Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинадагы сугышта һәлак булучылар. Татарстан һәм Башкортстан


Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре. Исемлек көн саен яңартыла.

2022 елның 27 июньнән башлап Украинада һәлак булучылар махсус проектта туплана. Ул көнгә анда Татарстаннан (87), Башкортстаннан (118), барлыгы 205 кеше бар иде.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш кырыннан корбаннар турында хәбәрләр беренче көннәрдә үк килә башласа да, Русия ягы башта аларны танымады.

2 мартта Русия саклану министрлыгы беренче тапкыр мәгълүмат биреп, 498 хәрбинең һәлак булганын таныды.

25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта югалтуларын игълан итте: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Шуннан соң башка рәсми белдерүләр булмады.

Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 30 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә.

Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.

Украинадагы сугышта беренче корбан турында хәбәр Татарстанга 1 март килде. Шуннан соң Татарстан һәм Башкортстан егетләренең үлеме турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплап бара.

ТАТАРСТАН (77)

77. Александр Сергеев - 42 яшь, тумышы белән Алексеевскидан. Район үзәгендәге 1нче мәктәпне тәмамлаган. Хәрби хезмәт үткәннән соң контракт буенча хезмәт итәргә кала. Өйләнгән. Ике улы бар. Бу хакта Алексеевски районы газетасы хәбәр итә.

76. Иван Сидоров - 36 яшь, тумышы белән Чүпрәле районы Борындык станциясеннән. Ул 31нче десант-һөҗүм бригадасында хезмәт иткән. Бу хакта "Казанский репортер" яза. Сидоров армиядән соң килешү имзалаган. Ул 2014 елны Кырым вакыйгаларында катнашкан, 2019 елны Сүриядә булган, 2022 елда Иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) белән Казакъстандагы чуалышларда катнашкан. Украинадагы сугышта ул 28 февральдә Гостомель һава аланын алу өчен сугышканда һәлак булган. Аны хатыны һәм ике баласы (11,9) яшәгән Ульянда 12 мартта җирләгәннәр.

75. Олег Уткин, 30 яшь. Кайбычның Өлҗән авылыннан. 2009 елны хәрби хезмәткә алына. 2015 елда беренче, 2018 елда икенче килешүен имзалый һәм Норофоминскида хезмәт итә. Бу хакта Кайбыч районы газетасы хәбәр итә.

74. Ренад Мәҗитов - Лаеш районы Татар Янтыгы авылыннан. Сентябрьдә 50 яшь тулган булыр иде. Аның үлеме турында Лаеш районы башлыгы хәбәр итте.

73. Айдар Хәеров - 39 яшь, Нурлат районыннан. Хәеров 2000нче елны 2нче санлы шәһәр мәктәбен тәмамлаган, аннары Казан автотранспорт техникумында укыган. Соңгы елларда вахта юлы белән Арктика хәрби корылмасында эшләгән.

72. Газиз Саттаров – 26 яшь, Татарстанның Югары Ослан районы Введенский бистәсе авылыннан. Аның үлеме турында авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Морозов хәбәр итте.

Саттаровлар гаиләсе Татарстанга Үзбәкстаннан Газизгә 3 яшь булганда күченеп кайткан. Әтиләре хәзер Казакъстанда яши, ә әнисе үги әтисе белән авылда. Газизнең апасы моннан җиде ел элек вафат булган, энесе мәктәптә 8нче сыйныфны тәмамлаган.

Рамил Шабуров
Рамил Шабуров

71. Рамил Шабуров - 47 яшь. Алабуга районыны Танай авылында җирләгәннәр, дип яза Танай авылы шурасы башлыгы Галина Праздниковага сылтама белән 116.ru.

"Рамил Украинага ихтыяри буларак киткән. 27 майда бурычларын үтәргә керешкән һәм ике атнадан соң һәлак булган", ди ул.

Праздникова сүзләренчә, Шабуровлар гаиләсе авылга 15 ел элек килеп урнашкан һәм йорт сала башлаган. Рамил ЮХИДИда эшләгән, әмма 2011 елдагы реформалар вакытында кыскартуга эләккән. Аннан соң ул төрле җирләрдә эшләп йөргән. Соңгы елда "Алабуга" махсус икътисади зонада хезмәт иткән.

70. Сергей Кравчин – Питрәч районы, 37 яшь. 10 мартта һәлак булган. Үлеме турында "Алга" район газеты хәбәр итте.

69. Сергей Харламов – Питрәч районы, 36 яшь. 14 мартта һәлак булган. Үлеме турында "Алга" район газеты хәбәр итте.

68. Денис Сөбханкулов- 29 яшь. Татарстанның Менделеевски районында туган. Аның үлеме турында район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте. Сөбханкулов Башкортстанның Әлшәй районында җирләнәчәк.

Александр Пашагин
Александр Пашагин

67. Алексей Пашагин - Лаеш районы Никольское авылыннан, 33 яшь. 23 майда һәлак булган, 13 июньдә туган авылында җирләнде. Пашагин мәктәпне тәмамлаган Казан федераль университетының тарих факультетына укырга кергән, әмма бер елдан армиягә киткән. 2018 елда контракт төзегән. Украинага җибәрелгәнче Хабаровски каре Таежное авылындагы хәрби бүлектә хезмәт иткән. Үлеме турында "Камская новь" газеты хәбәр итте.

66. Илмир Монасыйпов – Мөслим районы Ташлыяр авыланнан, 30 яшь. Үлеме турында Мөслим районы газеты хәбәр итте.

65. Исламдин Хөсәенов - тумышы белән Таҗикстаннан, әмма аны Татарстанның Буа районы Кильдураз авылында җирләгәннәр. Биредә аның әти-әнисе дә җирләнгән. Хөсәенов 31 майда һәлак булган дип хәбәр итте Буа районының "Знамя" газеты

Исламдин Хөсәенов
Исламдин Хөсәенов

64. Хәйдәр Әфләтунов - Мамадыш районы, Яңа Комазан авылыннан, 29 яшь. Мәктәпн тәмамлагач армиягә алынган, аннары контракт төзеп хезмәт иткән. Хәйдәрнең хатын һәм 10 айлык кызы калган. Ульяновскида җирләнгән. Үлеме турында Мамадыш районы газеты хәбәр итте.

Хәйдәр Әфләтунов
Хәйдәр Әфләтунов

Андрей Соколовский
Андрей Соколовский

63. Андрей Соколовский - Казкъстанда туган, 4 яшендә гаиләсе белән Тәтешкә күчкән. Тәтеш шәһәренең 2нче урта мәктәбендә, аннары Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Андрей Соколовскийның ике улы бар: олысына - алты, кечесенә бер яшь. Үлеме турында "Тәтеш таңнары" газеты хәбәр итте.

62. Иван Павлов – Чүпрәле районы, Коршанга Шигали авылыннан. 2003-2005 елларда мәҗбүри армия хезмәтендә була, 2011 елда контракт төзеп хезмәт итә башлый.
Үлеме турында Чүпрәле районының "Туган як" газеты хәбәр итте.

Иван Павлов
Иван Павлов

61. Рәмис Каюмов - 26 яшь, Бөгелмәнең Кодаш авылыннан.

Рузил Сабирҗанов
Рузил Сабирҗанов

60. Рузил Сабирҗанов - Кукмарадан, 21 яшь. Үлеме турында районның "Хезмәт даны" газеты хәбәр итте.

Василий Маковеев
Василий Маковеев


59. Василий Маковеев - Чаллыдан, 56 яшь.

Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан ихтыярилар отряды белән сугышка 21 апрельдә киткән. Үлеме турында Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хатыны һәм өч баласы калган.

Олег Ильбеев
Олег Ильбеев





58. Олег Ильбеев — Чүпрәле районы Харнавар Шигали авылыннан. 23 яшь. Ульян өлкәсендә килешү нигезендә Русия армиясендә хезмәт иткән һәм Украинага каршы сугышка җибәрелгән.

Туган авылында җирләнде. Бу турыда район хакимияте ВКонтакте социаль челтәрендә белдерде.

Михаил Чашкин
Михаил Чашкин

57. Михаил Чашкин — Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылыннан. 27 яшь. Ульян өлкәсендә килешү нигезендә Русия армиясендә хезмәт иткән һәм Украинага каршы сугышка җибәрелгән.

Туган авылында җирләнде. Бу турыда район хакимияте ВКонтакте социаль челтәрендә белдерде.

Валерий Ярухин
Валерий Ярухин

56. Валерий Ярухин – Тәтеш районы Богдашкино авылында туган. 34 яшь. Мәктәптән соң Чуаш авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган. 2013 елда контракт төзеп хезмәт итә башлый. Җирләү хәбәрен Тәтеш районы газеты хәбәр итте.

Ярухинның 13 һәм 5 яшьлек кызлары калган

55. Фердинат Габидуллин —35 яшь, Үзәк хәрби бүлгенең реактив артиллерия идарәсе взводы командиры идарәсенең батареялар бүлеге машина йөртүчесе булган, кече сержант.

Хатыны Әнисә белән бер кыз тәрбияләгәннәр. Кызы быел беренче сыйныфка укырга барачак.

Фердинат Габидуллин Сабанично авылы зиратында җирләнде, дип яза Кукмара район газеты.

Равил Рамазанов
Равил Рамазанов


54. Равил Рамазанов — Түбән Камадан, 37 яшь. "Түбән Кама механика заводында" эшләгән булган. Контракт төзеп гаскәргә киткән диелә. Үлеме турында НТР-24 җирле телеканалы хәбәр итте.

Рамазановның хатыны тол, ике баласы ятим калган. Ул эшләгән заводта хатыныга акча җыю оештырылган.

Илья Денисов
Илья Денисов

53. Илья Денисов — Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылыннан. 25 яшь. Мәктәптән соң Чуаш дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укыган. 2018 елда аны тәмамлау белән армиягә алынган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. 25 майда туган авылында җирләнде дип хәбәр итә "Туган як" район газеты.

Никита Орлов
Никита Орлов

52. Никита Орлов — 27 яшь, Чистайдан. Бу турыда "Чистополь-информ" хәбәр итә.

Орлов 2015 елда килешү нигезендә Русия гаскәренә алынган. Сахалинда зенит дивизиясендә сержант вазифасында хезмәт иткән.

Украинага каршы сугышта 2 майда Орлов кыйпылчыктан яраланган. Аны Краснознаменски хастаханәсенә җибәргәннәр. Әмма табиблар аны коткара алмаган, ул 12 майда вафат булган. 20 майда Чистайда җирләнә.

Руслан Сәйфуллин
Руслан Сәйфуллин

51. Руслан Сәйфуллин — 14 майда Азнакайның Күктәкә авылында җирләнә. Бу хакта район газеты сайты хәбәр итә.

2004-2006 елларда армиядә хезмәт иткәннән соң, ул гаиләсе белән Казанда яши. Украинада сугыш башлангач, хәрби комиссариятка барып саклану министрлыгы белән килешү төзи.

50. Дмитрий Милочкин — 22 яшь, Зәйнең Поручик авылыннан, Хабаровскида армиядә хезмәт иткәннән соң, килешү нигезендә шунда кала.

"Казанский репортер" язуынча, Милочкин 19 апрельдә үк һәлак була, әмма бер айга якын аның турында бернинди мәгълүматлар да булмый.

Ирек Садыйков
Ирек Садыйков

49. Ирек Садыйков — 24 яшь, Мамадыш политехник көллиятен тәмамлаган, гаскәргә алынган. Башта Воронеж өлкәсендә хезмәт иткән. Аннары килешү төзеп, Белгород өлкәсенә киткән. Анда ул өйләнә, кызлары туа.

Сугыш башлангач, ул хезмәт иткән бүлекне Украинага җибәрәләр. 23 апрельдә ефрейтор Мариуполь янында минада шартлый. Хатыны гозере белән ул Белгород өлкәсенең Валуйка шәһәрендә җирләнә.

Рәмис Заһретдинов
Рәмис Заһретдинов

48. Рәмис Заһретдинов — 34 яшь, тумышы белән Чаллыдан. Контракт нигезендә хәрби хезмәтне Алтай краеның Алейски шәһәрендә үтәгән. Анда аның хатыны һәм ике улы яши.

Заһретдинов 8 майда һәлак булган.


47. Руслан Язданов — 27 яшь, Әлмәттән, 31нче десант-һөҗүм бригадасы снайперы булган. 2013 елны Әлмәттән армиягә алына, 2016 елны контракт нигезендә хезмәт итә башлый, дип яза ЮВТ.

46. Даниил Маршев — 27 яшь, Тәтештән. Күзләү төркеме командиры булып хезмәт иткән.

Илшат Хәмидрәхимов
Илшат Хәмидрәхимов

45. Илшат Хәмидрәхимов — 26 яшь, өлкән лейтенант. Татарстанның Аксубай районы Иске Мукшы авылыннан. Мәскәү хәрби җитәкчелек югары училищесын тәмамлап Приморье краенда хезмәт иткән, Сүриядә дә сугышкан. Украинага каршы сугышта 14 апрельдә һәлак булган. Граната атучылар взводы командиры булган.

Илшат белән хушалашу җыены ул укыган Иске Мукшы авылы урта мәктәбендә узган. 19 майда аңа 27 яшь туласы булган. Бу турыда "Сельская новь" район газеты хәбәр итә.

7 май шимбә көнне Татарстан президенты Украинага каршы сугышта Татарстаннан рәсмән 62 хәрбинең үлүен белдергән иде. Бу исемлектә Хәмидрәхимов булу-булмаы билгеле түгел.

44. Владислав Курбатов — 23 яшь, Татарстанның Яңа Чишмә район үзәге егете, кече сержант. Украинага каршы сугышта һәлак булган. Нинди шартларда һәлак булуы хәбәр ителми.

43. Илназ Кадыйров — 34 яшь. Казан танк училищесын тәмамлаган. Гвардия капитаны рота командиры булып хезмәт иткән. "Казанский репортер" туганнарына сылтанып язуынча, Кадыйров 14 апрельдә һәлак булган. Аны 25 апрельдә Казанның Курган зиратында җирләгәннәр.

42. Сергей Мосолов — 1989 елның 21 февралендә Актаныш районы Мари Суыксу авылында дүртенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаган егет, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли. 2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиясендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте.

Сергей Мосолов
Сергей Мосолов

​41. Владимир Толстов — 21 яшь. Күзләүче снайпер булган. Әлки районы Чуаш Борнае авылында җирләнгән.

40. Наил Хәлиуллин — 49 яшь. Чаллы шәһәреннән. Үз теләге белән 8 апрельдә сугышка чыгып киткән булган. Хатыны, өч баласы калган. Бу хакта "Казанский репортер"га Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

39. Николай Петрушин 21 яшь, Лениногорски политехника көллиятен тәмамлаган. 2020 елда хәрби хезмәткә алына. Контракт нигезендә хезмәт итә. (Аның үлеме турында көллиятнең "Вконтакте" битендә хәбәр ителә)

​38. Антон Гречаник — 39 яшь, Казаннан, Брянски өлкәсендә хезмәт иткән. 2004 елда Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән, 2009 елда офицер курсларын тәмамлаган булган. Украинадагы сугышта 10 апрельдә һәлак булган. Бу хакта KazanFirst яза.

37. Игорь Аръяхов — 23 яшь, Татарстанның Чүпрәле районы Чуаш Чүпрәлесе авылыннан. Украинадагы сугышта 2022 елның 26 апрелендә һәлак булган. 24 апрельдә туган авылында җирләнгән.

36. Юрий Лабутин — Татарстанның Тәтеш районыннан 33 яшьлек сержант. Украинадагы сугышта 6 апрельдә һәлак булган. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң 2006 елда хәрби хезмәткә алына һәм контракт төзеп кала. 2009-2015 елларда запаста була. 2015 елның апрелендә янә килешү төзеп гаскәргә китә. 2020 елдан 55546 хәрби частендә взвод командиры урынбасары була.

35. Вячеслав Савинов — Татарстаннан, подполковник, Украинадагы сугышта һәлак булган. Аның үлеме турында "Выстрел" Казан югары хәрби училищесының ветераннар һәм тәмамлап чыгучылар иҗтимагый оешмасы хәбәр итте. 25 мартта ук җирләгәннәр, әмма бу хакта хәзер генә билгеле булды.

34. Егор Санников — Татарстаннан, майор, Украинадагы сугышта һәлак булган. Аның үлеме турында "Выстрел" Казан югары хәрби училищесының ветераннар һәм тәмамлап чыгучылар иҗтимагый оешмасы хәбәр итте. 19 мартта ук җирләгәннәр, әмма бу хакта хәзер генә билгеле булды.

33. Артем Нагоркин — Татарстанның Кайбыч районы Олы Подберезье авылыннан. 2017 елда ул хәрби хезмәткә киткән, шуннан соң контракт нигезендә Ростов өлкәсендә хезмәт итүен дәвам иткән, танк командиры булган. Русия Украинага каршы башлаган сугышта 17 апрель һәлак булган.

32. Богдан Лесников — Азнакайдан, үлеме турында Вконтактедагы битендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин хәбәр итте.

31. Гаян Муллаҗанов — 20 яшь, Татарстанның Азнакай районы Зур Сукаеш авылыннан. Украинада үлеме турында үзе укыган Бөгелмә машина төзелеше техникумының Вконтакте битендә хәбәр ителде. Контрактны имзалаганга әле бер ел да узмаган булган. 19 апрельдә туган авылында җирләнде.

30. Михаил Афанасьев - Буа районы Әлшәй авылыннан. 1992 елда туган. 2014 елдан Ульян өлкәсендәге хәрби бүлекләрнең берсендә хезмәт иткән, десантчы. Үлеменнән соң Русия каһарманы исеме бирелгән.

29. Руслан Садыйков - Аксубай районында туган, 20 яшь. 2021 елда урман техникумы көллиятен тәмамлаган. Руслан 12 апрельдә Мариупольдә һәлак булган. Бу хакта Аксубай районы хакимияте хәбәр итте.

Руслан Садыйковны соңгы юлга озату
Руслан Садыйковны соңгы юлга озату

​28. Илназ Харисов - Яшел Үзән районы Карагуҗа авылыннан. 25 яшь. Урта мәктәпне тәмамлагач, 2016 елның көзендә армиягә чакырыла. Срогы тулгач, контракт нигезендә ике елга Хабаровски өлкәсендә хезмәт итәргә кала, аннары аны тагын дүрт елга озайта. Харьков янында Макаренко поселогы янында өстенә снаряд төшә, ул 22 март көнне үлә. Илназның әнисе, авылдашлары белән "Шәһри Казан" сөйләшкән.

27. Дамир Гыйлемханов - Казанда 1999 елда туган, Казанның 42нче мәктәбендә белем алган, көллият тәмамлаган. 2019 елда армиягә алынган, хәрби хезмәте тулгач, контракт төзегән. Үлеменнән соң аңа Русия каһарманы исеме бирелде.

26. Динар Хәметов - Питрәч авылында туган. 42 яшь. Өч баласы һәм хатыны калган. Матбугат чаралары язуынча, Динар Хәметов өч тапкыр алтышар ай Сүриядә кайнар нокталарда булган. Җирләнүе турында Вконтактеда "Пестречинское землячество" төркеме хәбәр итте.

Динар Хәметов
Динар Хәметов

25. Андрей Кульметьев - Норлат районының Кече Камышлы авылында туган, Нурлаттагы Советлар берлеше каһарманы М.Е.Сергеев исемендәге гимназиядә укыган, Русия кооперация университеты тәмамлаган. 24 яшь булган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. Үлеме турында Нурлат-информ хәбәр итте.

24. Алмаз Батанов - Казанда туган, аннары гаиләсе белән Когалым шәһәренә күченгән, анда урта мәктәпне тәмамлаган. Казан танк училищесын тәмамлаган. Украинадагы сугышта 13 мартта һәлак булган. Казанның Самосырово зиратында җирләнде. Үлемен "Кайбыч таңннары" газеты хәбәр итте.

23. Данил Казаков - Бөгелмәдә 2001 елда туган. 2015 елда мәктәпне, аннан соң Бөгелмә машина төзелеше техникумын тәмамлаган. 2021 елның июленнән контракт нигезендә хезмәт иткән диелә.

22. Олег Кириллов — Кукмара районы Югары Чура авылыннан, 1994 елгы, ефрейтор. Украинадагы сугышта 27 февральдә үк һәлак булган, әмма туганнары бу хакта 28 мартта гына белгән. Хатыны, ике яшьлек кызы калган. 30 март туган ягында җирләнде.

21. Дмитрий Дормидонтов — Теләче районыннан, подполковник, реактив артиллерия дивизионы командиры. Украинадагы сугышта 20 мартта һәлак булган. Өч офицер, шул исәптән Дмитрий утырган блиндажга мина эләккән диелә.

20. Дамир Исламов — Лениногорскидан, 1996 елгы, лейтенант, Украинадагы сугышта 7 мартта һәлак булган, дип хәбәр итә Лениногорски паблигы.

19. Иван Дулатов — Әлки районы Чуаш Борнае авылыннан. 31 яшендә Украинадагы сугышта һәлак булган. 23 мартта туган авылында җирләнде. Бу хакта Әлки район газеты хәбәр итте.

Иван Дулатов
Иван Дулатов

18. Гафур Шакирҗанов — Яшел Үзәннән, 26 яшьтә, өлкән лейтенант, танк батальоны взводы командиры булып хезмәт иткән. Украинадагы сугышта 13 мартта һәлак булган. Аның үлеме турында Яшел Үзән хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Гафур 25 мартта җирләнде. Хатыны һәм кызы калган.

17. Руслан Галләмов — тумышы белән Чаллыдан, 34 яшьтә. Украинадагы сугышта 11 мартта һәлак булган. Сугышка кадәр контракт нигезендә Казанда хезмәт иткән. Үлеме турында "Челнинские ивзестия" газеты ​хәбәр итте. Руслан 26 мартта Казанда "Курган" зиратында җирләнә. Аның ике баласы калган.

16. Сергей Кузнецов — 1983 елда Биләрдә туган. Мәктәпне бетергәч медицина көллиятенә укырга кергән, аннары укуын Мәскәү һуманитар университетында дәвам иткән. Мәскәүдә килешү нигезендә хәрби хезмәткә киткән. Узган ел Казанга күчерелгән. Хәрби фельдшер булган. Үлеме турында Алексеевский райны сайты хәбәр итте. Хатыны, ике баласы калган.

15. Руслан Июдин — Биектау районыннан, Казан танк училищесын тәмамлагач, контракт нигезендә хезмәт иткән. Украинадагы сугышта 8 мартта һәлак булган, дип яза Биектау район газеты сайты.

14. Сергей Тимофеенко —Чистай районыннан, 22 яшь. Аның үлеме турында хакимиятләргә сылтама белән 116.ru хәбәр итә. Сергей Русиянең Кораллы көчләрендә килешү нигезендә хезмәт иткән диелә.

13. Айнур Измайлов — Кукмарадан, лейтенант, контракт нигезендә танк взводы командиры булып хезмәт иткән. Аның үлеме турында "Хезмәт даны" район басмасы хәбәр итте. Айнурга 24 яшь булган.

12. Илдар Галиев — Балтач районыннан, армиягә өч ай элек кенә чакырылган. 23 мартта аңа 20 яшь туласы булган. Аның үлеме турында "Хезмәт" район басмасы хәбәр итте. Әмма соңрак хәбәр сайттан алынды, редакция моны әнисенең үтенече дип аңлатты.

11. Дмитрий Чуманов — Базарлы Матак авылыннан, 1989 елда туган. Казан югары артиллерия училищесын тәмамлаган һәм Приморский краена җибәрелгән. Соңгы елларда Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт иткән, капитан. 4 мартта Украинада һәлак булган. "Әлки хәбәрләре" газеты аның җирләнүе турында язды.

10. Артур Шәрәфиев — Чаллыда туып үскән, шәһәрнең политехник көллиятендә укыган, 2021 елның августыннан Русия армиясендә килешү нигезендә хезмәт иткән. Аның Украинадагы сугшыта үлеме турында шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Артурга 21 яшь булган.

Артур Шәрәфиев
Артур Шәрәфиев

9. Александр Осипов — Түбән Кама районы Ялантау авылыннан, Татарстан кадетлар корпусын һәм Рязань югары һава-десант көчләре җитәкчеләре училищесын тәмамлаган.

8. Илнур Гайфетдинов — Кукмара районыннан, килешү нигезендә медицина ротасы фельдшеры булып хезмәт иткән. Аның үлеме турында "Хезмәт даны" район басмасы хәбәр итте. Илнурга 22 яшь булган.

7. Элер Эгамбердиев — Алабугадан. Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу хакта Алабуга районының рәсми сайтында хәбәр ителде. 1980 елда Үзбәкстанның Самарканд өлкәсендә туган, хәрби хәрәкәтләр ветераны. 2014 елдан контракт нигезендә хезмәт иткән. Хатыны һәм өч баласы калган.

Элер Эгамбердиев
Элер Эгамбердиев

6. Данис Сәләхетдинов — Казаннан, 34 яшьлек прапорщик. Луһански янында атышка эләккән. 10 мартта Юдино зиратына җирләнде. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

5. Ренат Гайсин — Казаннан, подполковник. Аның үлеме турында "Татарстан" телерадиоширкәте хәбәр итте. "Подполковник Ренат Гайсин 20 елдан артык вакытын дәүләткә хезмәт итүгә багышлады. Соңгы елларда Татарстандагы хәрби бүлекчәләрнең берсендә хезмәт итте", диелә хәбәрдә. Мәрхүмнең хатыны һәм ике баласы калган.

4. Дмитрий Софронов — Яшел Үзән районыннан, полковник, Казан танк училищесын тәмамлаган, диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, 6 мартта һәлак булган. Аның үлеме турында район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте. 10 мартта Бело-Безводное авылында җирләнде.

Дмитрий Софронов
Дмитрий Софронов

3. Семен Соловьев — 1983 елда Чистай районында туган, кече сержант. Аннексияләнгән Кырымда яр буе сагында хезмәт иткән. Украина гаскәрләре атышка тоткан чакта һәлак булган дип хәбәр ителә. Кефедә (Феодосия) җирләнде, Соловьевның өч баласы калган.

Семен Соловьев
Семен Соловьев

2. Станислав Герасимов — Баулы районыннан. Аның үлеме турында Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров Инстаграмда хәбәр итте.

"Кайгылы хәбәр. Якташыбыз, контракт хезмәтенең кече сержанты Станислав Герасимов махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Вөҗданы кушуы буенча Станислав тормышта катлаулы һәм бик кирәкле ил сакчысы юлын сайлады. Ул ватандашларына чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте. Йөрәк сыкрый. Якташыбызның туганнарына, якыннарына, дуслары һәм хезмәттәшләренә Ходай сабырлык бирсен" дип язды ул.

1. Илнур Сибгатуллин — Түбән Кама шәһәрендә туган, килешү нигезендә хезмәт итүче сержант булган. Украинадагы сугышында һәлак булган дип рәсми танылган Татарстаннан беренче егет булды. Хакимият вәкилләре катнашында зур хөрмәт белән Түбән Камада җирләнде.

Илнур Сибгатуллин
Илнур Сибгатуллин

БАШКОРТСТАН (114)

114. Андрей Стручков. Башкортстанның Дәүләкән районыннан. 26 июнь көнне җирләнәчәк.

113. Динар Сөләйманов. Башкортстанның Уфа районы Миловка авылында 1992 елда туган. Ихтыяри буларак "Ермак" отрядында Украинага сугышырга киткән. 2022 елның 24 июнендә туган ягында җирләнгән.

112. Руслан Исәнбаев - Салават районыннан. Аның үлеме турында үз Вконтакте битендә район башлыгы Марс Кашапов хәбәр итте. Исәнбаев радиостанция башлыгы, ефрейтор булган.

Максим Баһавиев
Максим Баһавиев

111. Илгизәр Зиннуров 21 яшь, Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылыннан. Аның үлеме турында муниципалитет башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте. Зиннуров Чиләбенең штурманнар югары хәрби училищесында белем алган, хәрби идарә офицеры булган.

110. Максим Баһавиев – Кырмыскалы районы Урал авылыннан, 20 яшь. Укчылар бүлегендә хезмәт иткән булган. Аның үлеме турында беренче хәбәр апрель аенда ук килгән, һәм ул июнь урталарына гына рәсмән расланган. Бу турыда 16 июньдә Кырмыскалы районы хакимияте белдерде. Кырмыскалы районында җирләнә.

109. Вячеслав Корниенко - Күмертаудан. 24 яшь. Үлеме турында шәһәр мэры Олег Фролов хәбәр итте.

108. Айдар Фазылов – Дүртөйле районы Аюкаш авылыннан.

107. Марат Галиханов - Куян авылыннан, өлкән лейтенант. Аның үлеме турында Нефтекамск Вконтаткте битендә язылган.

106. Сынбулат Билалов – Бөрҗән районы Килдегол авылыннан, 21 яшь. Аны 13 июльдә җирләгәннәр. Армиядән соң контракт нигезендә хезмәткә калган.

Җирләү хәбәрен Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов җиткерде.

Рушан Закиров
Рушан Закиров

105. Рушан Закиров - Дуван районы Өлкөнде авылыннан. Мәктәптән соң Дуван күп профильле көллиятендә укыган. 11 июньдә җирләнде. Үлеме турында район башлыгы Фаил Мөхәммәдиев хәбәр итте.

104. Илсур Җанюлдашев - Сибайдан, өлкән сержан булган. Үлеме турында Сибай телевидениесе хәбәр итте.

103. Рәмзәл Нәфыйков – Бишбүләк районы Елболактамак авылында туган, 2017 елда мәктәптне тәмамлаган. Үлеме турында авылның Вконтактедагы төркемендә хәбәр иттеләр.

102. Айрат Заһитов -
Салават районы Тирмән авылыннан. Бу хакта Вконтакте битендә район башлыгы Марс Кашапов язды.

101. Тимофей Пономарев - Балакатай районы Яңа Балакатай авылыннан. Аның үлеме турында район башлыгы Мәсхүт Миңнегалин хәбәр итте.

Юрий Созыкин
Юрий Созыкин

100. Юрий Созыкин - Краснокама районы Николо-Березовка авылында туган, 33 яшь. Мәктәпне Удмуртиянең Камбарка шәһәрендә тәмамлый. Русия кораллы көчләрендә контракт нигезендә хезмәт итә. 23 майда Донецки өлкәсе Красный Лиман тирәсендә һәлак булган. Үлеме турында "Камская новсь" газеты хәбәр итте.

99. Вадим Кельдин - Уфадан, 43 яшь. Урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Контракт нигезендә хезмәт иткән. Хатыны тол, ике баласы ятим калган. Үлеме турында Башкорстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

98. Глеб Борок – Уфадан, 23 яшь. 29 майда һәлак булган, 6 майда Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән. Үлеме турында шәһәрнең Орджоникидзе районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Хушлашу әлеге районның мәдәният йортында узган.

Глеб Борок
Глеб Борок
Рөстәм Газизов
Рөстәм Газизов

97. Рөстәм Газизов - Белокатай районыннан, 20 яшь. Үлеме турында район башлыгы Мәсхүт Миңнегалин хәбәр итте.

Айгиз Закиров
Айгиз Закиров

96. Айгиз Закиров — 2002 елда Башкортстанның Учалы районы Кудаш авылында туган. Учалы тау сәнәгате көллиятен тәмамлаган. Русия армиясендә хезмәт иткәннән соң контракт нигезендә хезмәттә калган.

Таһир Хәсәнов
Таһир Хәсәнов

95. Таһир Хәсәнов - 35 яшь, Архангел районы Үрге Ләмәз авылыннан. Күпбалалы гаиләдә үскән, 19 яшьтә әтисе, узган елны әнисе вафат булган. 2001 елда мәктәп тәмамлагач Уфаның 64нче лицеенда укыган. 2006 елда армиягә алына. Шуннан соң килешү нигезендә хезмәт итәргә кала.

94. Роман Шәфыйков - 29 яшь, 2013 елда гаскәргә алына. 2015 елда Петербурда Михайлов хәрби артиллерия академиясенә укырга керә. Аны тәмамлаган Псков өлкәсендә хезмәт итә башлый.

Шәфыйковны соңгы юлга Уфаның татар "Нур" театрында озаттылар. Үлеме турында Уфаның Октябрьский районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Роман Шәфыйков
Роман Шәфыйков

93. Рәхимҗан Мөхетдинов - Әбҗәлил районы Казмаш авылыннан. Хатыны һәм ике кызы ятим калган. Үлеме турында район башлыгы Илдар Нәфыйков хәбәр итте.

Ренат Җангалиев
Ренат Җангалиев

92. Ренат Җангалиев - Аскын районы Төй авылындаа туган.

Соңгы елларда Сургут шәһәрендә яшәгән. Гаскәрдә хезмәт иткән, бүлекчә командиры булган, Чечнядагы сугышта катнашкан. Быел апрель аенда ихтыяри буларак фетнәчел Донецки "халык республикасы"на киткән булган.

Мәрхүмне Аскындагы зиратка җирләгәннәр. Аның улы һәм ике кызы ятим калган. Үлеме турында Аскын районы хакимият башлыгы Динис Йосыпов хәбәр итте.

91. Илгиз Алтыншин – Куергазы районы Иске Мораптал авылыннан. 1 июньдә һәлак булган. Үлеме турында район башлыгы Юлай Ильясов хәбәр итте.

90. Изгар Шәйхелисламов - Иглин районы Түбәнге Ләмәз авылында туган, 33 яшь. Кече сержант. Аның тол хатыны һәм ике ятим баласы калган. Аны 16 майда туган авылына алып кайтып җирләгәннәр. Үлеме район башлыгы Гүзәл Насырова ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итте.

89. Айнур Холматов - Оренбур өлкәсендә туган һәм шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Аннан Бәләбәй механизация һәм электрификация көллиятенең Дәүләкәндәге бүлегендә укыган, Дәүләкәндә яшәгән. Көллияттән соң гаскәргә чакырылган егет хәрби хезмәт вакытында килешү имзалаган һәм сугышка җибәрелгән. Ул 8 майда атышлар вакытында һәлак булган. Бу турыда "Асылыкуль" басмасы хәбәр итә.

88. Тимур Хәйруллин – Учалы районы, Миндәк авылында туган, 27 яшь. Мәктәпне тәмамлагач, Белорет металлургия көллиятенә укырга кергән. 2016 елда Русия кораллы көчләре белән контракт төзи, 2021 елда аны озайта. 10 майда Украинадагы сугышта һәлак була, 16 майда туган авылында җирләнә.

87. Андрей Ташкинов - Нефтекамадан, 27 яшь. Шәһәрнең алтынчы мәктәптә укыган. Аннан соң А.Ф Можайского исемендәге хәрби-космик академиягә укырга керә. Академияне тәмамлагач Оренбур өлкәсе Тоцкий районы Тоцки-2 авылында хезмәт итә. Үлеме турында Нефтекама шәһәре идарәсе вконтакте битендә хәбәр ителә.

86. Артур Сәетов – Шаран районы Яңа Томбагыш авылыннан, 25 яшь. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рязань хәрби училищесына укырга кергән. 2022 елның 11 мартыннан Украинадагы сугышта катнаша башлый. 17 майда туган авылында җирләнә. Үлеме турында Шаран районы башлыгы Фидан Ишемголов хәбәр итте.

85. Дмитрий Платонов – Уфадан, 21 яшь. 9нчы сыйныфтан соң авиация көллиятенә укырга керә. Беренче курстан мәҗбүри хезмәткә алына. Армиядән кайткач укуын дәвам итә. Былтыр контракт төзеп десант гаскәренә алына. Украинада сугыш башланганнан соң беренче көннәрдә үк шунда җибәрелә. 3 мартта һәлак була. 16 майда гына җирләнә. Әти-әнисе яшәгән Авыргазы районы Куезбаш авылына куела.

Артур Нәбиуллин
Артур Нәбиуллин

84. Артур Нәбиуллин – Яңавыл шәһәрендә туган, 37 яшь. Күп балалы гаиләдә туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә укый. 2007 елда армиягә китә һәм соңрак контракт төзеп хезмәт итә. 1 апрельдә Ульянда җирләнгән. Биредә аның хатыны һәм 11 яшьлек кызы яши. Артур Киев өлкәсе Гостомель шәһәре һава аланына һөҗүм иткәндә һәлак булган дип хәбәр итте Яңавыл районы башлыгы Илшат Вәзыйгатов.

Руслан Гыйлмеханов
Руслан Гыйлмеханов

83. Руслан Гыйлемханов – Дюртөйледән, 35 яшь. Мәҗбүри армия хезмәтеннән соң контракт төзеп төрле урыннарда хезмәт иткән. 22 апрельдә янә яңа килешү төзегән һәм мотоукчы батальонына кергән. 23 майда һәлак булган.
Өйдә аны ике бала көткән. Үлеме турында Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов хәбәр итте.

Риф Гафаров
Риф Гафаров

82. Риф Гафаров – Белокатай районы, Кирекәй авылыннан, 1983нче елгы. Апрельдә контракт төзеп Русия кораллы көчләренә хезмәткә китә. 23 майда һәлак була. Үлеме турында район башлыгы Мәсхүт Мингалин хәбәр итте.

Марат Әхмәтҗанов
Марат Әхмәтҗанов


81. Марат Әхмәтҗанов — Башкортстанның Нуриман районы Байгилде авылыннан.

Үзйөрешле артиллерия гаубица дивизионында хезмәт иткән.

Туган авылы Байгилдедә җирләнә. Бу турыда Нуриман районы хакимияте белдерә.

Фидәрис Әхмәтов
Фидәрис Әхмәтов


80. Фидәрис Әхмәтов – Тәтешле районыннан, 35 яшь.

Умартачылыкка укыган булган, әмма контракт нигезендә кораллы көчләрдә хезмәт иткән.

6 яшьлек улы һәм хатыны калган. Үлеме турында тәтешле районы башлыгы Фәннүр Шәйхисламов хәбәр итте.

Фидан Солтанов
Фидан Солтанов





79. Фидан Солтанов — Әбҗәлил районы Ишкол авылыннан.

Килешү нигезендә Русия армиясендә кече сержант вазифасында хезмәт иткән һәм Украинага каршы сугышка җибәрелгән.

30 майда туган авылына алып кайтып җирләгәннәр. Бу турыда "Абзелил" район газеты ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итте.

Азат Мозафаров
Азат Мозафаров




78. Азат Мозафаров – Салават районының Идрис авылыннан, 32 яшь. Мотоукчы батальонында граната атучы ярдәмчесе булган.

Үлеме турында Салават районы башлыгы Марс Кашапов хәбәр итте.

Валерий Еньков
Валерий Еньков


77. Валерий Еньков — Башкортстанның Благовар районыннан. 37 яшь. 25 майда Благовар районында җирләнгән. Бу турыда район башлыгы Марат Йосыпов хәбәр итте.

2001 елда мәктәпне тәмамлагач Уфада машина йөртүче һөнәрен үзләштергән. Мәскәү сугыш башлаганнан соң бер ай узгач, 23 мартта Еньков Русия армиясендә килешү нигезендә мина атучылар взводында хезмәт итә башлаган.

Мәрхүмнең кечкенә улы ятим калган.



76. Айнур Ямалов – 27 яшь, Магнитогорски шәһәрендә туган, Әбҗәлил районы Амангилде авылында җирләнде. Ул 31 мартта ук һәлак булган, әмма 26 майда гына җирли алганнар. Армиягә 2013 елда киткән һәм шунда контракт төзеп калган.

Үлеме турында район башлыгы Илдар Нәфыйков хәбәр итте.

Айнур Ямалов
Айнур Ямалов

75. Илгиз Гайфуллин - 26 яшь, Учалы районы Рысай авылыннан. 2018 елда В.Ф. Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десантчы училищесын тәмамлаган. Училищеда белем алу дәверендә һәм аннан соң тагын биш елга калу шарты белән килешү имзалаган булган. Бу хакта Учалы районы хакимияте хәбәр итә.

Илгиз Гайфуллин
Илгиз Гайфуллин

74. Марат Мостафин - Дүртөйле шәһәрендә туган, Илеш районы Кече Тәҗәй авылында яшәгән, шунда 25 майда җирләнде. Мостафинга 37 яшь булган. 2010-2015 елларда контракт нигезендә Чечняда хезмәт иткән. 2020 елда янә килешү түзеп Абхазиядә тынычлык урнаштыру көчләрендә разведчик булып хезмәт иткән.

Егор Ефимов
Егор Ефимов

73. Егор Ефимов - 22 яшь, Сибайда туган. Сибайның төзелеш һәм сервис көллиятен тәмамлагач хәрби хезмәткә алына. 2021 елның ноябрендә Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалый. 20 майда сугышта һәлак була.

72. Вадим Хәкимов - 26 яшь, 2013 елда армиягә алынган, 2015 елда контракт нигезендә хезмәт итә башлаган.

Марсель Корманалин
Марсель Корманалин

71. Марсель Корманалин - Кырмыскалы районыннан. 28 яшь. 2018 елдан бирле контракт төзеп хезмәт иткзн. 19 майда вафат булганы билгеле. Хатыны тол, өч баласы ятим калган.

Сергей Кирьяков
Сергей Кирьяков


70. Сергей Кирьяков - Салават шәһәреннән, 26 декабрьдә 21 яшь тулган. Мотоукчы бүлегендә механик-машина йөртүче. 13 мартта ук һәлак булган, ләкин үлеме турында 24 майда гына рәсми хәбәр ителде.

Эдуард Шәйдуллин
Эдуард Шәйдуллин

69. Эдуард Шәйдуллин — 30 яшь, Башкортстанның Яңавыл районыннан. 9 майда Украинага каршы сугышта Харьков өлкәсенең Изюм шәһәре янында һәлак булган. 21 майда Яңавылда җирләнде. "Янаульские зори" район газеты.

Шәйдуллин 2009 елда Русия кораллы көчләре сафларына чакырылган. 2013 елда Петербурдагы Михайлов артиллерия академиясенә укырга кереп, аны 2018 елда тәмамлаган. Үзйөрешле артиилерия полкының взвод командиры булган.

Аның хатыны Илмира тол булып, улы Тимур ятим булып калган.

68. Тимур Моратов - Башкортстанның Зианчура районы Исәнгол авыланнан. Контракт нигезендә разведчик-пулеметчы булып хезмәт иткән.

Үлеме хәбәре турында Зианчура районы газеты язды.

Артур Батыров
Артур Батыров

67. Артур Батыров - 29 яшь, Башкортстанның Дәүләкән районыннан, өлкән лейтенант. 4нче санлы лицейда, аннары 103нче санлы һөнәр училищесында укыган. 2012 елда хәрби хезмәткә алынган. 2013 елда Хрулев исемендәге хәрби академия курсанты бугана. 2019 елда Русия хәрби көчләрендә офицер булып хезмәт итә башлаган.

66. Алберт Аллаголов - 25 яшь. Уфадан. Аллагуловның хатыны һәм өч яшьлек баласы калган.

Алберт Аллаголов
Алберт Аллаголов

65. Динар Низаев - 24 яшь, Кушнаренко районы Югары Сәет авылында туган. Контракт нигезендә хезмәт иткән.

Динар Низаевны җирләү
Динар Низаевны җирләү
Руслан Галимов
Руслан Галимов

64. Руслан Галимов — Башкортстанның Салават районы Мәчетле авылыннан. Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомум хәрби армиясенең танкка каршы артиллерия дивизионының 30нчы аерым мотоукчылар бригадасы кече сержанты. Украинадагы сугышта һәлак булган.

63. Марат Мөхәммәдиев - 36 яшь, Учалының Илче авылыннан.

62. Альберт Кәримов — 39 яшь, Белорет районы Тирлән авылыннан. Баш күзләү идарәсе махсус хезмәте подполковнигы булган.

61. Олег Шурыгин — Уфаның М.Шайморатов исемендәге 29нчы махсус көчләр отрядында хезмәт иткән. Узган ел ахырында отрядның бер өлеше Краснодар өлкәсенә командировкага киткән. Берничә атна элек аларны Украинадагы сугышка җибәргәннәр, дип яза, Пруфы.

60. Сергей Уржумцев — 36 яшь, Нефтекамадан.

59. Илнур Хөснетдинов - 25 яшь (14.12.1996), Салават районы Миәшәгәр авылында туган. 214 елның июнендә гаскәргә алынган. Мәҗбүри хезмәтеннән соң контракт төзегән. Үлеме хәбәрен Салават районы башлыгы Марс Кашапов бирде.

Илнур Хөснетдинов
Илнур Хөснетдинов

58. Марсель Бәйрәмов – Мишкә районы Иске Колчыбай авылыннан.

Марсель Бәйрәмов
Марсель Бәйрәмов

57. Арсен Раимов – 28 яшь, Мәләвез районыннан. 2012 елда хәрби хезмәткә алына, 2014 елда Костромадагы Хәрби академиягә укырга керә. Аны 4 майда Мәләвездә җирләячәкләр.

Арсен Раимов
Арсен Раимов

56. Денис Яметов — 24 яшь, Мишкә районы Тынбай авылыннан.

55. Андрей Ромащенков — 21 яшь. Башкортстанның Иглин районы Олы Карамалы авылыннан. Уфа төзелеш көллиятендә белем ала, шуннан соң армиягә китә һәм контракт нигезендә хезмәт итәргә кала.

54. Айнур Раянов — Башкортстанныд Чакмагыш районы Яңа Бирде авылында туган. Башкорт аграр университетын тәмамлаган. 2014 елның сентябреннән Пензадагы хәрби бүлектә контракт нигезендә хезмәт иткән. Хатыны һәм ике баласы калган. Украинадагы сугышта һәлак булган. Бу хакта Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев хәбәр итте.

53. Илья Корзников — Башкортстанның Дуван районы Ярославка авылыннан. Рязань югары һава-десант хәрби училищесын тәмамлаган. Кабарда-Балкарда хезмәт иткән һәм шуннан Украина сугышына киткән. Бу хакта Пруфы яза.

52. Тимур Килмөхәммәтов — Башкортстанның Учалы районыннан. 1999 елның 3 декабрендә туа. 2017 елда мәктәпне тәмамлагач армиягә китә. Тагын ике елдан контракт имзалый. Пулеметчы була. Бу хакта район матбугат хезмәтенә сылтанып NewsBash яза.

51. Морат Йосыпов — 21 яшь, Башкортстанның Кыйгы районы Иске Мөхәммәт авылыннан. Ике ел элек Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятен тәмамлаган. Шуннан соң Мәскәү өлкәсе Наро-Фоминскида контракт нигезендә хезмәт иткән. Көнбатыш хәрби бүлгесенең 4нче гвардия танк дивизиясенең беренче гвардия танк армиясе 137нче күзәтү батальонының мәгълүматны җыю һәм туплау (җир өсте һәм һава күзәтүе) төркеменең хәрби идарә штабы машинасының (Р-149-МА1) механик-радиотелефонист вазифасына билгеләнгән булган. Морат Йосыповның үлеме турында муниципалитет башлыгы Зөһрә Гордиенко хәбәр итте.

50. Фәдис Аллаяров — Башкортстанның Бишбүләк районы Тулбай авылы егете. Контракт нигезенедә ефрейтор дәрәҗәсендә хезмәт иткән. Үлеме турында район башлыгы Артур Зарипов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Фәдис 13 апрельдә һәлак булган, үлем хәбәре 21 апрель генә килгән. Мәрхүм белән хушлашу шимбә көнне Бишбүләк мәдәният сарае каршында уза.

49. Артем Мамыкин — 39 яшь, 1983 елның 18 гыйнварында Башкортстанның Белорет шәһәрендә туган, сигез балалы гаиләдә үскән. 17нче гимназиядә укыган, 9нчы сыйныфтан соң 25нче һөнәри лицейга кергән.

2001 елның июнендә хәрби хезмәткә алынган. 2003 елның 12 гыйнварыннан 5 апреленә кадәр Чечняда хәрби операциядә катнаша, "Норд-Ост" вакыйгасында тотыкларны азат итүдә катнаша.

Хәрби хезмәттән соң 2003 елдан 2013 елга кадәр Белорет металлургия комбинатында эшли. 2013 елда контракт төзеп янә хәрби хезмәткә китә, Кабарда-Балкар республикасының Прохладный шәһәрендә хезмәт итә.

48. Денис Камалов — Уфада спорт юнәлешендәге 5нче мәктәп-интернатны тәмамлаган булган. Аның үлеме турында уку йорты төркемендә һәм Башкортстанның бокс федерациясендә хәбәр иттеләр.

47. Сергей Антонов — 44 яшь, Башкортстанның Бишбүләк районы Рудники авылыннан. Мәктәптән соң армиягә алына һәм контракт нигезендә хезмәт итергә кала. Хатыны белән Волгоградта яшәгән. Украинадагы сугышта взвод командиры, пропорщик булган. Волгоградта җирләнгән.

46. Максим Ядров — Бүздәктән, лейтенант, Казан югары танк училищесында белем алган. Соңрак Кырымга Кара диңгез флотына яр буен саклау бригадасына җибәрелгән. ​

45. Руслан Хәлимов — 22 яшь, Башкортстанның Әлшәй районы Раевский авылыннан, армиядән соң, 2020 елда, контракт нигезендә хезмәт итүгә күчкән булган.

44. Тимур Нухов - Балтач районы, Ташлы-Елга авылыннан. 23 яшь. Нефтекама машиналар төзү көллиятендә укыган. 2018 елда хәрби хезмәткә алына соңрак контракт нигезендә хезмәт итә башлый. 2022 елның 6 мартында һәлак булган.

43. Александр Анаев - Белорецки районыннан. 25 яшь. Тумышы белән Оренбург өлкәсе Пронькино авылыннан. 6 яшендә әниләре белән Абзаковога күчеп килгән, мәктәпне тәмамлаган. 2012 елда Белорецкида Метталургия көллиятенә укырга керә. 2015 елда гаскәргә алына. Аннан кайткач "Абзаково" курорт комплексына сакчы булып урнаша. 2017 елның язында контракт нигезендә Абхазиядә хезмәт итә башлый. Хатыны һәм баласы калган дип хәбәр итте NewsBash.

42. Денис Ярославцев – Дуван районының Ярославка авылы егете. 2003 елның 25 октябрендә туган. 2019 елда Ярославка авылының тугыз еллык мәктәбен тәмамлаган. Дуван күп профильле көллиятендә белем алган. Узган ел тракторчылык белгеченә укырга күчерелгән. 2021 елның ноябрендә үз теләге белән гаскәргә киткән диелә. Хәрби хезмәтне Белгород өлкәсенең Валуйки шәһәрендәге 34670 хәрби бүлектә үтәгән. Үлеме турында Дуван районы башлыгы Фаил Мөхәммәдиев ВКонтакте социаль челтәрендә хәбәр итте.

41. Борис Николаев - Салават шәһәреннән. Сугышка киткәнче "Газпром Нефтехим Салават" ширкәтендә эшләгән булган дип яза Newsbash. Хатыны кечкенә балалары калган.

40. Игорь Насыйбуллин — Яңавыл районы Иске Вәрәш авылыннан. Әтисе - запастагы майор, бертуганы Александр да хәрби. Игорь Кемерово радиоэлектроника кадет корпусын, Казан югары танк училищесын тәмамлаган. Белгород өлкәсендә танк полкында хезмәт иткән. 9 апрельдә җирләнде. Үлеме турында Яңавыл районы башлыгы Илшат Вәзыйгатов хәбәр итте.

39. Хәкимҗан Караголов - Бөрҗән районы Кургашлы авылыннан. 1997 елның 10 сентябрендә туган. Хатыны һәм өч баласы калган. Үлеме турында Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов хәбәр итте. 8 апрельдә җирләнгән.

38. Владислав Авдеев — Башкортстанның Чишмә районыннан. Аның үлеме турында район башлыгы Ришат Мансуров хәбәр итте.​

37. Марсель Хәлиуллин — Башкортстанның Кушнарен районы Шәрип авылыннан, 2000 елгы. Аның белән хушлашу 8 апрель уза.

36. Арсений Кузьменко — 22 яшь, Башкортстанның Ишембай районы Үрнәк авылында туган. 2017 елда хәрби хезмәткә алынган. Украинадагы сугышта һәлак булган. Арсений белән хушлашу 7 апрель Стәрлетамакта уза, дип хәбәр итә NewsBash.

35. Винер Сәйфуллин — 22 яшь, Башкортстанның Кыйгы районы Югары Кыгый авылында туган. 2018 елда армиягә алынган, 2019 елда Оренбур өлкәсе Тоцкое – 4 хәрби бүлегендә контракт нигезендә хезмәт итә башлаган. Украиндагы сугышка җибәрелеп шунда һәлак булган.

34. Галим Усманов — Башкортстанның Әбҗәлил районы Атауды авылыннан. 2003 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Мәҗбүри хезмәттән соң килешү нигезендә Русия армиясендә калган һәм Чишмә районы Алкино бистәсендә юл техникасы бүлеге командиры буларак хезмәт иткән. Бу елның февралендә Украинага каршы сугышка җибәрелгән. 25 мартта һәлак булган. Аңа 37 яшь булган. Хатыны һәм ике ятим баласы калган. 3 апрель көнне туган авылында җирләнде.

33. Айнур Янышев — Башкортстанның Миякә районы Колтай-Каран авылыннан, 36 яшь. 2005 елдан бирле контракт нигезендә хезмәт иткән, взвод командиры урынбасары булган.

32. Данил Вәлиев — Башкортстанның Чакмагыш районыннан. 31 яшь. Хатыны һәм ике баласы калды. 3 апрель көнне җирләнде. Җеназада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

31. Илфат Әхияров — Дүртөйле егете, 33 яшь. 3 апрель көнне җирләнде. Җеназада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

30. Динаф Касыймов — Башкортстанның Тәтешле районы Авык-Бүләк авылы егете. 21 яшь. Аның үлеме турында район башлыгы Фәннүр Шәйхелисламов хәбәр итте. Динаф 1 апрельдә туган авылында җирләнде.

29. Сергей Прокофьев — Башкортстанның Ярмәкәй районы Спартак авылы егете. 25 яшь, лейтенант, 25нче гвардия укчы бригадасы взводы командиры. 1 апрельдә туган авылында җирләнде. Тол хатыны калган. Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

28. Иван Изиметов — Башкортстанның Калтасы районы Бабасала авылы егете. 24 яшь. 19 мартта һәлак булган. 1 апрель узган җеназада республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашкан. Изиметов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән, дип хәбәр ителә.

27. Станислав Петрутик — Башкортстанның Иглин районы, Таутөмән авылыннан, старшина. Украинадагы сугышта һәлак булуы турында район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова хәбәр итте, дип яза NewsBash. Станислав тумышы белән Хәйбулла районының Подольски авылыннан. 2000-2002 елларда гаскәрдә булган, 2013 елда Русия кораллы көчләре белән өч еллык килешү төзегән, соңрак аны ике мәртәбә озайткан. Аның өченче килешүе 2022 елның октябрендә тәмамланырга тиеш булган, ул Костромада хезмәт иткән. Петрутикның хатыны һәм ике кызы калган. Аны үлеменнән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр диелә.

26. Илнар Байегетов — Башкортстанның Учалы районы Озерный авылыннан. Оренбурдагы Суворов хәрби көллиятен алтын медальгә, Рязань һава-десант көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган, десантчы һәм хәрби тәрҗемәче белгечлеген алган. Үлеме турында аның мәктәп укытучысы Нәкыйп Аюпов хәбәр итте. Илнарга 24 яшь булган.

25. Вадим Заһиров — Борай районы Иске Мостафа авылы егете. Аның үлеме турында район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте. Вадимның җеназасы җомга көнне үтәр дип көтелә.

24. Илшат Галин — Бөрҗән районы Габделмәмбәт авылы егете. Аның үлемен район башлыгы Газиз Манапов раслады. 29 март буласы җеназа 30 мартка күчерелгән.

23. Данис Рыбаков — Туймазы районы Серафимовка авылыннан егете. 23 яшьтә булган. Өйләнмәгән, өйдә әнисе көткән диелә.

22. Арсений Воробьев — Уфадан, 21 яшендә, узган ел Самар өлкәсенә армиягә алынган, шул ук елны контракт имзалаган. Украинадагы сугышка эләгеп һәлак булган. 27 мартта Уфада җирләнде. Бу хакта Уфа мэриясенең Вконтакте битендә хәбәр ителде.

21. Инсур Киньякәев - Бөрҗән районы Яуымбай авылыннан. 34 яшьтә булган. Үлеме турында Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итте.

Ильяс Шамиголов
Ильяс Шамиголов

20. Ильяс Шамиголов - Бөрҗән районы Иске Сөбхангол авылыннан. 26 яшьтә булган. Үлеме турында Бөрҗән районы хакимияте хәбәр итте.

19. Линар Гарипов — Салават шәһәреннән, танк көллиятен тәмамлаган, контракт нигезендә хезмәт иткән. Аның үлеме турында шәһәр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Линар 1999 елның 20 маенда туган. Тиздән аңа 23 яшь туласы булган.

18. Байегет Бикбулатов — Бөрҗән районыннан, 20 яшьтә булган, өч еллык контракт нигезендә ​һава һөҗүменә каршы гаскәрләрдә хезмәт иткән​. Туганнары әйтүенчә, гыйнварда ялга кайтырга тиеш булган, тик аны җибәрмәгәннәр.​ Егетнең үлеме турында "Пруфы" сайты хәбәр итте. ​

Байегет Бикбулатов
Байегет Бикбулатов

17. Александр Потапов — Күмертаудан. Аның Украинадагы сугышта һәлак булуын шәһәр башлыгы Олег Фролов раслады.

16. Сергей Балабанов — Нефтекама шәһәреннән. Үлеме турында шәһәр хакимияте хәбәр итте. Ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган диелә. Контракт белән хезмәт иткәнме, анысы билгесез. Егеткә 22 яшь иде. Гаскәргә киткәнче Нетфекамада колледжда укыган. 2018 елны Нефтекама шәһәр шурасы каршында Яшьләр шурасына сайланган.

Сергей Балабанов
Сергей Балабанов

15. Владимир Лосев — Уфа районы Йоматау авылыннан, Уфа технология көллиятен тәмамлагач хәрби хезмәткә киткән, аны бетергәч 3 елга контракт төзегән, Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендә сержант булып хезмәт иткән, шуннан Украинадагы сугышка җибәрелгән. Владимир 20 март көнне үзенең Йоматау авылында җирләнде. 5 майда аңа 25 яшь туласы булган.

14. Владислав Саламатов — Учалы шәһәреннән, Златоуст сәнәгать көллиятен (кадет корпусы) бетергәч, хәрби хезмәткә киткән, Чибәркүлдә сержант булып хезмәт иткән. 9 мартта Украинада һәлак булган. Егеткә 20 яшь булган. Аның үлеме турында көллият сайтында хәбәр ителә.

Владислав Саламатов
Владислав Саламатов

13. Илгиз Усманов — 1984 елда Чишмә районы Алкино-2 авылында туган. Чиләбедә танк училищесында укыган. Наро-Фоминскида контракт нигезендә хезмәт иткән. Сүриядәге сугышта та катнашкан булган. 37 яшендә булган, майор. Әтисе Исмәгыйль Усманов сүзләренчә, соңгы тапкыр Илгиз 22 февральдә шалтыраткан булган. Аннан соң бер хәбәре дә килмәгән. 18 март Чишмә районында җирләнде. Хушлашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашкан дип яза "Родник плюс" район басмасы.

12. Николай Байдуков — Кушнаренко районында туган. Рядовой булган. 18 мартта Кувыков авылында җирләгәннәр.

11. Айрат Фатыйхов — Миякә районы Кыргыз-Миякә авылыннан. Украинадагы сугышта 16 мартта һәлак булган. Аңа 32 яшь булган. Бу хакта "Октябрь" район газеты хәбәр итте. Басма язуынча, мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайткач ул авыл хуҗалыгы көллиятендә ветеринарлыкка укыган. Ике ел Чатырбаш авылы фермасында мал табибы булып эшләгән. 2014 елда өч елга контракт төзеп гаскәргә киткән, мөддәте тәмамлангач кире кайткан. Әмма берничә айдан яңа контракт төзеп гаскәргә киткән. Мәскәү янында хезмәт иткән.

Айрат Фатыйхов
Айрат Фатыйхов

10. Илмир Гыймалетдинов — Бүздәк районыннан. Аның үлеме турында район башлыгы Илнур Игдиев үзенең социаль челтәр битендә язды. Аның сүзләренчә, Гыймалетдинов 2014 елдан бирле Чиләбе өлкәсендә килешү нигезендә сержант вазифасында хезмәт иткән. "Взвод командиры урынбасары, хәрби машина командиры булган һәм Украинага җибәрелгән. Аның белән хәрби хезмәт урынында яшәүче хатыны һәм һәм өч баласы һәм Бүздәктә яшәүче әти-әнисе калган" дип язды ул.

9. Денис Сафин — Белорет районыннан, контракт нигезендә хезмәт иткән. Аның үлеме турында Белорет районы хакимияте матбугат хезмәтенә сылтанып "КП-Уфа" хәбәр итте. Дениска 27 яшь булган.

8. Сергей Порохня — Уфадан, өлкән офицер. Аның үлеме турында 15 мартта "Вся Уфа" телеканалы хәбәр итте. Ул Уфада шактый билгеле кеше иде, 9 майда Уфада Җиңү парадын кабул итте.

7. Владимир Мокшин — Стәрлетамактан. Аның үлеме турында шәһәр мэры Рөстәм Газизов мэриядәге киңәшмә вакытында хәбәр итте. Моңа кадәр аның кайнар нокталарда, шул исәптән Төньяк Кавказда да хезмәт иткәне әйтелде

6. Евгений Алямкин — Учалы районы Поляковка авылында туган. 2015 елда Учалы тау сәнәгате колледжына укырга кергән, бетермәгән, 2016 елда хәрби хезмәткә киткән. 2018 елда 3 елга контракт төзегән, 2021 елда аны яңарткан. Танк ротасы командиры булып хезмәт иткән. Украинада 6 мартта һәлак булган, бу хакта Башкортстан корылтае сайтында хәбәр ителде. Июнь аенда аңа 24 яшь туласы булган. Хатыны һәм бер яшьлек кызы калган.

5. Александр Бесов — Мәләүз шәһәрендә туган, 22 яшьтә булган, снайперларның махсус ротасында контракт нигезендә хезмәт иткән. Аның үлеме турында 13 мартта ГорОбзор.Уфа басмасына аның тормыш иптәше Милена сөйләгән. Александр хәрби күнегүләргә 5 февральдә киткән. 21 февральдән аның ротасы һәм үзе турында хәбәрләр килүдән туктаган. 9 мартта аның үлеме турында җиткергәннәр.

Александр Бесов хатыны белән
Александр Бесов хатыны белән

4. Илвир Галләмов — Кушнаренко районының Калтай авылында туган. Калтай урта мәктәбен тәмамлаган. 2015 елда Казанның танк училищесына укырга кергән. 2020 елда контракт нигезендә хезмәт итә башлаган. "Аның хатыны һәм әти-әнисе калган.

3. Нил Мөслимов — Учалы районы Ахун авылында туып үскән, мотоукчылар батальонында гранатометчы булып хезмәт иткән, контрактчы​. Аның үлеме турында Учалы районы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

2. Алексей Кондратьев — Зианчура районында туган, контракт нигезендә хезмәт иткән, өлкән лейтенант.

1. Кузьма Николаев — Кырмыскалы районында туган, контракт нигезендә хезмәт иткән өлкән сержант.

Бу ике хәрбинең үлеме турында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Зианчура районында туган өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта һәлак булган. Офицер утырып барган машина авыр юл һәлакәтенә эләккән. Исәнгул авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык баласы калды. Кырмыскалы районында туган өлкән сержант Кузьма Николаев та шулай ук хәрби бурычын үтәгән вакытта һәлак булган. Без Алексей һәм Кузьманың туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Аларның гаиләләрен калдырмаячакбыз, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", диде ул.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Русия хакимияте башта Украинадагы сугышта бары тик профессиональ гаскәр, килешү нигезендә хезмәт иткән солдатлар гына сугыша дип белдереп килде. Әмма интернетта таралган видео, фотоларга караганда, анда япь-яшь егетләр дә катнашканы күренә. 9 мартта Русия саклану министрлыгы ялганын тишәргә мәҗбүр булды. Сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочник"лар) да барлыгын рәсми таныды.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG