Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров өлешчә мобилизацияне хуплап чыкты


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Хәбиров республикада мобилизация штабы оештыруларын да җиткерде.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров өлешчә мобилизацияне хуплап чыккан һәм республикада мобилизация штабы төзелүен җиткергән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

"Без Русия президенты Владимир Путинның өлешчә мобилизация турындагы карарын тулысынча хуплыйбыз. Башкортстанда "махсус хәрби операция" уздыруның кирәклеген аңлыйлар. Республикада мобилизация штабы төзелде. Дәүләт башлыгы куйган бурычларны вакытында һәм нәтиҗәле үтәячәгебезгә инанам", дигән ул.

ЯҢАРТУ. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та өлешчә мобилизацияне оештыру турында "тиешле күрсәтмәләр" биргән, дип белдерде президент сүзчесе Лилия Галимова "Коммерсант"ка.

"Республика алдында куелган өлешчә мобилизация бурычлары билгеләнгән вакытта башкарылачак", диде ул.

21 сентябрьдә русияләргә мөрәҗәгатендә Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Азатлык сөйләшкән белгечләр, бу Русия армиясенең көчсезлеген күрсәтә, хәзер төбәк җитәкчеләре Мәскәү кушканны үтәр өчен тырышачак, халыкның сабырлыгы әкренләп бетә бара, дип саный.

"Азат милләтләр лигасы" лидеры Руслан Габбасов Азатлыкка әйтүенчә, хәзер һәр төбәккә халык санына карап никадәр кеше мобилизацияләнергә тиеш дигән фәрман төшәчәк. Мәскәү алдында үзен яхшы яктан күрсәтү өчен һәр төбәк җитәкчесе моны арттырып үтәргә тырышачак.

"Мисал өчен, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров болай да инде бу өлкәдә бик тырыш иде. Хәзер авылларда яшьләр белән очрашып, Украинада нацилар сугыша һәм башка шуның ише сүзләр сөйләр дип уйлыйм. Чечня башлыгы Рамзан Кадыровтан соң Хәбиров сугыш өчен барысын да эшләргә әзер булган җитәкчеләрнең берсе" диде Габбасов.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Хәбиров беренчеләрдән булып бу сугышны хуплап чыккан иде.

Шул вакыттан бирле Башкортстан Украинаның Русия басып алган төбәкләренә һуманитар олаулар җибәрүдә дә, Путин башлаган сугышка ихтыяриларын озатуда да актив булды.

Украинадагы сугышка җибәрү өчен республикада батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Күптән түгел Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.

Әмма шул ук вакытта Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан Идел буе төбәкләре арасында алдынгы сафларда.

Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган исемлегендә Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булган 192 ир-егетнең фамилиясе бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG