Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия паспорты белән яшәү оят хәзер" – Киев татары качак тормышы турында


Сугыш аркасында Украинадан Европага 3 млн артык кеше качкан. Алар Словакия, Польша, Маҗарстанга китә, аннары кем кайда тарала. Татар хатыны Тәнзилә Скрипачева да качак. Ул Русия паспортыннан баш тарту, Татарстандагы туганнары белән мөнәсәбәт, украиннар һәм русиялеләр арасында аерма турында сөйләде.

Киев шәһәрендә яшәүче Тәнзилә Скрипачева тумышы белән Воркута шәһәреннән. Әмма тамырлары Татарстанның Арча, Әтнә якларына барып тоташа. Казанның авиация институтында белем алган. Казан – булачак ире белән таныштырган, кавыштырган шәһәр. Яшь пар 1992 елда Украинага, Киевка күченгән. Бу – иренең туган ягы. Тәнзилә – Киевтагы татар тормышында кайнаган кеше. 1994 елдан бирле "Асыльяр", аннары "Талир " җыр ансамблендә җырлый. Бу – аның күңел эше. Буш вакытында милләттәшләре белән Киевтагы Татар йортына бара. Аның сүзләренчә, ике көн элек Татар йорты урнашкан Нивки бистәсен утка тотканнар.

Киевта утка тотылган биш катлы бина, 18 март 2022
Киевта утка тотылган биш катлы бина, 18 март 2022

Тәнзилә – бүгенге көндә Европага качкан өч миллион кеше кебек качак статусында. Ул ике улын калдырып Киевтан качарга мәҗбүр булган. Аны Словакия кабул иткән. Яман шештән яңа гына дәваланып беткән хатын ике атна снарядлар тавышында, документ һәм кирәк-яраклар тутырылган букчаны кочаклап качып утыру, коридорда йоклау бик авыр дип сөйли. Улларым да минем китеп торуымны сорады дип сөйләде ул Азатлыкка.

Тәнзилә Скрипачева
Тәнзилә Скрипачева

— Киев – миңа, ике улыма канат куйган, иректә яшәргә өйрәткән шәһәр. Мин бу шәһәрне бик яраттым, ул мине үз баласыдай кабул итте, читкә какмады, телем, милләтем өчен кыерсытмады, үзгәрергә, ялагайланырга мәҗбүр итмәде, туры килмәде. Миңа Украинада тыныч һәм рәхәт иде, бүген исә ул ут эчендә. Һәм аны бер ай дәвамында мин туган дәүләт җир белән тигезли, — дип сөйли Тәнзилә. — 24 февральгә кадәр сугыш турында күп сөйләделәр, әмма берсе дә моңа ышанмады. Үз акылында булган кеше бу адымга бармаячагына барысы да инанган иде. Иртәнге 5тә без шартлау тавышына уяндык. Бүлмәдән йөгереп чыктым. Улым: "Әни, сугыш башланды" диде. Безнең йокы качты. Русия гаскәре безгә атты, Украина аларга җавап кайтарды, без тәмам югалып калдык.

Коридорда йокладык, чөнки ике дивар арасында иминрәк. Яныбызда букча, анда документлар һәм кирәк-яраклар. Бүген снаряд, бомба безнең өйгә китереп бәрерме, юкмы дип яшәдек. Метрога, идән асларына төшмәдек, анда кеше күп, салкын, коронавирус та була ала, ә миңа авырырга ярамый. Шуңа күрә өйдә калабыз дигән фикергә килдек. Шөкер, газ, электр сүнмәде, кибетләрдә ризык бар барын, әмма озаклап пешерергә вакыт юк. Ярымфабрикатлар, токмач – шуларны пешереп, тиз-тиз капкалап яшәдек.

Чәчләрем, керфекләрем дә үсәр, анысы мөһим дә түгел, сугыш кына бетсен, үлемнәр тукталсын

Февраль башында гына яман шештән химия терапия курсым тәмамланды. Хәзер уйлыйм, сугыш вакытында минем чиргә берсенең дә гаме калмаган булыр иде, препаратлар да юк, табиблар башка мәшәкатьләр белән мәшгуль, алар кешеләрне коткара. Шуңа шөкер итәм. Көзгегә карыйм да чәчләрем, керфекләрем дә үсәр, анысы мөһим дә түгел, сугыш кына бетсен, үлемнәр тукталсын дип телим.

Мариупольдә танышларым, дусларым яши, алар белән элемтә юк. Берничек тә хәлләрен белешә алмыйм. Эзлим аларны. Мариуполь шәһәрен Путин армиясе тулысынча юк итте. Качарга теләгән кешеләрне Русиягә алып киткәннәр дигән хәбәр бар. Аларның ихтыярына каршы, әлбәттә. Туганнарын, йортларын, шәһәрен юк иткән дәүләткә алып китүләрен ничек кичерәдер ул кешеләр... Шуны уйлыйм да йөрәк сыкрый.

Мариуполь халкы исән калу өчен көрәшә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:10 0:00

Тәнзилә ике атна сугыш режимында яшәү авыр булганга күрә, Киевтан китәргә карар итә. Аны уллары да үгетли. Өстәвенә Словакиядә аның туганнары да килегез дип чакыра. Ике улы да Киевтан китә алмый, 19 яшьтән алып 60 яшькә кадәр ир затларына Украинадан чыгарга ярамый. Илдәге хәрби вазгыятьтәге канун шундый. Тәнзилә Киевтан чыгып китү мөмкин түгел икәнен аңласа да (тимер юл вокзалында кеше бик күп, поездлар барысын да сыйдыра алмый), юлга чыга шулай да. Аны улы юлга озата.

— Такси чакырттык, бу хезмәт Киевта әле эшли. Мин дулкынланам, соңгы тапкыр күрәмме фатирымны, кайчан әйләнеп кайтам дип ишекне бикләп чыктым. Гаҗәп, безгә үтә дә тыныч таксист эләкте. Аның белән бергә булганга күңелгә җылы йөгерде. Вокзалга килдек, Сабантуй кадәр кеше! Басып торырлык та урын юк. Олылар, балалар, кем песиен тоткан, кем этен... Балалар елый, әмма этеш-төртеш, паника юк, барысы да борчылу. Һәрберсендә китү максаты, ничек тә булса поездга утырып мәхшәрдән качу, — дип дәвам итә сөйләвен хатын. — Мин поездга утыра алмасмын дип уйладым. Өмет юк, кеше артык күп, барысына да урын табалмаячак иде. Курку белән бергә күңел төшенкелеге биләп алды. Аннары кинәт игълан яңгырый: "Поезд Ужгородка кузгалачак". Карыйм – җәдвәлдә ул юк. Мин могҗиза белән плацкарт вагонга эләктем. 6 кешелек урында без 16 кеше утырдык. Поездда ут юк, аны кабызмыйлар, чөнки аңа атарга мөмкиннәр, бу – саклану чарасы. Бик эссе, тынчу, әмма түздек.

Украина качаклары илдән китүче поездга утыра
Украина качаклары илдән китүче поездга утыра

Янымда Гостомель шәһәреннән хатын утырды. Ольга. Аның өчен йөрәк ярыла язды. Ул юл буена сөйләде дә сөйләде. Гостомель Мариуполь кебек Русия армиясе һөҗүме аркасында җәһәннәмгә әйләнде. Ольга – бичара хатын берничә көн туктаусыз ут, шартлаулар астында яшәгән, ни эчәргә сулары, ни ризыклары булмаган. Караңгыда яшәгәннәр, чөнки электр ут өзелгән. Берара аларның йортларының бер өлеше яна башлаган. Алар бер йортта ике гаилә яшәгән. Өйгә снаряд эләккән, аның кыйпылчыгы күршесенең улына эләккән. Әнкәсенең кулында бала җан биргән. Тирә-яктан пулялар яңгыры, Ольга шул рәвешле эвакуацион автобуска кадәр йөгергән дә йөгергән. Аннары автобус аларны вокзалга кадәр китергән. Сөйли һәм исән-имин котылганына һәм поездга утырганына ышана алмый иде. Мин юл буена аны тыңладым һәм ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштым, кешене тынычландыру мөһим, ялгыз түгеллеген белдерү кирәк. Чынында безнең барыбызга да психологик ярдәм кирәк, барыбыз да куркуда, менә-менә акылдан шашкан халәттәбез. Мин ул халәтемне дөрес итеп аңлата да белмим, вазгыятьне аңлап бетермибез, бу сугыш чынбарлыгында без нишлибез, ни өчен без дигән уйлар өере...

Вокзалда Украина качаклары
Вокзалда Украина качаклары

Ужгородка исән-имин килеп җиттек. Мине танышларым каршы алды. Өйләренә кайттык, ниһаять, үземне тәртипкә китердем. Ашадым. Ял иттем дә тагын автобуска утырдым да Словакиягә киттем.

Качаклар өчен бушлай автобуслар да бар иде, әмма мин маршрут автобусын сайладым. Тынычрак булыр дип уйладым, әмма без бик-бик озак бардык, юлларда тыгыннар. Чикне узганда безне, качакларны, туганнары кебек каршы алдылар. Гомумән чит кешеләр, без аларны, алар – безне белми, әмма туганнарча мөнәсәбәт. Кем тели чәй, каһвә эчә ала иде, волонтерлар тәкъдим итеп йөрде. Бушлай токмач тараттылар. Ялгышмасам, волонтерлар арасында католик чиркәве руханилар күп иде. Бүгенге көндә туганнарымда яшим. Вакытлыча качак статусын алдым, 65 евро акча бирергә тиешләр, ризык бирәбез диделәр. Җәмәгать транспортында йөрү бушлай. Мин бернинди дә киемсез чыгып киттем, җәйге киемнәр белән дә булыштылар. Кешечә караш.

Украина качаклары Словакия чигендә
Украина качаклары Словакия чигендә

Тәнзилә Скрипачева чиктә аны башкаларга караганда озаграк тикшерделәр ди. Сәбәбе – Русия паспорты. Украинада ул озак еллар дәвамында яшәү рөхсәте алып яшәгән һәм Русия паспорты бернинди дә проблем тудырмады, Украинада меңәрләгән кеше шулай яшәде, ди ул. Әмма бүген ул Русия ватандашлыгыннан баш тарту эшләре белән йөри, "кызыл" паспорт белән йөрү, аның иясе булу – оят һәм хурлык, дип аңлата ул.

Русия армиясе минем һәм миллионлаган украиннарның тормышын җәһәннәмгә әйләндерде

— Мин Русиядә тудым, үстем. Русия дә, Украина да якын. Әмма Русия армиясе минем һәм миллионлаган украиннарның тормышын җәһәннәмгә әйләндерде. Мин агрессор дәүләтнең кешесе буласым килми. Гарьлек, хурлык. Мин туган ил мин яшәгән илгә басып кереп, сугыш башлады. Бу сугышта балалар, хатыннар, гап-гади ирләр һәлак була. Аларның Русия армиясе тарафыннан атып үтерелүе дәвам итә. Русия паспорты белән Украинада да, бүген качып киткән Словакиядә дә йөрергә оят. Мин ирек сөючән Украина ватандашы буласым килә, — ди ул.

Тәнзиләнең үзәген өзгән тагын бер күренеш – ул Татарстанда, Русиядә яшәүче туганнары, дуслары тарафыннан бер генә кызгану сүзен ишетмәү, "Хәлләрегез ничек, ничек ярдәм итик?" дигән гап-гади сораулар бирмәү.

— Хәтта намазлы туганнарымнан да кызгану сүзләрен ишетмәдем. Бернинди дә мәрхәмәтлелек чаткылары да калмаганмы соң кешеләрдә дип аптырыйм. Миңа еш кына үзегез гаепле, НАТОга керергә теләмәсәгез, Русия мондый адымга бармас иде, сез сөйләгәннәр – ялган, спектакль уйнамагыз дип язалар. Башта аңлатып карадым, аннары хәлем китә башлады, андыйларны туган булсалар да "блок"ка куйдым, — ди ул. — Кешеләр – телевизор, пропаганда корбаннары. Чынында мин соңгы тапкыр Татарстанга кайткач, телевизорны карагач, үзем Украинага шалтыраттым, "Барысы да әйбәтме ул бездә?" дип сорадым, чөнки телевизорны карап үзем дә шиккә калдым. Шулкадәр кешеләрнең баш мие юылса да юылыр икән...

Русия кешеләре беркайчан да безне аңламаячак, чөнки русиялеләр төрмәдә яши. Үз фикерләрен әйтергә курка, чит илләргә йөрми, башка җирдә кешеләрнең ничек яшәгәнен белми... Украинадагы майданны бүки кебек сөйлиләр. Әмма кешеләр үзләренә охшамаган хакимиятне алыштыра алуга, үз сүзеңне курыкмыйча, төрмәгә эләгергә мөмкинмен дип уйламыйча әйтүгә кызыгырга кирәк. Бездә гадел сайлаулар, Украинада сүз иреге һәм милләтләр, диннәр тигезлеге. Болар берсе дә Русиядә юк.

Тәнзилә качак тормышы, мөһаҗирлеге озакка түгел дип өметләнә. Ул кире Киевка әйләнеп кайту хыялы белән яши. Аның миллионлаган кешеләрнеке кебек көне Украинадагы хәлләр белән башлана, Украинадагы соңгы хәбәрләр белән йокыга китә. "Кибетләрдә ризык бар, дуслар атулар, бомбалаулар азрак дип әйтә, әмма һава һөҗүменнән кисәтүләр даими булып тора. Киевтагы Татар йорты урнашкан бистәдә дә шартлаулар булган. Ул татарлар өчен кадерле йорт, без бит анда Корьән ашларына җыела идек, милли чараларда даими очрашып тордык. Дус кызым һәр кич балаларын ияртеп метрога йокларга төшә. Анда салкын, әмма имин. Газлары сүндерелгән, электр плитәсендә ашарга әзерли. Мин әле имин, кунакта, әмма өйдә күпкә рәхәтрәк", ди ул.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG