршы фикер табылмау – бу икенче мәсьәлә. Мөмкинлеге бар, теләге бар икән, башында туган икән андый фикер, мин аңа бәя бирә алмыйм. Фикерләр төрле булсын иде ул.

Татарча рэп, син исәнме?

Татар эстрадасы тын утыра дип гаепләү урынсыз, Русия эстрадасында да чәчрәп чыгучылар күп түгел. Бүген СССРда протест белдергән рок җырчылар арасында да Русиянең алып барган сугышын хуплаучылар шактый. Шулай да Борис Гребенщиков белән Юрий Шевчук үз принципларына тугры калды. Гребенщиков илдән чыгып китсә, Шевчук Русиядә калып көрәшә. Һәм моның өчен аннан штрафлар сугып, концертларын уздырмау белән үч алалар. Әмма яңа заманда рупор рокерларда түгел, ә рэперларда. Узган атна Оксимирон "Ойда" җырын һәм клибын чыгарды. Русия Тикшерү комитеты бу җырны инде үз карамагына алган, андагы "Ингрия ирекле булыр!" сүзләре сепаратизм буларак кабул ителә дип тикшерелә.

Татар рэперчылары да үз фикереләрен әйтүче, көн кадагына сөйләүче дип санала. Әмма соңгылардан Нурминскийның татарча "Әлхәмдүлилләһ" җыры гына барлыкка килә. Төп "сәлам" - барысы да яхшы, без булдырабыз, татарлар шөкер итеп яши. Ни өчен татар рэперлары ишарәләп тә фикерләрен әйтә алмавын Казаннан продюсер Азатлыкка күпләр тирән андеграундка китте яки үз аудиториясе белән символлар белән аралаша дип аңлатты.

Татар эстрада артистлары беренче чиратта үз кесәсен кайгырта

— Русиядә үз фикерен әйтергә кыюлыгы булган режиссерлар, актерлар, җырчылар күбесенчә күчеп киткәч кенә сөйли башлады. Илдә калганнары артык сөйләми. Шуңа күрә Мәскәүгә кайткан Пугачевага хәзер игътибар бик зур. Республикада бу яктан һәрвакыт "тыныч" иде, хәттә кайберәүләрнең татарларны күтәреп чыккан җыры да азчылык фикерен яклау түгел, күпчелек фикеренә ияреп бару иде. Татар эстрада артистлары беренче чиратта үз кесәсен кайгырта, берәр ыгы-зыгы чыкса да, ул чынлыкта концертка билет сатыр өчен, йә башка берәр табыш өчен генә эшләнә. Алардан әллә-ни көтмиләр дә, чөнки сәхнәдән популяр булмаган фикерне белдерү бездә хупланмый.

Андеграундта яшәүче артистларның әйтерлек фикерләре бар, алар ачыктан-ачык лозунглар аша түгел, ә күбрәк үз иҗаты аша, символлар, образлар аша җиткерә. Беркатлы әсәрләргә күнеккән тамашачының моңа исе китмәстер, ләкин арасында тирән фикерли алган тамашачылар да очрый, — диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG