Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның ветераннар оешмасы Украинадагы сугышка ихтыяриларны җыя


Оешма ихтыярилардан торган аерым батальон оештырырга,аны генерал Миңнегали Шәйморатов исеме белән атарга тели.

Башкортстанның "Диңгез пехотасы һәм хәрби диңгез флоты спецназы ветераннары" иҗтимагый оешмасы Русиянең Украинага каршы сугышында катнашу өчен ихтыярилардан торган аерым батальон оештыруы турында игълан итте, дип яза РБК.

Оешма рәисе Алик Камалетдинов басмага әйтүенчә, бу тәкъдимне тормышка ашыру өчен аны башта төбәк хакимиятләре, соңрак Русия саклану министрлыгы хупларга тиеш.

"Якында хакимиятләр җавап бирер дип уйлыйм, хәзер тәкъдим турында фикер алышачаклар. Теләк белдерүчеләр бар, шалтыратулар, хатлар килә. Мин – хәрби хәрәкәтләр ветераны, батальон оештыруны хупласалар, аны үзем җитәкләргә әзермен. Чечня Украинага ихтыярилардан тоган берничә төркем җибәрде инде. Без Башкортстан яклавы астындагы батальон оештырырга, аны генерал Миңнегали Шәйморатов исеме белән атарга тиеш дип саныйм", дигән Камалетдинов.

Аның сүзләренчә, ихтыярилардан торган төркем әгъзаларына килешү нигезендә хезмәт итүчеләргә куелган таләпләр куелачак: ул гаскәрдә хезмәт иткән булырга тиеш, хөкем ителмәгән, физик хәзерлекле булуы кирәк һәм башкалар.

"Дәүләтебезгә авыр булган чакларда Башкортстан һәрвакыт терәк булган. Без 1812 елда Наполеонны тукмадык, Беренче дөнья сугышында батырларча сугыштык, Бөек Ватан сугышында илне якладык. Әйдәгез илебезне һәм президентыбыз Владимир Путинны сүздә генә түгел эштә дә хуплыйк. Украинадагы нацизмны юк итү өчен Башкорт батальоны җыйыйк!" диелә отряд оештыру турындагы хәбәрдә.

Камалетдинов белдеруенчә, отрядка 200 кеше керергә теләк белдергән инде.

Сәясәтче Николай Евдокимов РБКга әйтүенчә, мондый отрядлар оештыру – төбәк хакимиятләре вәкаләтенә керми, шуңа аны федераль үзәк рөхсәте белән оештырырга мөмкиннәр.

"Бу мондый ихтыярилардан торган отрядларның башка төбәкләрдә дә оешуына сигнал булырга мөмкин. Башкортстан беренчеләрдән булырга мөмкин, Радий Хәбиров Донбасстагы вазгыятькә зур игътибар бирә", дигән Евдокимов.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров сугышны хуплады.

Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан.

Башкортстанның резерв фондыннан фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикарына" да акчалар бүленеп биреләчәге хәбәр ителде.

13 майда Башкортстан Корылтае депутатларының бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәге билгеле булды.

20 майда Уфадан Донбасска һуманитар ярдәмнең сигезенче олавы юлга чыкты.

Русиянең Украинадагы сугышында ир-егетләрен иң нык югалткан төбәкләрнең берсе - Башкортстан. Азатлык Путин сугышы корбаннарының исемлеген алып бара, анда Башкортстаннан 66 исем бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG