Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйморатов батальонын оештыручылар Украинадагы сугышта катнашу өчен 230 ихтыяри алынуын белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русиянең Украинадагы сугышында ир-егетләрен иң нык югалткан төбәкләрнең берсе - Башкортстан. Азатлык Путин сугышы корбаннары исемлеген алып бара, анда Башкортстаннан 100 исем бар.

Русиянең Украинадагы сугышында катнашу өчен Башкортстанда оештырылучы Шәйморатов батальонына 230дан артык кеше бөтен тикшерүләрне узган, алар батальонга керергә әзер.

Бу хакта Башкортстанның "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты спецназы ветераннары" иҗтимагый оешмасы рәисе Алик Камалетдинов яза.

Камалетдинов әйтүенчә, күпчелек намзәтләр батальонга "патриотик ниятләр" белән керергә тели. "Район хәрби комиссариатларының берсендә ике намзәтне очраттым: әтисе һәм улы. Бергә барырга булганнар. Әтисе Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, улы хәрби десант гаскәрендә хезмәт итеп кайткан", дип язды ул Вконтактеда.

Башкортстанда ихтыярилардан торган батальон төзеләчәге турында май ахырында билгеле булган иде.

"Коммерсантъ" язуынча, килешү нигезендә Украинадагы сугышка китүчеләргә аена 220-250 мең сум түләнәчәк, ә ихтыяри һәлак булган очракта гаиләсенә 12,4 миллион сум, яраланганда – 3 миллион сум түләнәчәк.

  • Майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе Икенче дөнья сугышы елларында Брянски, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград бәрелешендә актив катнашкан. Ул Луһански өлкәсенең Петровское шәһәрендә җирләнгән. Донбасста киеренкелек башланганнан бирле Башкортстан рәсмиләре аның исемен актив куллана, Луһанскига ярдәм итүне дә, аерым алганда, анда Шәйморатов җирләнүе белән аклана.
  • Сугыштан Башкортстанга көн дә диярлек мәетләр кайта. Аларның саны инде 94 булды. Бу Азатлык төле рәсми чыганаклардан белә алган саннар гына. Идел буенда иң күп үлүчеләр нәкъ Башкортстаннан. Үлүчеләр инде һәрбер районда һәм шәһәрдә бар диярлек. Мәсәлән, Учалы районыннан тугыз кешенең үлеме расланган. Уфадан һәм Уфа районыннан - җиде, Бөрҗән районыннан - биш, Кушнаренко, Белорет, Дүртөйле районнарыннан - дүртәр.
  • Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага 24 февральдә бәреп керде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG