Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт батальоны Хәбиров кәнәфие хакына төзеләме?


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

20 июньдә Башкортстанда Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу өчен ихтыярилардан торган икенче батальон төзелү турында белгеле булды. Май ахырында беренче батальон төзелгән иде. Аңа генерал Миңнегали Шәйморатов исеме бирелде. Мөһаҗирлектәге башкорт активисты Руслан Габбасов бу батальоннарны төзү артында нәрсә торуын тикшергән. Килешү нигезендә хезмәт итүченең туганы белән сөйләшеп, ул батальонга кушылу сәбәпләрен белешкән. Габбасовның шул хакта комментарын тәкъдим итәбез.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, "махсус операция"нең авырлыгы беренче чиратта төбәкләргә төште, моны белгеч Руслан Айсин да искәрткән иде. Бу хакта Азатлык та башка мәгълүмат чараларыда да күп язды. Журналистлар да һәлак булган Русия хәрбиләре арасында Мәскәүдән яки Петербурдан беркем юк диярлек, дип искәртте.

Берьюлы берничә чыганак һәлак булучылар арасында Русиянең этник азчылык (яки асаба халыклар) вәкилләре һәм авылдан чыгучылар күбрәк дип белдерде. Татарстан, Башкортстан, Төньяк Осетия, Дагыстан, Бурятиядән һәм башка республикалардан һәлак булучылар турында хәбәр ителде.

Шул ук вакытта бу республикаларның җитәкчеләре сугыш турында риторикаларын көчәйтә генә бара, һәлак булучыларны каһарманлаштыралар. "Махсус операция"не хуплап, Мәскәү алдында булдыралганча ныграк куштанлануда бер-берләре белән ярышалар дигән хис туа.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз республикасында Украинага җибәрү өчен чечен батальоннары оештыра башлагач, бу эстафетаны Башкортстанда да эләктереп алдылар.

Башкортстандагы "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты спецназы ветераннары" иҗтимагый оешмасының моңарчы беркемгә билгеле булмаган рәисе Алик Камалетдинов Украинадагы "махсус операция"дә катнашу өчен ихтыярилардан торган аерым батальон оештыруы турында игълан итте.

Батальонны совет генералы Миңнегали Шәйморатов исеме белән атарга булганнар, дип искәртелде. Бу шәхси тәкъдим диелсә дә, акчасын (сүз аена 220-250 мең сум турында бара) республика хакимиятләре түләргә вәгъдә итә. Шулай ук хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәр тәүлек өчен хәрбиләргә сигезәр мең сум түләячәкләр.

Башкортстан халкында гадел сорау туа: әгәр акчалар бюджеттан биреләчәк икән, мондый чыгымнар өчен алар алдан каралганмы, юк икән, бюджетның кайсы өлешен кисәчәкләр?

Украинадагы сугышта катнашу өчен 200дән артык ихтыяриның хәрби килешү төзүе хәбәр ителде. Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонга керергә риза булган хәрбиләрне моңа нәрсә этәргән соң?

Мин сөйләшкән бер ихтыяриның туганы әйтүенчә, егет хәрби килешүне гаиләсендәге проблемнар сәбәпле имзалаган.

"Ул комарлы уенчы. Зур акчалар югалтты, бөтен туганнардан бурыч алып чыкты: кемнәндер 50шәр мең, кемнәндер 100әр мең сум. Хатыны белгәч, гаиләдә җәнҗал чыккан. Аерылуга кадәр барып җитә яздылар. Хәзер финанс эшләрен җайга салу өчен сугышка китәргә булды. Хәер, ул үзе дә махсус операцияне хуплый, Украинада нацилар яшәүгә ихлас ышана", - дип сөйләде бер контрактчының аноним булып калырга теләгән туганы.

Чыганак әйтүенчә, хәзергә батальонга бөтен кешене дә алмыйлар.

"Бик җитди сайлап алу бара, хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы булганнарга өстенлек бирәләр. Уфа хәрби комиссариатына тулы автобусларда районнардан китерәләр. Элек хөкем ителгән булса, хөкем ителү вакыты бетсә дә – алмыйлар. Исерек килеш килгәннәрне дә кире боралар. Әмма мин беренче вакытта гына болай булыр дип уйлыйм. Батальон югалтуларга дучар булгач, бөтен кешене рәттән җыя башлаячаклар", ди ул.

ВКонтакте социаль челтәрендә, Алик Камалетдиновның батальон оештыру барышы турындагы постлары астында кулланучылар шактый актив. Хуплап фикер калдыручыларның аккаунтлары еш кына фейкка охшаган була. Гадәттә аларның фотолары да аз, язылучылары да 5-7 генә.

Тәкъдимне күпләп хуплыйлар дигән ясалма фон тудырыла кебек.

Шулай да, комментарларда Илфат Кашапов исеме белән язган батальон төзүне актив хуплаучы кеше чынлап та бар ахрысы. Ул еш кына үз сәхифәсендә хәрби киемдә фотолар куя, халык алдында чыгыш ясый, республиканың билгеле затлары белән фотога төшә. Үзегез дә батальонга ихтыяри булып язылдыгызмы дигән сорау язып җибәргәч, Кашапов җавап бирүдән качты, ахырдан сорау язучыны кара исемлеккә кертте.

Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальон – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме. Батальонга бирелгән атама – генерал Шәйморатов исемен дә бу түрә еш телгә ала. Элегрәк мин Уфаның Совет мәйданында совет генералы Миңнегали Шәйморатовка атап сын композициясе куячакларын язган идем.

Хәбиров Донбасска айга ике мәртәбә һуманитар йөк төялгән йөк машинаналары колоннасын җибәрә. Ә күптән түгел Луһанскига тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрелде.

Шул рәвешле Хәбиров Владимир Путин каршында ялагайланырга һәм үзенең тугрылыгын күрсәтергә тели дип саныйлар, чөнки Хәбировның тиздән вазифасыннан алыначагы турында соңгы вакытта еш сөйли башладылар.

Әгәр шулай икән, димәк Хәбиров кәнәфиен саклау өчен якташларының гомерләре белән түләргә дә әзер булып чыга.

Украинадагы "махсус операциядә" һәлак булучылар саны ягыннан Идел буе федераль бүлгесендә Башкортстан – беренче урында. Азатлык алып барган исемлектә андыйлар саны йөздән артып китте.

Руслан Габбасов
башкорт активисты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG