Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстанның Росгвардия бүлекләре Украинада нишли?


Украинаның Ирпень шәһәре янында юк ителгән Росгвардия хәрби техникасы
Украинаның Ирпень шәһәре янында юк ителгән Росгвардия хәрби техникасы

Украинада сугыш җинаятьләре кылуда гаепләнүче Росгвардия хезмәткәрләре Казанда һәм Уфада каһарманнар буларак сурәтләнә.

Украинага каршы сугышта катнашкан Росгвардия хезмәткәрләренең чираттагы төркеме бу атнада Татарстанга кайтты. "Барс" исемле 26нчы бүлек хезмәткәрләрен чәкчәк һәм концерт белән каршыладылар. Узган атнада Росгвардиянең Башкортстандагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге бүлеге хезмәткәрләре Уфага кайткан иде. Ике республикадан да Росгвардия хезмәткәрләре сугышка инде берничә мәртәбә җибәрелде. Аларның кайтуы уңаеннан төрле тантаналар оештырыла. Шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән дә Украинага Росгвардия хезмәткәрләре җибәрелә.

Украинаның көнчыгышында булган хезмәткәрләр украин халкының аларны янәсе сөенеп, коткаручылар, ярдәм итүчеләр буларак каршылавын белдерә. Киев исә Росгвардия хезмәткәрләрен сугыш җинаятьчеләре дип атый.

Украина саклану министрлыгының Баш күзләү идарәсе Росгвардиянең Татарстандагы "Барс" исемле 26нчы бүлегенең Украинага каршы сугышта катнашкан хезмәткәрләре исемлеген чыгарды. Анда йөзгә якын исем бар. Министрлык аларны Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән җирләрендә тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләре кылучылар дип атый.

Бер ай элек Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы Киев янындагы Буча шәһәрендә атып үтерелгән сивил кешеләрнең күпчелеге Росгвардия һәм Русия гаскәре махсус көчләре коралыннан һәлак булуын белдергән иде.

Күптән түгел "Важные Истории" Росгвардия хезмәткәрләренең Украинада мародерлык белән шөгыльләнүе, украиннарның әйберләрен тартып алып үз өйләренә озатуы турында язды. Әмма ул хезмәткәрләрнең Русиянең кайсы төбәгеннән булуы хәбәр ителми.

Татарстан яки Башкортстан Росгвардиясе хезмәткәрләренең Украинада кайсы төбәктә нинди чараларда катнашуы турында рәсми мәгълүмат юк. Шулай да бу көннәрдә хәрби журналист, WarGonzo проектын алып баручы Семен Пегов Харьков өлкәсендә каскаларына төлке коерыклары тагылган Росгвардия хезмәткәрләрен очратуын белдерде һәм аларның фотоларын чыгарды. Журналист язуынча, башкорт милли киеменең атрибутикасына әверелгән төлке койрыгын Башкортстан Росгвардиясенең башкорт милләтеннән булган хезмәткәрләре тагып йөри.

Татарстан һәм Башкортстаннан Росгвардия хезмәткәрләренең сугышка ихтыяри рәвештә генә җибәрелүе белдерелә. Кемнеңдер мәҗбүри рәвештә җибәрелүе, анда барудан баш тартуы турында хәбәр булмады.

Элегрәк Росгвардиянең Нальчиктагы 115 хезмәткәренең сугышта катнашудан баш тартуы турында хәбәр ителгән иде. Росгвардияне сугышка җибәрү канунга каршы килә дигән сәбәп белән Украинага барудан баш тарткан хезмәткәрләре "килешү шартларын бозу" сәбәпле эштән куылды.

Росгвардия хезмәткәрләре сугышта 24 февральдән, беренче көненнән бирле катнаша.

Бер ай элек сугышта Росгвардиянең Башкортстандагы Миңнегали Шәйморатов исемендәге бүлеге хезмәткәре Олег Шурыгинның һәлак булуы игълан ителде.

Росгвардия ничә хезмәткәренең һәлак булуын хәбәр итми. Русия саклану министрлыгы югалтулар турында рәсми мәгълүматны соңгы тапкыр 25 мартта чыгарды — 1352 хәрбинең һәлак булуы, 3825 хәрбинең яралануы белдерелде. Украина саклану министрлыгы белдерүенчә, Русиянең барлык хәрби югалтулары 31 меңнән артып киткән.

Conflict Intelligence Team Руслан Левиев "Настоящее время"га сугышның беренче көннәрендә Росгвардия хезмәткәрләрен Киевны яулап алуга җибәрү "абсурд", "стратегик яктан зур хата" дип атый.

Руслан Левиев
Руслан Левиев

— Ниндидер кечкенә генә шәһәр, кечкенә объект булса да, Росгвардия — сугыш чараларына, өстәвенә диверсион штурмга, ниндидер объектларны яулап алуга өйрәтелмәгән сугышчылар. Аларны моңа, мондый шартларда ни эшләргә өйрәтмәгәннәр: сугышчыларны ничек атарга, кая барырга, ничек сугышырга, — ди Левиев.

Левиев сүзләренчә, протест чараларын бастыруга, яулап алынган объектларны, җирләрне контрольдә тотуга гына өйрәтелгән Росгвардия хезмәткәрләрен һөҗүм итеп яулап алуда куллану башка сыймаслык нәрсә һәм мондый һөҗүм бары тик хезмәткәрләр арасында корбаннарның күп булуы белән генә тәмамлана.

Росгвардия хезмәткәрләренең Украинада нигә җибәрелүен Росгвардия көнендә аның башлыгы Виктор Золотов белдерде. Золотов сүзләренчә, Росгвардия хезмәткәрләре "урыс дөньясын", урысча сөйләшүчеләрне һәм уйлаучыларны" яклау өчен киткән.

2017 елда Русия хакимиятенең мәктәпләрдә татар телен укытуны бетерүенә каршы флешмоб оештырган җырчы Фирдүс Тямаев исә хәзер инде "урыс дөньясын" яклаучыларга ярдәм итү өчен үз җанатарларыннан акча җыя башлады. Бу хакта ул Instagram-дагы сәхифәсендә язып чыкты. "Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26нчы отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип игълан итте Тямаев. Моннан тыш, ул концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да белдерде. Аның бу посты каршылыклы фикерләр уятты. Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә Низаметдин "Кеше үтерүчеләр яклы булган кеше ... ничек тыныч йоклый ала", дип комментар язды.

Росгвардия — 2016 елда эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә оештырылган. Русия президенты Владимир Путин яңа структураның террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшәчәген һәм ОМОН, СОБР үтәгән функцияләрне дә дәвам итәчәген әйткән иде. Росгвардиянең бар Русия буйлап 300 меңләп хезмәткәре бар.​
"Барс" 26нчы махсус отряд — Росгвардия гаскәренең 5598нче хәрби бүлеге. 2002 елның 1 августында Казан шәһәрендә, эчке гаскәрләрнең оператив батальоны базасында оешкан.
"Булат" 29нчы махсус отряд — Росгвардия гаскәренең генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге 6795нче хәрби бүлеге. 2004 елның 18 маенда оешкан. Исеме 2012 елда Русия президенты фәрманы белән бирелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG