Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышны хуплавын белдерде  


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

“23 февральдә без "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануны хуплавыбыз турында ачык әйттек һәм без президентның Украинада махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын да шулай ук хуплыйбыз”, диде ул.   

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Русия президенты Владимир Путинның махсус операция уздыру дип аталучы Украинага һөҗүм карарын "һичшиксез һәм берсүзсез" хуплавы турында белдерде. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

"Без" дип әйткәндә, үз исемемнән генә түгел, зур идарә такымыбыз исеменнән дә әйтәм дип өметләнергә батырчылык итәм. 23 февральдә без "ДНР" һәм "ЛНР"ны тануны хуплавыбыз турында ачык әйттек һәм без президентның Украинада махсус хәрби операция уздыру турындагы карарын да шулай ук хуплыйбыз", диде ул.

Моннан тыш ул "дүрт миллионлап халкы булган республиканың" башка проблемнары турында да уйларга кирәк дип, хөкүмәт әгъзаларының исенә төшерде.

"Кешеләр уңайлы, тыныч яшәсеннәр өчен, без республикабызның гадәти эшләп торуын тәэмин итәргә тиеш", дип искәртте Хәбиров.

Алданрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Владимир Путинга хуплау сүзләре белдергән иде.

Алданрак сугышны туктатырга өндәп журналистлар, табиблар, психологлар һәм мәдәният хезмәткәрләре ачык хатлар язды. Хокук яклаучы Лев Пономарев ("Русия хакимиятләре "ят агент" дип саный) язган петицияне 950 меңнән артык кеше имзалаган.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Дөньяда сугышка каршы протестлар бара. Русиядә Украинадагы сугышка каршы чыгучы алты меңнән артык кеше тоткарланган. Тоткарлаулар Казан белән Уфада да булды.

Сугыштан качып дистәләгән мең украин күрше Польша, Словакия, Маҗарстан, Романия һәм Молдовага китә. Бу качакларның күпчелек өлеше - хатын-кызлар һәм балалар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми. Аналитиклар әйтүенчә, аерылган гаиләләр саны йөзләрчә меңнәр дә булырга мөмкин.

Украина БМОның Һаагадагы Халыкара мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва тапшырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG