Accessibility links

Кайнар хәбәр

НКВДны данлаучы Золотовка нинди вәкаләтләр бирелер?


Владимир Путин эчке гаскәрләр башлыгы Виктор Золотов белән Кремльдә, 5 апрель, 2016 ел
Владимир Путин эчке гаскәрләр башлыгы Виктор Золотов белән Кремльдә, 5 апрель, 2016 ел

Милли гвардия төзелүне игълан итеп, аның җитәкчелегенә НКВДны данлаучы Виктор Золотовны куйганнан соң, президент Владимир Путин әлеге структурага корал куллану хокукы бирүче канун өлгесен Думага тапшырды.

Русиядә яңа бер куәт структурасы – Милли гвардия төзүне игълан итүенең икенче көнендә, 6 апрельдә үк президент Владимир Путин Дәүләт Думасына бу турыда канун проектын да тапшырды.

Путин эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре нигезендә оештырылучы яңа структураның террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшәчәген һәм ОМОН, СОБР үтәгән функцияләрне дә дәвам итәчәген әйткән иде. Милли гвардия башлыгы итеп 13 ел президент иминлеге хезмәтен җитәкләгән Виктор Золотов билгеләнде.

Утлы корал куллану

Әлеге канун проектында, әгәр дә берәр хәрбинең яки якындагы берәр башка кешенең тормышына куркыныч янаса, гвардиячеләргә бернинди кисәтүсез ут ачу хокукы бирү күздә тотыла. Башка очракларда гвардиячеләр утлы корал кулланачаклары турында кисәтергә тиеш булачак. Андый очраклар буларак, кешеләрне саклау, тотыкларны азат итү, зур яки аеруча зур җинаять кылган булырга мөмкин кешеләрне тоткарлау һәм качып китүгә юл куймау атала. Йөкле хатыннарга, инвалидларга һәм балаларга ату, әгәр алар кораллы каршылык күрсәтмәсә, тыела.

Махсус җиһазлар куллану

Шулай ук, Милли гвардия һөҗүмнәргә каршы тору яки тотыкларны азат итү, җинаятьче дип шикләнелгәннәрне тоткарлау өчен махсус җиһазлар да алачак. Бу махсус җиһазлар исемлегенә резин күсәкләр, газ гранаталары, богаулар, игътибарны читкә юнәлтү өчен яктылык-тавыш җиһазлары, каршылыкларны җимерү һәм машиналарны туктату җиһазлары керә. Боларын да, әгәр кораллы каршылык күрсәтмәсәләр, йөкле хатыннарга, инвалидларга һәм балаларга каршы кулланырга ярамаячак.

Канун проектында Милли гвардиянең бурычлары буларак җәмәгать тәртибен саклау, экстремизм һәм терроризмга каршы каршы көрәшү, илнең җирләрен саклау, чик буйларында патрульдә йөрү, махсус йөкләрне озата бару һәм мөһим дәүләт корылмаларын саклау атала.

Өч сәгатькә кадәр тоткарлау

Гвардиячеләрнең җинаять кылуга юл куймау өчен чаралар күрә, документларны тикшерә, административ тәртип бозулар турында протоколлар төзи, җинаять урынын тикшерүчеләр килгәнче саклый алачагы да язылган. Аларга, шулай ук, саклана торган корылмаларга һәм кеше милкенә кул сузуда шикләнелгән кешеләрне өч сәгатькә кадәр тоткарлау вәкаләте бирелә.

Төрле казалар нәтиҗәләрен бетерү, чуалышларны куып тарату, сак астыннан качканнарны эзләү һәм башка качкыннарны эзләү барышында Милли гвардия аерым урыннарны чолгап алып керү-чыгуны яба, машина һәм кешеләр хәрәкәтен чикли алачак. Хәзергә бу вәкаләтләр эчке гаскәрләр хезмәткәрләренә, полициягә һәм ФСБга бирелгән.

Кешеләрнең машиналарын тартып алу

Террорга каршы чаралар барышында да Милли гвардиягә транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен чикләү вәкаләте, яраланганнарны хастаханәгә илтү яки җинаятьче дип шикләнелгәннәрне куып тоту өчен кешеләрнең машиналарын алу хокукы бирелә.

Көч структураларын үзгәртеп кору сагайта

Русия хакимиятенең иң югары дәрәҗәсендәге коррупцияне фаш итүче Панама документлары чыкканнан соң күп тә үтмәстән, илдә тирәнәя баручы икътисади кризис шартларында узачак авыр сайлаулар якынайганда мондый структура төзелүен күпләр Путинның элиталарга ышанмавы, илдә башланырга мөмкин протест чараларын рәхимсез рәвештә бастырырга әзерләнүе дип бәяли.

Милли гвардия турыдан туры президентка буйсыначак. “Яблоко” фиркасе җитәкчеләренең берсе Григорий Явлинский Facebook'та “Яңа структура җитәкчелегенә Путинның шәхси сагы башлыгын кую символик әһәмияткә ия. Чыннан да, нигә яшереп торырга? Бездә болай да инде һәркем белә, “тәртип саклау” оешмалары бары хакимиятне халыктан саклау белән генә шөгыльләнә. Ә хәзер президентның шәхси җитәкчелегендә бу эш белән 300 мең сакчы, омончы, собрчы шөгыльләнәчәк”, дип яза.

Григорий Явлинский
Григорий Явлинский

Кайберәүләр шулай ук Виктор Золотовның эчке гаскәрләрне котлаганда Советлар берлегендә “кызыл террор” уздырып миллионнарча кешене үтергән НКВДны аклавына да игътибар итте. Ике атна чамасы элек эчке эшләр министры урынбасары һәм эчке гаскәрләр башлыгы буларак мөрәҗәгатендә Золотов “Киев һәм Ленинградны, Одесса һәм Севастопольне, Мәскәү һәм Сталинградны яклап, Курски дугасында сугышып НКВД сугышчылары һәм командирлары үзләрен сүлмәс данга күмде. Сугыштан соңгы беренче елларда аларның Балтыйк буендагы һәм Көнбатыш Украинадагы милләтче яшерен көчләргә каршы көрәштәге хезмәтләре дә бәяләп бетергесез” дип белдергән.

XS
SM
MD
LG