Accessibility links

Кайбер татар йолдызлары фетнәче Донбасска ярдәм җыю концертында катнашачак


Рифат Фәттахов (архив фотосы)
Рифат Фәттахов (архив фотосы)

Концертта катнашучылар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов һәм башкалар бар.

18 апрельдә Татарстанның Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды Казанның филармония залында "Кайсыгызның кулы җылы" исем белән махсус концерт уздыра. Концерт Украинадагы сугышта һәлак булган татарстаннар истәлегенә багышлана. Бу хакта "Бизнес Online" басмасы хәбәр итә.

Чарада катнашкан башкаручыларга моның өчен акча түләнмәячәк. Концерттан кергән табыш Русия Украинадан яулап алырга теләгән Донбасска ярдәм итүгә күчереләчәк, диелә хәбәрдә.

Оештыручылар фикеренчә, Украинага каршы сугышның башында торган Донбасс фетнәчеләренә ярдәм итү татар өчен дә ватанпәрвәрлек булып тора. "Безнең халыкның аерым бер вазгыятьләрдә ватанпәрвәрлек хисе аеруча ачык чагыла. Урыс эстрадасының йолдыз дип аталучылары чит илләргә чыгып чапканда, татар артистлары Донбасска һуманитар ярдәм идеясе тирәсендә берләште", дигән әлеге уңайдан басмага Рәшит Ваһапов исемендәге фондның җитәкчесе Рифат Фәттахов.

Элекке еллардагы чараларын нигездә мул бюджет акчасына үткәреп килгән Фәттахов әйтүенчә, йолдызларның күпчелеге концертта катнашу тәкъдиме өчен хәтта рәхмәт белдергән. Кайберләре хәйрия концертында катнашу өчен графикларына үзгәрешләр дә керткән. "Татар шагыйрьләре, композиторлары, җырчылары арасында беркайчан да сатлыкҗаннар булмаган һәм булмаячак та", дип исәпли Рифат Фәттахов.

Татар җәмәгатчелегендә, бигрәк тә Украинада яшәгән татарлар арасында, киресенчә, сатлыкҗан дип Путинның Украинадагы канлы сугышын һәм шул уңайдан Донбассны файдалануын яклаучыларны атау да таралган. Бу "хәйрия" тамашасын оештыручылар һәм анда катнашучылар Русия хакимияте алга сөргән сугыш линиясен яклый.

Концертта катнашучылар арасында Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов һәм башкалар бар диелә.

Тамашада махсус кунак – фетнәчеләрнең Донецки "халык республикасыннан" "Донбасс" исемле җыр һәм бию дәүләт ансамбле дә чыгыш ясаячак.

Бу чара Татарстанның мәдәният министрлыгы ( ул концерт залын бушлай биргән) һәм Иҗтимагый пулат ярдәме белән тормышка ашырыла диелә.

Владимир Путинның Украинага каршы алып барган сугышын алдынгы илләр, беренче чиратта Көнбатыш иләре, кискен хөкем итә, һәм Русия гаскәрләренең андагы гамәлләрен сугыш җинаятләренә тиңли.

Украинадагы сугышта беренче корбан турында хәбәр Татарстанга 1 март көнне килде. Шуннан соң Татарстан егетләренең үлеме турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплап бара. Әлегә бу исемлектә 25 татарстанлы бар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG