Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев татары Русиядәге туганнарының сугышны яклавын аңламый


Рәисә ханымның сеңлесе йорт төзеткән Буча шәһәре
Рәисә ханымның сеңлесе йорт төзеткән Буча шәһәре

Үзбәкстаннан – Кырымга, ә Русия Кырымны басып алгач, Киевка күчкән Рәисә Мөслимова бүгенге көндә чемодан өстендә утыруын әйтә. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, аның Башкортстан һәм Чиләбедәге туганнары белән дә аралары суына төшкән. Русия халкының сугышны яклавын ул һич аңлый алмый.

62 яшьлек пенсионер Рәисә Мөслимова Киев өлкәсендә яши. "Шәһәрдән өч чакрым гына ераклыкта. Безнең монда алай каты атышлар юк. Шулай да биш көн утсыз утырдык, чөнки снаряд югары вольтлы линияне өзде. Ремонт ясар өчен мөмкинлек булмады, гел атып тордылар. Менә бүген, ниһаять, ут бирделәр. Бик шатландым. Кешегә бәхет өчен күп тә кирәкми икән. Иртән генә әле суыткычтан ике сумка әйбер түктем. Күбесе бозылып бетте ут булмагач, кайберләрен ташлыйсы да калмаган икән, кем белә бит", дип уфтанып ала ул.

Рәйсә ханым Украина халкының бик ярдәмчел булуын, Русия башлаган сугыш аларны тагын да берләштерүен сөйли.

Рәисә Мөслимова
Рәисә Мөслимова

"Һуманитар ярдәм тараталар, кирәк булган кешегә дарулар алып киләләр. Мәчеләргә кадәр ризыклар бирәләр. Әле менә зур казаннарда алып килеп пылау тараттылар, ипи бирделәр. Аллаһ бу кешеләргә әҗер-савапларын бирсен. Мондый вакытта бер-береңне кайгырту, ярдәмләшү бик мөһим.

Без телефоннарыбызны тутыра алсын өчен генераторлар да алып килделәр. Хәзер, күңелле хәбәрләр булмагач, кешеләр белән дә сөйләшәсе килми. Менә инде ничә көн рәтләп беркем белән дә аралашкан юк иде, сезнең белән сөйләшкәч, рәхәт булып китте әле", ди Рәисә апа.

62 яшьлек ханымның кызы АКШта, 32 яшьлек улы башка шәһәрдә яши.
"Кызым үзе янына бик чакыра да бит, улымны калдырып китәсем килми, ә ир кешеләрне сугыш сәбәпле Украинадан чыгармыйлар", ди Рәисә ханым улының өйләнмәгән булуын сөйли-сөйли. "Бер көнлек тормыш белән яшибез инде, чемодан өстендә утырабыз", ди ул.

Рәисә ханым Киевка 2015 елда Кырымнан күчкән, ире шунда яшәп калган.

"Без рәсми аерылмаган, әмма кайбер сәбәпләр аркасында бергә тормыйбыз. Русия Кырымны басып алганнан соң, анда тормыш бик нык начар якка үзгәрде. Аерма күк белән җир арасы.

Мин Үзбәкстанда тудым, заманында бабам, ачлыктан саклап калу өчен биш балалы гаиләсеy алып Башкортстаннан Үзбәкстанга күчкән. Әнием Чиләбе ягыннан. Үзбәкстанда кырымтатарга кияүгә чыктым. Ватаннары Кырымга кайту мөмкинлеге тугач, алар Үзбәкстандагы зур-зур өйләрен ике тиенгә диярлек сатып, туган якларына кайтып төпләнделәр. Башта җир йортларда яшәделәр, җиңел булмады. 20-30 елда аякка бастылар гына, тагын Русия килеп, бөтен тормышларын тар-мар итте.

Кырымтатарларның бер ише бүген ватаннарыннан күчеп китәргә мәҗбүр булды, калганнары да сүз әйтергә куркып, якты киләчәккә өметләнеп яши. Чөнки Украинада сүз иреген кысу юк, мөселманнар диннәрен ничек тели шулай тота, Русиядәге кебек 20шәр елга зинданнарга утыртмыйлар.

Русия Украинага басып кергәч, Путин сәясәтен хуплаган Чиләбе, Башкортстан туганнарыма да боларны сөйләп, аңлатып карыйм, әмма һич мәгънә юк, алар зомби кебек. Шуңа аралар да суынды, сеңлем бөтенләй аралашмый башладым. Бу Русия башлаган сугыш араларны бозды, планнарны челпәрәмә китерде, күпме яшь аналар өйләрен ташлап читкә китәргә мәҗбүр булды.

Менә минем Кырымдагы сеңлем дә Киев өлкәсендә Бучада йорт салдыра һәм ул инде сентябрьдә әзер булырга тиеш иде, Русия гаскәрләре килеп бөтенесен җимерде. Сеңлемнең дә булачак йорты җир белән тигезләнде", ди Мөслимова.

Ул XXI гасырда Русиянең Украинага басып керүен коточкыч дип саный.

"Бу хәл булмаска тиеш иде һәм Русиядә татарларның да бу эштә катнашуы бернинди кысага да сыймый. Әлбәттә, социаль яктан бәйле кешеләр ирекле була алмый.

2014 елда Татарстаннан бер төркем вәкилләр "Сезгә Русиядә бик яхшы булачак" дип үгетләргә Кырымга килгән иде. Хәтта Чиләбедәге туганнарым да шундый фикердә булды.

Аларның безнең ничек яшәгәнне күргәннәре юк бит. Русия Кырымны басып алгач, кайбер районнарны Татарстан һәм Башкортстан кураторлыкка алды. Мин яшәгән районга Башкортстан эләккән иде. Ярдәм итәргә алынган кебек булдылар, әмма башлаган эшләре ярты юлда калды. "Сез бездән яхшырак яшисез, без түгел, ә сез безгә ярдәм итәргә тиеш" диделәр.

Русия халкы, кызганыч, Украинадагы тормышны белми һәм шуңа сугышны хуплап утыра. Никадәр генә аны Русиядә "хәрби операция" дип атасалар да, бу чын сугыш. Һәм бу сугышта башкалар белән бергә Украинадагы татарлар да зыян күрә. Элек бергә татар үзәкләренә, мәчетләргә җыелсак, сугыш сәбәпле болар барысы да тукталды", ди Рәисә Мөслимова.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG